Логотип Идель
Шәхесләр

Мөхлисулла солдат

2015 елның августында күрше апалар авызыннан мондый хәбәр ишетәм: «Ибраһим абый җитмеш дүрт елдан соң Санкт-Петербургка атасының каберенә барган».

2015 елның августында күрше апалар авызыннан мондый хәбәр ишетәм: «Ибраһим абый җитмеш дүрт елдан соң Санкт-Петербургка атасының каберенә барган».

Күңелем белән гел аның янына барып сорашам димен, никтер аяк тартмады. Сәбәбе дә юк инде сорашмаска. 2017 елның гыйнварында гына мин бу йорт бусагасын атлап керергә батырчылык иттем. Кергәч, Ибраһим абый белән бик җанлы әңгәмә кордык. Ә дивардагы зурайтылган фоторәсеменнән елмаю катыш миңа Мөхлисулла абый – япь-яшь, кап-кара чәчле, матур егет карап тора. «Я, укытучы, минем турында ниләр язарсың микән?» – ди сыман. 


   Ибраһим абыйның әтисе Мөхлисулла 1906 елда туган, сугышка кадәр колхозда бригадир һәм шофер булып эшләгән. Гаилә коргач, Хубҗамал (1932),  Миңлекамал (1934), Ибраһим (1936), Якуб (1939), Миңлебану (1941) исемле балалары туа.  Ә төпчеге – Миңлебану апа, әтисе сугышка киткәндә, әле карында гына була. Әтисенең нык кулларын, ышанычлы җилкә ышыгын – берсен дә татырга насыйп булмый аңа. 


Мөхлисулла абыйны сугышка 1941 елның августында алалар. Бу турыда хәбәр килгәч, аның белән бакча артында утырулары истә Ибраһим абыйның. Кукмара станциясенә аны ат белән озатып баралар: анасы, Хубҗамал апасы, Ибраһим абый үзе, икетуганы – Габделгалим абый. Вокзалның тимер юллар каршындагы сөзәк үрендә әтисенең күкрәгенә кысып-кысып яратканда тойган җылысын әле дә хәтерли ул. Биш яшьлек малай моның хәтлесен белгәч тә, бик әйбәт. 


Мөхлисулла абыйлар хезмәт иткән часть сугышның иң кызган вакытына Ленинградка килеп эләгә. Блокада башлана. Ачлык. Шушы вакытта Мөхлисулла абыйның хаты килә: «Почтада эшләүче Идрис Зиннәте белән сөйләшегез, ул юллар посылканы, миңа бер буханка ипи, бер гөрәнкә май, әзрәк борчак оны сала алсагыз, әйбәт булыр иде». Тик, бик теләсәләр дә, солдат әтиләренең үтенечен канәгатьләндерә алмыйлар шул. Ул үзе дә, аптырап, ачлыкка чыдый алмыйча сорагандыр, бер гөрәнкә май анда барып җиткәнче нишләп бетәсен чамалагандыр. 1942 елның февралендә Мөхлисулла солдат һәлак була. Кабере – Санкт-Петербургның Пискарев каберлегендә, йөз илле алтынчы сан белән теркәлгән. 


Ибраһим абыйның улы Рафис, Санкт-Петербургка укырга баргач, бабасының каберен өч көн эзли. Ниһаять, дүртенче көндә таба. Ул аерым кабер түгел, ә туганнар каберлеге булып чыга. Һәр сугышчы сан белән күмелгән. Онык, туганнар каберлегендә яткан һәр сугышчыга гранит таш әзерләнеп, анда һәрберсенең төгәл мәгълүматлары язылачагы хакында да белеп кайта. 2015 елда бабасының каберенә әтисе Ибраһим абыйны да алып бара.  
«Ибраһим абый, атаң кабере янына баскач, ниләр уйладың?» – дип сорадым. 80 яшьлек карт яшьләрен тыя алмады. Әтисез үсү, ачлык, ялангачлык, авыр тормыш, бәхетсез балачак, гомер буе «әти» сүзен әйтергә тилмереп үсүләр – барысы да бар иде бу күз яшьләрендә.


Роза Нигъмәтуллина, Мәмәшир урта мәктәбенең туган тел укытучысы 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Бөек Җиңү Бөек Ватан сугышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев