Логотип Идель
Шәхесләр

Математика + музыка = мәхәббәт

Яратканга ябышкан, болар каян табышкан, дип әйтергә ярата татар халкы. Татар җанлы Уфа егете Айнур Әхмәтов белән сандугачка тиң моңлы тавышлы Түбән Кама кызы Әдилә Заһидуллина исә бер-берсен төньяк башкалада очраткан.

Яратканга ябышкан, болар каян табышкан, дип әйтергә ярата татар халкы. Татар җанлы Уфа егете Айнур Әхмәтов белән сандугачка тиң моңлы тавышлы Түбән Кама кызы Әдилә Заһидуллина исә бер-берсен төньяк башкалада очраткан. 

Егет Санкт-Петербург дәүләт университетында кулланма (прикладная) математика факультетында белем алса, кыз музыка көллиятендә җыр серләренә өйрәнә. Икесе ике дөньяда яши кебек тоелса да, аларның юллары беренче курста укыганда ук кисешә: милләтем дип типкән бу йөрәкләрнең икесе дә татар мохитенә тартыла. «Туган үскән җирдән читкә киткәч, күңелдә газиз телеңә, милләтеңә булган хисләрнең ташкын күк бәреп чыкканын үзең дә белми каласың икән ул, – дип сөйли Айнур. – Питер шәһәренә килеп урнашкач, туган якны сагынудан, яңа дуслар табасы килү теләге белән дә, татар оешмаларын эзләргә керештем. Гәрчә элек үземдә андый тартылу әллә ни сизми идем. Петербургта татар оешмалары бар, тик, ни кызганыч, алар арасында дуслык юк. Әлеге таркаулык Төмән, Үзбәкстан, Башкортстаннан килгән һәм Санкт-Петербургның үзендә яшәүче татар егет-кызлары, берләшеп, үзебезнең Татар яшьләре оешмасын төзүгә этәрде дә инде. Җыелышып, өстәл уеннары уйный, әдәби кичәләр, кызыклы очрашулар уздыра, Питерга гастрольләргә килгән Казан артистларын кунакка чакыра  башладык. Татар теле фестивалендә яшьләр татарча фильмнар карый, тарихчылар белән очраша, алар өчен татар теле дәресләре уздыра идек. Каһарман шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән КВН командасы белән, төрле лигаларда җиңеп, өч мәртәбә Сочига бардык. «Кичке Ургант» тапшыруына охшатып эшләнгән «Сабантуй-шоу» шулай ук тиз арада популярлашты. Аның алып баручысы үзем иде». Оештыручыларның нияте изге булгангадыр, оешмага тиз арада күпләр тартыла, актив яшьләр саны гына да йөздән арта. Атның даны егет кулында булса, егетнеке үз кулында. Татар яшьләре турында тиз арада Казанда да ишетеп алалар: «Идел» яшьләр үзәгеннән Татар яшьләре көннәренә чакыру килә. Питер егет-кызлары әлеге  мәртәбәле чарада Калининградтан алып Владивостокка кадәр сузылган киңлектә сибелеп яшәгән милләттәшләре арасында үзләре кебек милли җанлы яшьләр булуын күреп куана, әлеге танышу, аралашу аларны тагын да ныграк канатландыра, иҗтимагый тормышка якынайта. 


    Хәер, уртак эш фикердәшләрне генә түгел, яшь йөрәкләрне дә берләштерә әле. Оешмада һәрдаим күрешү, җылы аралашу Айнур белән Әдиләне дә бер-берсенә якынайта. «Мисс университет» бәйгесенә әзерләнгәндә, ярдәм кирәк булгач, кыз булышчыны читтән эзләми, туры Айнурга мөрәҗәгать итә. Ирнең дә асылы исә эштә таныла дигәндәй, билгеле, итагатьле егет гүзәл туташка каршы килә алмый. Ике арадагы дуслык әнә шул чагында мәхәббәткә бөреләнә башлый да инде. Бергә татар дискотекалары алып бару, буш вакытта шәһәр белән танышу, сәгатьләр буе тарихи урыннарны карап йөреп арган аякларны ял иттерү өчен берәр кафега кереп каһвә эчү – самими очрашулар, ихлас хисләргә әйләнә. Әдилә Айнурның ышанычлы һәм җор телле икәнен үз итсә, егеткә ул бөтен калада бердәнбер татар кызы кебек тоела. Күрәсең, башкалар аның күзенә чалынмый. Чалынса да, аларның эчке дөньясы Әдиләнеке кебек саф судай чиста, бай тоелмый. Өстәвенә, кыз шигырь яза, иҗат дип шаша. Казанга да аларны һич тынгы бирмәгән татар мохите һәм иҗат тартып китерә. Ике ел элек яңа шәһәрдә яңа тормыш башлый алар. Бөркет таусыз-кыясыз яши алмаган кебек адәм баласына да йорт, гаилә кирәк. Биш ел уку дәверендә Айнур белән Әдилә бер-берсе өчен яратылган пар икәнен тәмам аңлап, никахлашырга өлгереп җитә. 


    Казанга күченгәч, Әдилә Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист булып урнаша, Айнур Казан кооператив институтында математика укыта. Ләкин бер елны тартып-сузып чак уздыра алар: Айнурны мөгаллимнең хезмәте хакы, Әдиләне гаиләсен ташлап ике-өч атна гастрольдә йөрү канәгатьләндерми. Замана мөмкинлекләре белән яхшылап коралланган  яшьләр, озак уйлап тормыйча, дәүләт эшен ташлап, үз мәктәпләрен ача: хәзер  Әдилә хатын-кызлар өчен вокал дәресләре, Айнур ораторлык осталыгы курслары алып бара. Җырчы кыз альтернатив музыканы алга сөргән «Абадели» төркеме солисты да әле. Аларның чыгышын футбол чемпионаты вакытында җанатарлар фестивалендә дә, Казан кирмәнендә дә күрергә мөмкин иде.

Айнурның исә Казанда иҗтимагый эшчәнлеген дәвам итүе дә игътибарга лаек. Ул фикердәшләре белән Татар яшьләре эшмәкәрләре клубы оештырган. Һәр атна «Түбәтәй» кафесында яшь эшкуарлар белән маркетология, психология, эшкуарлык, директология, налогия кебек темаларга очрашулар уздыралар. Анда теләгән һәркем килә, әңгәмәгә кушыла, үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Берничә ай гына эшләүгә карамастан, клубка икейөзләп кеше йөри. Ә иң мөһиме –  ул  бушка. «Бүгенге заманда һәркем үз хезмәтен ничек тә сатарга омтылганда, сез бушка эшлисез дип, бездән көләләр инде, аңламыйлар, – дип елмая Айнур да. –  Нишлисең бит, иҗтимагый тормыш канга сеңгән, моңа вакыт та, көч тә жәл түгел. Төбәкләрдә дә татар активистларының бушка эшләве табигый хәл. Татарларны без  җыймасак, тагын кем туплар? Хыялыбыз, үз кәсебебезне үстереп, аннан килгән табышны хәзерге вакытта алып барган иҗтимагый проектларны киңәйтү өчен тоту». 


    2016 елда Айнур дусты Наил Шабанов белән өстәл уеннары – «Әкият», «Акыллы көрәш», «Татарча мафия» уйлап табып, аны Казанда Бөтендөнья яшьләр форумы кысаларында проектлар аллеясендә тәкъдим итә һәм республикабыз җитәкчеләрендә кызыксыну уята, хәтта аның белән грант та оталар. Элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттахов хәтта үзенә чакырып, Казанда башлап җибәрсәгез яхшы булыр иде дигән сүзләр әйтә. «Ләкин читтә кызык  тоелган күп проектлар Татарстанда актуальлеген югалта, – ди Айнур. – Татарча өстәл уеннары да монда популярлашып китә алмады. Әмма ул безнең визит карточкасына әйләнде. Безне Татарстанда яхшы беләләр». Шулай ук, Казанга килгәч, татар теленә мөнәсәбәтне күреп тә кәефләре бераз кырылган. «Дәүләт машинасы алдында көчсез икәнлегебезне аңладык. Әйе, егет-кызлар татар телен яклап көрәшә. Әмма социаль челтәрләрдә теге яки бу сурәт, язма астына «лайк» куйган өчен дә җәзага тарту куркынычы янаган дәвердә бу күпләргә кирәкми. Татарларда уртак көч тә юк, алар үзләре үк татарча сөйләшергә ояла. Без татарча аралашырга тырышабыз, тик монда туып үскән милләттәшләребез безгә – читтән күченгәннәргә татарча дөрес сөйләшмисез, сез татар түгел дип ябырыла. Үзен татар түгел дип уйлаган кеше генә телгә төкерә ул. Чит төбәктәге рус телле татарларга һөҗүм итмәсеннәр иде. Шул рәвешле татарларның санын киметәбез бит», – ди егет йөрәге әрнеп.


    ...Әнә шулай уй-хыяллар белән канатланып, шул ук вакытта сәяси вәзгыятькә көнеп, шуңа да карамастан, төрле өлкәләрне колачлап, бер-берсен тулыландырып яши математик егет белән җырчы кыз. Бербөтен булуның сере дә гади: тирәнгәрәк төшеп баксаң, музыканың нигезендә нәкъ менә математика ята икән! «Музыка теориясе үзе үк математика ул», – дип иренә карап елмая Әдилә. «Шактый иҗат кешеләренең техник һөнәр алулары да моңа бер дәлил, – дип сөйгәненең сүзен җөпләп куя Айнур. Үзе дә җырлый, гитарада уйный, көйләр яза ул. – Күпләр математикларны техник роботларга тиңли. Юк, безнең эш шулай ук  иҗади. Математик булу миңа һәрчак ярдәм итә: рационализм – яхшы дус. Киләчәктә математиканы психология белән бәйләп, бу юнәлештә камилләшергә телим. Чөнки психологиядә дәлилләр математика аша килә, ягъни кешеләрне өйрәнеп, шуннан  нәтиҗә ясала. Бу юнәлеш миңа бик кызык». Ә инде ике арада гаромания саклансын өчен математик һәм җырчы булу гына җитми, билгеле. Әхмәтовлар әйтмешли, мәхәббәт ул насыйп яр итеп сайлаган кешене бөтен яклап ярату, шул чагында гына аңлашып, бер тарафка карап, уртак хыяллар белән янып көю мөмкин. 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мәхәббәт, гаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев