Логотип Идель
Яңалыклар

Үзебезнең кеше!

Программист, шагыйрь, тәрҗемәче, педагог-психолог, коуч, китаплар авторы, төрледән-төрле проектлар уйлап табучы Раил Гатауллин яңа һөнәр үзләштерергә уйлый – депутат булмакчы.

“Белем.ру” порталы җитәкчесе, программист, шагыйрь, тәрҗемәче, педагог-психолог, коуч, китаплар авторы, төрледән-төрле проектлар уйлап табучы Раил Гатауллин яңа һөнәр үзләштерергә уйлый – депутат булмакчы.

Әлеге адымга барырга аны “Ничек күбрәк кешегә файда китерергә?” дигән сорау этәргән. Хәер, депутат кәнәфиенә менеп утырганчы бөтен канидидатлар да шулай баш вата инде. Әмма Раил әйткән сүзен үти торганнардан. Алай-болай Дәүләт Советына үтеп куйса, сынатмас, үзгәреп, бозылып китмәс, халыкка файдалы эшләвен дәвам итәр дип ышанам.

Үзе ул депутатлыкка дәгъва итүе турында менә ниләр сөйли:

“Мин соңгы 2-3 елда бу сорауны (алдагы сорау) үземә көннән-көн ешрак бирә башлаган идем. Уйлап кына калмыйм, башымда туган идеяләрне тормышка ашыра, халыкка ирештерә барам. Нәтиҗәсе – кайчандыр идея генә булган #әдәбимарафон, #сәламәтиртә, #тәмлемарафон, #эшмәкәрлек рухы һәм башка проектлар/конкурслар үскәннән-үсә бара, әлеге проектларда катнашучы халык саны артканнан-арта бара. Язган шигырьләрем укучысын таба, язган һәм тәрҗемә иткән дәреслекләрем балаларга белемлерәк булырга ярдәм итә, шәхес үсеше темасына үткәргән тренингларымда кешеләр яшәргә һәм уңышка ирешергә үзләрендә яшерен көч табалар һәм төрле өлкәләрдә җиңүләргә ирешәләр. Яшәешнең бер этабыннан аның икенче – югарырак этабына күтәреләләр.

Әлеге җиңүләр, әлеге уңышлар мине дә алга этәрә. Миңа яңа көч, яңа энергия бирә, максатларыма ирешүемә көннән-көн ныграк ышанам. Тагын да зуррак эшләр башкару өчен үземнең дә статусымны күтәрергә – яңа этапка керергә – югарырак баскычка күтәрелергә кирәген аңлыйм. Ә минем белән бергә, минем арттан баручы халык та күтәреләчәк.

Шул ук вакытта, үземнең белемнәрем һәм эш тәҗрибәм дәүләт җитәкчелеге, хөкүмәтебез өчен дә файдалы булыр, дигән ышанычым бар. Республикабыз җитәкчелегенә эшлекле тәкъдимнәр белән чыгасым, аңа үз фикерләремне ирештерәсем, әлеге файдалы тәкъдимнәрне законлаштырып, тормышка ашырасым килә.

Белемем буенча мин – физика һәм информатика укытучысы, дәүләт эшендә җитәкчелектә эшләп алганым да, компанияләр һәм төрле дәрәҗәдә проектлар белән дә идарә иткәнем бар. 
Укытучы улы буларак (әнием – укытучы), мине бүгенге көндә мәгариф системасында булган җитешсезлекләр борчый. Җир кешесе улы буларак (әтием – агроном иде) мине авыллар язмышы борчый. Кайда гына яшәмәсен – шәһәрдәме ул, авылдамы – кешеләрнең грамоталы булуларын, туган якка һәм туган җиренә ихтирам белән карауларын, аны саклауларын һәм үстерүләрен телим.
Мине кешеләрдәге рухсызлык борчый. Күп кешеләр яшь чактагы хыялларына ирешмиләр, тормыш юлында очраган киртәләр күпләрнең рухларын сындыра. Мәгариф системасында балалар һәм яшүсмерләр өчен тест биреп олы юлга чыгарып җибәрә торган гади бер мәктәпләр генә түгел, ә аларны тормышка әзерли торган, балаларда шәхес тәрбияли торган мәктәпләр барлыкка килүен телим. Якларга үз вакытында вакыт таба алмаган булсам да, заманча педагогик, методик, психологик һәм техник чараларны кулланып мәгариф системасын камилләштерүгә багышланган диссертациямне әле дә күңелемдә йөртәм. Якын киләчәктә бу теманы диссертация кысаларында халыкка ачып сала алырмын һәм әлеге тәҗрибәм Россиянең генә түгел, ә башка илләрдәге мәгариф системалары өчен дә файдалы булыр, дип ышанып калам.

Тагын бер борчыган мәсьәлә – әдәпсезлек һәм гаделсезлек. Әдәпне һәм гаделлекне (культураны) кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Белем бирү артыннан куып әхлак һәм әдәпне икенче урынга куярга ярамый. Алар бер-берсе белән үрелеп барылырга тиеш.

Күп кенә мәсьәләләрне мин кайбер дәүләт оешмалары ярдәмендә инде хәл итеп киләм. #әдәбимарафон проекты халыкны янә китапка алып кайта алды. Әлеге проектта катнашучы меңләгән кешеләрнең күбесе үзләре шәхесләргә әверелә баралар, төрле дәрәҗәдә җиңүләргә ирешәләр, үзләре дә башкалар артыннан кешеләрне ияртер көчкә ия булдылар.

#сәламәтиртә проекты кешенең рухи гына түгел, физик халәтен дә камилләштерә. Сәламәт акыллы, сәламәт тәнле кешеләр саны арта барганда киләчәк өчен алай борчылырга кирәкмидер дә. Үз тормышына үзе хуҗа булган, якты киләчәк өчен яхшы гамәлләр генә башкарган кешеләр саны әйләнә-тирәмдә көннән-көн арта бара. Әлеге хәрәкәтнең бөтен дөньяны яулап алуын, сугыш кебек афәтләрнең планетабызда булмавын телим. Чөнки киләчәк - үзебезнең кулларда!

26 нчы май көнне “Бердәм Русия” партиясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирү үткәрәчәк. ТР Дәүләт Советына депутатлыкка мин дә үз кандидатурамны тәкъдим иттем. Минем фамилия һәм исемемне (Гатауллин Раил Маулетович) гомуми исемлектә табып булачак. Шулай ук Мамадыш округы халкы (Мамадыш һәм Саба районнары) минем өчен тагын бер исемлектә тавыш бирә алалар.

Минем эш кешесе икәнемне барыгыз да беләсездер, дип уйлыйм. Гамәлләрем шуны күрсәтеп торалар. Әмма хәзер сүз дә әйтер вакыт җитте. Киләчәктә дә әйткән сүзләрем гамәлләремә туры килер, республикабыз өчен нык файдалы була алырмын дигән өметтә калам”.

Раилнең сайлау барышындагы яңалыклары һәм төрле чаралардан фотоларын рәсми сәхифәсендә https://pg.er.ru/pub/candidate/10948 адресы буенча күзәтеп карап барып булачак.

Раил безне 26 нчы май көнне сайлауларда көтеп кала!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: сайлаулар2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев