15 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
15 января 2020 - 15:01
“Ә мин... Ә мин кышта калдым” (Ренат Галиәсгар шигырьләре)
Ренат Галиәсгар тумышы белән Балтач районы Борнак иле авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында белем ала, армия сафларында да хезмәт итәргә өлгерә. Бүгенге көндә Казанда яши, шигырьләр, җырлар иҗат итә, бәйрәмнәр оештыру, алып бару белән дә шөгыльләнә. Язган шигырьләрен инстаграм битенә урнаштырып бара, шул сәбәпле «сүземне кыска тотарга тырышам», - ди. -
15 января 2020 - 13:16
Русиядә ана капиталы суммасы 616 мең сумга кадәр артачак
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү барышында белдерде. Аның сүзләренчә, ана капиталы программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк. -
15 января 2020 - 12:46
«Үзгәреш жиле» фестивале артистлары Нью-Йоркка очты
17 гыйнварда татар җырчыларын зур “сынау” көтә. Алар Нью-Йоркның Карнеги-холлында чыгыш ясаячак. Әлеге холл дөньядагы иң дәрәҗәле мәйданчыклардан санала. -
15 января 2020 - 11:47
Гөлназ Шәрипҗанова: “Түзегез, балаларым, түз...”
Соңгы арада кайбер татар артистлары гаилә концертлары куя башлады. Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев балалары белән февральдәге концертларына әзерләнсә, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар “Балалы солянка”да очрашырга чакыра. -
15 января 2020 - 10:53
Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә юллама тыңларга бара
Юллама тантанасы көндезге уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында булачак. Бу хакта tatar-inform.tatar хәбәр итә. -
15 января 2020 - 10:20
Камал театрында легендар спектакльне 30 елдан соң янә сәхнәгә куялар
Җитмешенче елларда Марсель абый Сәлимҗанов куелышындагы Кәрим Тинчурин пьесасы буенча "Сүнгән йолдызлар" спектакле бик зур уңыш белән барды. Бу әсәр янә Камал театры сәхнәсенә менә! Премьераны февраль аенда карап булачак. -
15 января 2020 - 10:08
«Утынын да ярыр, печәнен дә чабар идем… җырчы куәтен кая куяр идем?!” (Әлфия Афзалованың кызыклы сүзләреннән ҖЫЕЛМА)
Ул 2017 елда бакыйлыкка күчте. 84 яшьлек Әлфия апа Казанның Яңа Татар зиратында җирләнде. Әлфия Афзалова зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнан алып, гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы өчен беренче номерлы хатын-кыз җырчы булды.