Логотип Идель
Шәхесләр

Бу сугыш бетсә дә, үтмәде...

Русия өчен ай-һай авыр бу заманнарда илгә аяз күк, тыныч тормыш алып кайткан ветераннарның әле һаман исән булуы – бик зур бәхет. Бүген алар туксанның теге ягында, чәчләре көмешләнгән, әмма һәр Тугызынчы май иртәсендә беләкләре кабат ныгый, гәүдәләре төзәя, күзләрендә салют очкыннары кабына. Без аларга карап кайчандыр бик бөек, зур булган дәүләтнең тере тарихын күргәндәй булабыз.

Дустым, сыйныфташым Р.М. Халиковка багышлыйм


Русия өчен ай-һай авыр бу заманнарда илгә аяз күк, тыныч тормыш алып кайткан ветераннарның әле һаман исән булуы – бик зур бәхет. Бүген алар туксанның теге ягында, чәчләре көмешләнгән, әмма һәр Тугызынчы май иртәсендә беләкләре кабат ныгый, гәүдәләре төзәя, күзләрендә салют очкыннары кабына. Без аларга карап кайчандыр бик бөек, зур булган дәүләтнең тере тарихын күргәндәй булабыз. Берүк, берүк Аллаһ озын гомер бирсен үзләренә! Аларның исәнлеге йөрәк төбендә генә пыскып яткан горурлыгыбызга сүнәргә бирми, без Ватаныбызның мәгърурлыгын, халкыбызның куәтен, аның каһарманлыкларын яңадан хәтергә төшерәбез...


Без, фронтовик балалары, ул сугышны әтиләрдән ишетеп үстек. Мин 1941 елның 17 ноябрендә туганмын, әтием Мирсәет, мин туып бер ай үтүгә Мәскәү янында, Волоколамск юлында, үзе йөрткән танкта тереләй янып үлә. Сугыш беткәннән соң әни бик яхшы кешегә – авылдашы, фин кампаниясен үтеп, Рейхстагка имзасын куеп кайткан фронтовикка кияүгә чыга. Минем кайбер хикәяләремдә үги әти сөйләгән вакыйгалар кулланылган. Өстәвенә, әдәбиятка аяк баскан вакытта янәшәмдәге өлкән-олпат язучыларның байтагы сугышны ерып чыккан кеше иде – Мостай Кәрим, аның иң якын дусты Муса Гали, мин бик нык яратып укыган һәм хәтта «Черная знать» тетралогиясендәге төп каһарманыма аның исемен кушкан татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники. Алар Иҗат йортында күрешкәләгәндә сугыш турында сөйләшми калмыйлар иде.


Мостай Кәрим аеруча оста хикәяләүче булып истә калган. Ул да сугышны башыннан азагынача үткән, сөйләгәннәренең бик күбесен эшкәртмичә-үзгәртмичә дә теләсә-нинди журналга бастырып булыр иде, әмма ул аларның берсен дә китапларына кертмәде, һәрхәлдә, мин күрмәдем. Муса Гали дә хатирәләре белән еш бүлешә иде. Ул кавырсыны да ныгымаган унсигез яшьлек егет килеш иң алгы сызыкка эләгеп, танкларга каршы бара, дистәләп километрга бетон дот һәм дзотлар белән ныгытылган текә Днепр ярын ала. Әле һаман каннан кызарган Днепр төшләремә кереп йөдәтә, дигәне дә истә. Әмма аның да сугыш турында язганнары күп түгел. 


Мөгаен, аларның истәлекләреннән генә дә мин байтак әсәр иҗат итә алыр идем. Әмирхан Еники бөтен сугышны артиллериягә йөк ташып уздыра. Һава торышы нинди генә булуга карамастан – яңгырмы, кармы, җепшекме, суыкмы, пычракмы, бомба явамы – аларга ун-унбиш атны бергә җигеп алгы сызыкка авыр, фәләнчә тонналы артиллерия коралларын, йөзәрләгән тартма снаряд илтергә туры килә. Әмирхан Еники бу эшнең бер генә кинода да дөрес күрсәтелгәне юк, дип әйтә иде – моны хәтта тыныч тормышта да «уйнап күрсәтеп» булмый. Беркем дә ризалашмаячак – ни кадәр генә акча вәгъдә итсәң дә! Чөнки төягәндәме, бушаткандамы – барыбер, кем дә булса аста калып сытылачак, яисә атлар куркып чабачак та, тонна-тонна кораллар солдат өстенә коелачак. «Бездә, – ди иде ул, – дошман пулясыннан кырылуга караганда, баткак юлларда тәгәрәгән корал яисә бомбалар шартлавыннан башы-күзе тонган атларның тояк астында калып үлүчеләр күбрәк булгандыр».


Ләкин мин үзем каннан кызарып аккан Днепрны да күрмәдем, гакылын җуйган атларның да карлыккан килеш кешни-кешни сазлыкта югала барганын, янәшәдә нишләргә белми йөгеренгән солдатларның авазларын, аларның ничек тә баш бәясе торган пушканы булса да саклап калырга тырышуларын, һичьюгы, берәр атны коткарып калырга ташланганнарын да күрмәдем. Ә бу хисләрне үзең татымыйча, бу куркулар аша үтмичә, сугышны һәм андагы кешене төгәл сурәтләп булмыйдыр ул. Шуңа күрә әлеге темага иң яхшы әсәрләрне сугыш тәмугын баштанаяк кичкән яшь лейтенантлар иҗат иткәндер дә инде: Г. Бакланов, С. Бондарев, К. Воробьев, В. Быков, В. Богомолов, В. Некрасов, Б. Васильев – алар сугыштан алган тәэсирләрен сүрелдермичә, бер генә кечкенә хис-кичерешен дә җуймыйча язып калырга өлгергән.


Сугышка башын бер тыгып алган һәркем үзе генә татыган, үзе генә белгәнне сөйли аладыр – кояшны юкка чыгарып торган биш минутлык артиллерия явымымы ул, әллә һәрберсе гүя сиңа төбәп төшкән бомбалар яңгырымы. Мондый хәлләрдән беркем дә исән котылмаска мөмкин, йә, киресенчә, бөтенесе сау кала – сугыш өчен бернинди кагыйдәләр юк шул. Әмма, аман-имин кире әйләнеп кайткан солдатлар сөйләвенчә, бу җәһәннәмдә дә, ярылган иреннәрен көч-хәл селкетеп, бәхет елмаеп алгалый. Шуңа күрә мин һәрберсенең истәлеген дикъкать белән тыңлый торган булдым. 


Миңа бу вакыйгаларны бәян иткән кешеләр күптән вафат, үзем дә тагын күпме яшәрмен – кыскасы, минем аларны сөйләп каласым килә. Аннары, безнең бүген үрнәк-мисалларга ай-һай мохтаҗ вакытыбыз бит. 


Беренче вакыйганы миңа үз вакытында сыйныфташым Рәхим Халиков җиткергән иде (ул озак еллар туган җирем Мартукта мәктәп директоры вазыйфасын башкарды). Аның әтисе Мөхәммәт аганы минем әти белән бер үк көнне фронтка чакыралар, әмма Мәскәүгә җитәрәк юллары аерыла. Сугышка кадәр техника арасында кайнаган әтине шунда ук танк йөртүче итеп билгелиләр, ә Мөхәммәт ага минометчы булып китә, озакламый аны миномет расчетының командиры итеп билгелиләр. 1942 елның бер бәрелешендә М. Халиковның минометчылары артиллерия һөҗүменә юлыга, аннары бомбардировщиклардан бомба ташлана – танкларны уздырмыйча, бугазларына сөяк булып тыгылган бу сугышчыларны фашистлар ничек тә кырып бетерергә уйлый. Очкычлар бөтен «байлыгы»н коеп, кире юлга борылгач, командир як-ягына карана һәм агарынып ката: расчетыннан нибары икәү – каты яраланган снаряд ташучы Оренбург егете Иван белән үзе генә исән калган икән ләбаса! Илле метр тирәсе арттарак пехотачыларның траншеяләре бар, озак уйлап тормыйча, командир солдатын шунда өстери башлый. Әмма пехотачыларның үзләре дә бәхетсезлеккә тарыган – ике бомба нәкъ окопка (берсе – рация һәм офицерлар өстенә, блиндажга) килеп төшкән. Җәмгысе биш кеше исән, шуларның икесе – каты яралы. Бер тәүлек уза, әмма беркем дә аларга ярдәмгә ашыкмый. Ашарга юк, ашау бүлмәсе чәлпәрәмә килгән, су – ник бер тамчы булсын! Пехотачылар бергә укмашкан, Халиков – читтәрәк. Иванны өстерәп китерергә куәте җиткән урында икәүләшеп ауныйлар. Мөхәммәт ага Иванга күз ташлый: егетнең хәле авыр, хәзер үк госпитальгә салсаң гына, күпмедер өмет бар... Ә ничек барасың анда?! Тирә-юнь – ут көйдергән чирәм һәм бомба чокырлары... Кинәт Иван: «Дядя Миша, бавыр китер әле, азаккы тапкыр бавыр ашыйсым килә», – дип үтенә. Мөхәммәт ага үлеп ятучы дустының соңгы гозерен үтәми кала алмый, бераз яктыра башлагач, кичә генә күзгә чалынып киткән ат мәетенә таба – нейтраль җиргә – шуыша. Таң алды. Тыныч. Дошман ягы да ут ачмый. Якынрак килүгә, Халиков аларның нигә атмавына төшенә: атның икенче ягында алман формасыннан берәү... ит кисеп ята икән, икесенең күзләре очрашуга, егет куркуга кала, каушый-каушый: «Руссиш, нихт шиссен, май брудер ист кранк», – дип пышылдый («Урыс, атма, минем абыем авырый». – Алар өчен без барыбыз да «урыс» бит). Сугышның үткен тешләрен ыржайтып көлүе бу! Совет солдаты бер сүз дә әйтми, калтырана-калтырана атның бавырына ябыша... 


Кызганыч: командир траншеягә кире кайтканда, Иван күзләрен мәңгелеккә йомган була инде. Халиков пехотачыларны бавыр белән сыйлый, ләкин алман егете турында авызын да ачмый – ләм-мим. Икенче көнне бу җиргә безнең гаскәрләр керә, командир, Иванны күмеп, частенә кире кайта һәм... үзләренең күптән инде хәбәрсез югалганнар исемлегендә икәнлеген белеп ала! 


Икенче вакыйганы Башкортстан язучысы Габдулла Байбурин Переделкино Иҗат йортында сөйләгән иде. Туксанынчы елларда СССРның мәңгелеккә картадан юкка чыгасына, илебезгә фашист илбасарлары салган зыянга тиң афәтләр башланасына санаулы көннәр калган иде.


– Мине сугыш башлануга фронтка чакырдылар, – дип башлады ул сүзен. – Мәктәпне генә бетергән вакытым. Армиягә 19 яше тулганнарны алалар иде, безгә – нибары 18 генә, шуңа да карамастан, сыйныфыбызда укыган барча егет мәктәп янында оештырылган чакыру пунктына юл тотты. Фронтка киттек. 


Уфа егете Рәдиф Фәйзуллин: «В атаку!» – дип оран салуга, барыбыз да урыныннан тора. «Ура!» кычкырып траншеяләрдән атылып чыгабыз да дошман өстенә ябырылабыз. Мөгаен, иптәшләремнеке белән чагыштырып караганда, минем «Ура!»м шактый сүлпән чыккандыр, аларныкы кебек кыюлык, батырлык булмагандыр анда – кулларым калтырый, тез буыннарым йомшара иде – ул вакытта үземне битәрләгәннәрем! «Мин мондый түгел бит, мондый түгел!» – дип күпмеләр сүгендем икән. Каты бәрелешләрдән соң исән калуыма да тиешле итеп куана алмый идем бугай... Янәшәмдә үле дуслар, яралы иптәшләр ауный, бу хәлдән мин тагын да каушый төшәм: ешрак атсам, җебеп тормасам, бәлки берәрсе исән калыр иде бит.


Шушы хисләрдән арына алмыйча дүрт ай узып китте. Бик озын айлар иде бу. Бишенчесенә чыкканда безнең часть коточкыч бомба явымына эләкте – ул вакытта алманнар күктә үзләрен алла кебек хис итә иде. Мәскәүгә алар ит калҗасына ташланган ач этләр кебек ташланды, шуңа күрә бомбаларын да, башка коралларын да кызганмады, канатлары-сыртларына тәре ясалган очкычлар көненә ике, хәтта өч тапкыр килеп китәргә дә иренмәде. Шундый «явым-төшем»нең берсендә каты яраландым, мине тиз арада алгы сызыктан тылга – Рязань госпиталенә озаттылар. Анда тагын дүрт айлап аунадым. Комиссия узып, авылга кайтырга да мөмкинлегем бар иде, алай булса, минем өчен сугыш 1942 елда ук тәмамланыр иде дә бит, әмма... ризалашмадым. Шундый фикергә килүем миңа гомер буе чиксез ләззәт китереп торды.


Госпитальдән контузияле килеш чыктым: баш авырта, юньле-рәтле сөйләшә алмыйм, тотлыгам, ләкин табиблар ышандырды – озакламый бу «гарип»легем бетәргә тиеш. Рязань военкомыннан элеккеге частема җибәрүләрен үтендем, ләкин мин хезмәт иткән часть күптән юк – аны таратканнар булып чыкты: барча дусларым, шул исәптән якташым Рәдиф Фәйзуллин да, мәңгелеккә сугыш кырында ятып калган. Мин мондый хәбәргә әзер түгел идем, бер куллы майор яныннан чыкканда күзләремне дым басты, вокзалга җитәрәк түзмәдем: ачу-әрнү-үкенү хисләре ачы яшькә әверелеп яңагым буйлап йөгерде. Миңа – унтугыз яшь! Егетләргә дә шул тирә иде...


Яңа часть та алгы сызыкта икән – ике атна инде алманны башкалага таба уздырмаска тырышалар, яхшылап кына урнашырга да өлгергәннәр: кеше буе берничә блиндаж төзелгән, блиндажда – буржуйка мичләре; монда суыкта да, яңгырда да – һава торышы ничек кенә көйсезләнмәсен – үзеңне җылыда, рәхәттә хис итәсең. Блиндажлардан траншеяләргә туп-туры юл салынган, дошманнарның беренче залпы ишетелдеме – халык хәзер үк үз урынына таралышып та бетә. Частьта, нигездә, Себер халкы иде, арада бер генә яшь егет тә күренми, барысына 35 яшь тә 45 яшь, минем өчен алар бик карт тоелды – шуңадырмы, тагын да ныграк боега төштем, нәтиҗәдә тотлыгуым тагын да көчәйде. Блиндажның иң ерак, караңгы почмагы – минем урын, яктылык монда кадәр килми. 


Госпитальдән соң үз-үземне тотышым үзгәрдеме, куркуым беттеме? Бу сорауга анык җавабым һаман юк иде. Болай тик утырудан һәммәбез туеп беттек – «ура» кычкырып һөҗүмгә күтәрелмәгәнгә шактый гомер узды, ләкин үзебез тотып торган үрнең мөһимлеген анык белдек – алманнар безне биредән бәреп чыгара алса, якын-тирәдә яткан авылларны хәзер кырып-себерәчәк, ә анда – безнең солдатлар, анда яңа частьләр формалаша.


Хәзер төзрәк тә, тизрәк тә атам, дөрес, траншеядән ату атакага күтәрелү белән бер түгел. Аның каравы, биредә үзеңне күпмедер дәрәҗәдә сакланган, якланган кебек хис итәсең. Килүемнең тәүге көнендә үк мине икенче пулеметчы итеп билгеләделәр, беренчесе ул-бу хәлгә тарыдымы – шунда ук коралны үз кулыма алырга тиешмен: мыеклы сержант Прохор Медведев әйтмешли, «пулеметның авыз йомарга хакы юк». Бездә дүрт пулемет. Алар дүртесе дүрт якка яшеренгән.


Мондагы иң беренче атнам бигрәк авыр тоелды: тынычлыкның соңгы тамчысын да корытырга теләп, алманнар төнлә дә бомба ташлап китә, – әҗәлең килсә, траншеяләр дә снарядлардан, кыйпылчыклардан әллә ни саклый алмый икән – дус-ишләребезне көн дә күмеп торабыз. Сугыш тынып алган арада, җай чыкса, мин үз почмагыма барып сыенам һәм бөтен барлыгымны шунда ук рәхәт хатирәләр урап ала – туган авылым, әти-әни, мәктәп, еракта калган һәр истәлек татлы, җылы булып искә төшә. Һәрвакыт җитди, таш йөзле Себер халкы арасында бер генә дус та таба алмадым – алар өчен мин артык яшь әле, өстәвенә – тотлыгам да. Госпитальдәге гомер заяга узмады – аннан чыкканда, урысчам шактый шомарган иде, шулай да, миңа мөрәҗәгать итүче аз булды. Кайвакыт үземне бигрәк тә ялгыз, хәтта ятим сиздем – сөйләшәсе, бәхәсләшәсе килгән минутлар (бигрәк тә туган яктан хат килеп төшкәндә) шундый күп иде! Ачылып китмәвем, шатлыгымны, кайгымны беркем белән дә бүлешә алмавым мине тагын да бөлдерде, боектырды – хәлем тәмам начарайды, аптыраганнан, башка частькә күчерүләрен сорарга да исәпләп тора идем, әмма бер хәл фронттагы бөтен тормышымны үзгәртте дә куйды.

 

Кич. Кояшның тәүге нурларыннан алып соңгысына кадәр дәвам иткән сугыштан соң – ә ул көнне алманнар безгә таба үрмәләде дә үрмәләде, без аларны кырдык та кырдык! – ниһаять, үз блиндажларыбызга әйләнеп кайттык. Миңа тәүге кабат пулеметка орынырга туры килде, укытучымны (ул, чыннан да, тыныч тормышта югары сыйныф укучыларына математикадан белем биргән) алыштым. Сабыр, бик зыялы кеше иде – авыр туфрагы җиңел булсын! Болай да арылган, тагын шундый җаваплы бурыч йөкләнде – каушавымның иге-чиге юк иде, тиз арада мин атышның үзәгендә калдым. Алманнар яннан камады, без алай булыр дип көтмәгән идек. Мин укытучымның дошманнарны уңга-сулга егып салуын аермачык күреп тордым, һәрбер пуляны ул катлы-катлы сүгенү сүзләре кушып озата торды, ләкин пулеметның тавышы шулкадәр көчле ки – ни-нәрсә әйткәнен хәтта янәшә генә булган мин дә тулаем ишетеп бетерә алмадым. Су сорады. Мин кружканы аңа таба сузуга дошман ягыннан бер пуля сызгырып та килде, укытучымның йокы артериясен чеметеп тә китте. Ул өстемә ауды.


Үтерелгән иңдәшемне алыштыргач та, сынатмадым – алманнар бер адым алга атламады, бәлки пулеметчының үзгәргәнен сизмәгәннәрдер дә. Кичен көндезге сугышны анализлап, сүтеп-җыйган вакытта мине яңа частемда тәүге кат мактап алдылар, хәтта бүләкләргә вәгъдә иттеләр. Кыскасы, үз кешегә әверелдем. Гимнастерканың ертылган җиңен тегеп куярлык та хәлем калмаган иде, мин, Аллаһтан бу төнне булса да очкычларның килмәвен үтенеп, түшәгемә сузылдым. Караңгыда бомбадан качу – уен эш түгел, кая чабарга, ничек чабарга белмисең, әле шуңа йокы исереклеген өстәсәң...


Йокыга китеп бара идем инде, кинәт колагымны кытыклап кемнәрнеңдер тавышы ишетелде, яңа солдат ишек төбендә утыручы Прохор Медведевны, устав кушканча, үзе белән таныштыра иде: хезмәтемне дәвам итәр өчен фәлән госпитальдән җибәрелдем, фәлән-төгән... Егет төрки халыкларга хас акцент белән сөйләшә сыман. Кем бу – татар, башкорт, азәри? Фамилиясен абайламадым, исеме дә – Кафил, Камил, әллә... Кенес диме шунда... Төш күрәм, ахры... Солдат миңа таба атлады. Арада берничә буш ятак булуга карамастан, тукталмады, блиндажның икенче ягына ук, мин яткан караңгы, соры почмакка якынлашты. Ул тын гына, сак кына килде – мондый тынлык, мондый саклык аеруча разведчикларга яисә аучыларга хас була. Торып утырдым – яңа кешене каршы алырга кирәк, әмма ул яныма килеп җитәргә ике-өч адым кала туктады, шинелем эленгән элмәккә карап торды да, фонарен сәдәфенә беркетте. Түгәрәкләнеп төшкән яктыда бер-беребезне шактый яхшы күрә идек, ул елмаеп миңа кулын сузды, аннан казакъча: «Кенес Байхаҗин, Казакъстаннан», – диде. Исәнләшкәч без, бабаларыбызның гореф-гадәте буенча, кочаклаштык – гүя озак вакыт күрешми торганнан соң ике якын дус, ниһаять, кабат очрашкан иде. 


Фонарен элгәндә үк энә күзе аша үткәрергә өлгердем: егет миннән ике-өч яшькә өлкәнрәк күренә, ныграк та кебек, мөгаен, дошманны да яхшырак кыргандыр – күкрәгендә «Батырлык өчен» медале белән бергә «Дан» ордены балкый иде. Сугыш сигез ай бара, оборонада ятып та мондый дәрәҗәләргә иреш әле син! Ул төнне күзгә йокы кермәде – без сөйләштек, сөйләштек, сөйләштек...


Кенес миннән оешканрак, төплерәк булып чыкты. Аның юан корсаклы брезент капчыгында мине шаккатырырлык әсбап шактый иде. Почмакка шәм менеп кунаклады. Ышынасыңмы-юкмы, шул төннән соң тотлыгуым бермә-бер кимеде – бу үзгәрешне хәтта Прохор Кузьмич тә сизеп алган. Гаиләдә мин иң өлкәне идем, әмма Кенесның килүеннән соң аны өлкән туганым, абыем итеп хис итә башладым: ул көчле, ул җитез, ул ышанычлы – икенче көнне Себер ирләре дә аны тирән ихтирам белән каршы алды.
1942 елның мартыннан алып Җиңү таңына кадәр без Кенес белән аерылышмадык. Бу частьне дә озакламый тараттылар, аннары тагын, тагын... сәбәбе бер: иңдәшләрне дошман пулясы кырды да кырды, ә безне, күрәсең, Аллаһ үзе саклагандыр. Бәлки, янымда Кенес пәйда булмаса, мин дә кырык икенче елда ук баш салыр идем, ләкин аның янда мин мәңгелеккә курку хисен җуйдым. Вакыт-вакыт яраланып алгаласак та, госпитальгә барудан баш тарта килдек – бер-беребезне югалтудан курыктык. Сугышның соңгы елы разведкада узды.


Солдатларны Алманиядән туган якларга озатучы военкомнар «чын егетләрнең» гозеренә каршы килми иде – икебезне дә бер көнне хәрби хезмәттән азат иттеләр, без, киткәндәге кебек үк, товар поездларына утырып Мәскәүгә кайттык. Һәр вагон гүли! Җиңү! Ура! Безне тукталышларда, станцияләрдә ничек каршы алганнарын күрсәң иде син! Паровозлар заманы – һәр 30-50 чакрымнан соң мичләрен чистартып, суын алыштырырга, күмер тутырырга кирәк. Берлиннан Мәскәүгә кадәрле сузылган юл безнең бер халык – җиңүче ил халкы! – икәненә мең кат инанырга мөмкинлек бирде. 
Мәскәүдә юлларыбыз икегә аерылды: мин Уфага кайтып киттем, ә Кенесны туган ягы Мангышлакка кайтарасы поезд иртәгәсен генә кузгалырга тиеш иде. Хушлашыр алдыннан адреслар алыштык, әти-әниләр генә түгел, туган-тумача, дус-ишләребезнең дә яшәгән урынын күрсәттек – тыныч тормышта бер-беребезне югалтасы килмәде.


Сугыштан соң да һәрдаим аралашып яшәдек, кунакка йөрештек.
Габдулла ага, тирән белемле, төпле, тормышта күпне күргән шәхес булып та, ни гаҗәп... Горбачев белән Ельцинның буш вәгъдәләренә, Гаребнең безгә 20 миллиард акча күчереп, яңа технологияләр бүләк итәсенә, безнең язучылар да Гареб язучыларыныкы кадәр гонорар ала башлаячагына, бездә дә алардагы кебек үк зур пенсияләр, хезмәт хаклары түләнәсенә ышанды. Ельцинның бәрәңге утыртуына, аның печ итәргә дә сакчыларсыз йөрмәгән оныгының укудан соң машиналар юып акча эшләвенә шикләнмәде. Мин, әлбәттә, булдыра алганча Габдулла аганы бу фикереннән кире кайтартырга тырыштым, ләкин аның үз туксаны туксан иде – фикерен үзгәртә алмадым.
Әмма капитализмның язучылар һәм фронтовиклар өчен түгел икәнлегенә шик уяттым, ахры. Икенче көнне, юлламасы бетеп, кайтып китте ул. Шуннан соң без башка беркайчан да күрешмәдек. Дөрес, 1994 елда миңа аңардан хат килеп төште. Кызганыч, саклап калмаганмын, хәзер аннан өзекләр китереп китсәң, яхшы булыр иде. Нигездә моңсу рухта язылган бу хатта мин әледән-әле моңарчы аңа һич кенә дә хас булмаган юмор, үзеннән, заманнан, чынга ашмаган хыяллардан көлү күрдем. Язмышның шундый кискен борылышларын, югалтуларны ул фәлсәфи күзлектән бәяләргә керешкән иде. Америка пенсиясенә яшәп булмады, мөгаен, шуңа күрәдер, шактый киселгән совет пенсиясен дә берничә ай соңга калып бирәләр, бәяләр исә, киресенчә, котырып үсә, дигән. Китаплар басылмый, газета-журналлар гонорар түләми, язучылар белән беркем кызыксынмый, очрашуларга чакырмый, җирле Иҗат йортларының ишегендә – зур йозаклар, дип язган иде ул. Алты биткә сузылган сагыш-моңсулыкның азагында исемлек күрсәтелгән: соңгы өч ел эчендә дөньядан киткән миңа таныш язучылар... Аның тирә-юньдәге хәшәрәтлекләрне күреп тә, берни эшли алмавына борчылуы, әрнүе сизелә иде, ул хәтта: «Ә бит элекке хакимият хезмәт ияләренең сүзенә колак сала иде», – дип ычкындырган. Бүген, Габдулла аганың шул хатын искә алып, мине дә сагыш баса: күрегез, хакимият, газета-телевидение теленнән «хезмәт ияләре» сүзе ничек шома гына төшеп калды бит... Аның хатыннан алҗу хисе тоемлана иде: «Озак яшәп тилмерүдән Аллаһ сакласын! Яңа хуҗалар элеккеге тормышны беркайчан да кире кайтармаячак, илдә тәртип урнашса да, аз санлы, сайланып алган банкирлар, түрәләр өчен генә урнашачак, әмма бу исемлектә, билгеле, ни фронтовик, ни язучы Габдулла Байбуринга урын юк». 
    
Габдулла ага кинәт кенә, көтмәгәндә – Александр Блок, Мостай Кәрим, Муса Гали, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм (мәкаләмә исемне аның шигыреннән алганымны сизгәнсездер, шәт) кебек, ялган иреккә чыдый алмыйча, акны кара, караны ак итеп күрсәткән заманнан, түр башында – аксакаллар да шагыйрьләр утырасы урында – казна караклары, алдакчылар, ачыктан ачык сатлыкҗаннар да корткычлар, фахишәләр дә бандитлар утыруыннан гаҗиз булып үлеп китте. Халык дошманнан түгел, ә үз хакимиятеннән, үз администрациясеннән, үз полициясеннән, үз мәхкәмәсеннән, үз депутатларыннан куркып торыр көн җитте! Шагыйрьләр бөтен нәрсә акча белән генә исәпләнә торган илгә, ялганга яраклаша алмыйча, үзләрен дә, тирә-якны да үзгәртү хәлләреннән килмәсен белеп, хушлашмыйча, ишекне каты ябып, һичкемгә мәшәкать тудырмаска тырышып тыныч кына киттеләр – хакимиятнең үлгәннән соңгы ялган мактау-җылы сүзләре аларга кирәк түгел иде инде. Туган илдә гаделлек һәм хакыйкать таба алмыйча, вакытыннан иртә киткән барлык яхшы, чиста кешеләр – авыр туфрагыгыз җиңел булсын!

Урысчадан Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсе
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Җиңүгә 75 ел Бөек Ватан сугышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев