-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Барыбыз өчен бер Җиңү" - Фәрит Гобәевнең фотокүргәзмәсе
Бүген ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия фоторәссамнары берлеге әгъзасы, татар фотографы Фәрит Гобәевнең шәхси фотокүргәзмәсе ачылды.
"Татмедиа"да ачылган "Барыбыз өчен бер Җиңү" күргәзмәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Фәрит Гобәев әлеге эшен биш ел элек, 2015 елда башлаган. Башта үзенең архивында булган ветераннарның фотоларын җыярга теләгән булса, соңыннан райондагы исән ветераннарның фотоларыннан күргәзмә ясарга булган. Татарстанның 45 районында булырга өлгергән.
Шулай ук Фәрит Гобәев "Логос" нәшрияты белән берлектә "Барыбыз өчен бер Җиңү" дип аталган альбом бастырган. Альбомда 150 ветеран һәм тыл хезмәткәрләреннән кала, аның архивта сакланган, алты Советлар Союзы Герое кергән.
"Китаплар районнардагы ветераннарга таратылачак. Ветеран үзе исән булмаса, туганнарына тапшырабыз", - диде үзе бу хакта.
Фәрит Гобәев: «Фотоларым цифрлаштырырга өлгерәсе иде»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз