Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Партизан Морат

    Ватанпәрвәр дустым – профессор Васил Гарифуллин, Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылына кунакка кайткач, миңа бер гыйбрәтле вакыйга турында сөйләгән иде: «Утызынчы елларда кайбер куштаннар мәчет манарасын кискәндә, манара ыңгырашып-гөрселдәп җиргә аугач, аның ае күршедәге бер апаның ишегалдына «сикергән». Ә ул апа, чит-ят күзләр күргәнче дип, тиз арада айны үзе генә белгән җиргә яшереп тә куйган. Күпме генә эзләсәләр дә, таба алмаганнар... Вакыт үтеп, яңа мәчет торгызганда гына ул айны авыл аксакалларына китереп тапшыра».  


    Бөек Җиңүнең чираттагы еллыгын зурлап билгеләп үткән көннәрдә Васил каләмдәшемнең шул сүзләрен күңелемдә тагын яңарттым. Иманына-кыйбласына тугрылыклы әлеге авыл халкы, йөрәгендәге хәтер утын да һич сүндерми-сүрелдерми саклый икән! Шулай булмаганда гади бер егетнең – моннан дистәләрчә еллар элек Бөек Ватан сугышында һәлак булган Морат Мостафинның якты исемен авыл мәктәбенә кушар идемени?! 


    Иң элек «Морат Мостафин кем ул?» дигән сорауга җавап биреп үтик.

    25 май иртәсе
    Моннан байтак еллар элек безнең кулга ерак Украинадан җибәрелгән искиткеч кызыклы хат – җөмһүриятебезнең Теләче районында туып үскән мөгаллим, журналист, политрук һәм Бөек Ватан сугышы партизаны Морат Мостафин  турында дулкынландыргыч язма килеп кергән иде. Әлеге кадерле истәлекләрнең авторы – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, генерал-майор С. А. Ковпак (1887–1967) җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә хезмәт иткән политрук, сугыштан соң Украина ССРның Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгында җаваплы вазифа башкарган Л. Е. Кизя булып чыкты. Министр урынбасары безгә Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы булып әверелгән якташыбыз турында түбәндәге хатирәләрен юллаган иде:


    «...Легендар Сидор Артемьевич Ковпак җитәкчелек иткән партизаннар берләшмәсендә иң яхшы группа командирларыннан саналган Морат Әхмәтсафа улы Мостафин 1942 елның 25 маенда дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булды. Татарстанның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган бу ир-егет – данлыклы татар халкының һәм бөтен совет халкының тугрылыклы улы иде.


    Мин М. Ә. Мостафинны яхшы белә идем, аның белән бергә күп мәртәбәләр фашистларга каршы көрәштем. Морат Әхмәтсафа улы кыю, Ватан-Анага чиксез бирелгән егет иде. Ул, Алтын Йолдызы булмаса да, Чын Герой иде!


    Бу турыда М. Ә. Мостафинның туганнарына хәбәр итүегезне үтенәм һәм дустым турында белгән-күргәннәремне язып җибәрәм.


    ...Морат Әхмәтсафа улын Кролевецкий партизаннар отрядына 1942 елның апрелендә кабул иттеләр. Элеккеге политрук тиз арада үз кеше булып әверелде. Дошманга каршы үткәрелгән берничә операция барышында үзен аеруча тәвәккәл, ышанычлы, оста оештыручы итеп таныткач, Мостафинны группа командиры итеп билгеләделәр. Моңа җавап итеп, Морат дустыбыз, үзенең сугышчан иптәшләре белән, дошман тылында яңадан-яңа батырлык үрнәкләре күрсәтте, фашистларга һич кенә дә тынгылык бирмәде...


    1942 елның 1 Май бәйрәмен партизаннар тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Иске Гута авылында уздырылган партизаннар хәрби парадында Морат Мостафин да катнашты. Парадны берләшмә командиры С.А. Ковпак һәм комиссар С. В. Руднев кабул итте. Киселгән агач төпләренә баскан килеш алар пехотачыларны, артиллеристларны, кавалеристларны бәйрәм белән кайнар котладылар.
    Бердәм «Ура!» тавышлары тыну белән, тынгылык белмәгән командир партизаннар алдына яңа бурыч куйды: «Украина җирендә дошман тылына тирән рейд ясарга!» Язгы юлсыз вакыт иде: ни арба, ни чана йөрми. Шулай да май урталарында Ковпак партизаннары, дошманнар белән сугыша-сугыша, борынгы Путивль шәһәренең стеналары янына килеп җиттеләр...


    24 майда, коеп яуган яңгыр астында, күзгә төртсәң дә күренмәслек төнге караңгыда, Сумы өлкәсенең Литвиновичи авылына кердек. Авыл халкы партизаннарны ачык күңел белән каршы алды. Шунда безгә Иске Шараповка авылына урнашкан дошман гарнизонын тар-мар итәргә фәрман килде. Инде мәгълүм хәбәрләр буенча, анда яхшы коралланган ике йөзләп дошман солдаты һәм офицеры булырга тиеш иде. Ә безнең партизаннарның саны аларның яртысы кадәр дә юк иде диярлек.


    – Кинәттән һөҗүм итәбез! – диде отряд командиры Василий Кудрявский. – Искәрмәстән һөҗүм итәбез икән, бу инде – ярты җиңү дигән сүз!..


    Яңгыр һаман коеп ява иде. Алдыбызда – Клевань елгасы. Төн инде таңга авышты. Иртәнге өчләр чамасы. Сызылып 25 майның таңы беленде. Шул яктыда – алда – Иске Шараповка авылындагы йорт-каралты күләгәләре күренә башлады. Елга аша җәяүләп кенә чыгарлык иске күпер бар иде. Дошман, партизаннар һөҗүм итәсен белгәндәй, елга ярларына миналар куйган икән – кинәт бик көчле шартлау тавышы яңгырады. Һава дулкыны дистәгә якын партизанны җиргә екты, туфрак катнаш мина ярчыклары әллә кайларга чәчрәде! Берничә партизан һәм отряд комиссары Оноченко шунда мәңгегә ятып калды...


    Шартлау тавышыннан дошман гарнизоны аякка басты. Искәрмәстән һөҗүм итү планы юкка чыкты.
    – ...Шулай да приказны кичекмәстән үтәргә кирәк! – диде командир һәм безне һөҗүмгә алып китте.
    Көн яктыргач, яңгыр туктады, күк аязды. Офык тирәсендә сирәгәеп калган болытлар чыгып килүче кояш нурларыннан кан төсенә керде.


    Иртәнге тынлыкны пулемет тыкылдавы бозды, минометлар дошман өстенә мина яудырырга тотындылар, өстебездән дошман ягына Ковпак артиллериясе снарядлары очты.


    Ләкин дошман партизаннарны барлык төр коралларыннан ут ачып каршы алды. Аяусыз сугыш кызганнан кызды. Тиздән безнең сирәгәйгәннән сирәгәя барган сафларыбыз чигенә башлады. Дошман безне урманга кысты. Ә урман – партизаннар оясы (крепосте), анда дошманнарга хакимлек итәргә юл куярга ярамый. Шулаен шулай да, ләкин... көчләр тигез түгел. Дошманнар инде безне камап алып, тәмам тар-мар итеп бетерер кебек иде...
    Шулвакыт кинәт дошман солдатлары арасында безгә аңлашылмаган ниндидер тәртипсезлек башланды. Немец солдатлары һөҗүм иткән җирләреннән, ни алга, ни артка йөгерергә белмичә, кинәт аптырап, каушап калдылар. Дистәләгән дошман, берьюлы диярлек, җиргә тәгәрәде. Гүя әкиятләрдә генә була торган ниндидер көч, безгә ярдәм итәргә теләп, гитлерчыларны үзенең дәһшәтле сулышы белән өтә, яндыра кебек иде.


    Моның сәбәбен тикшереп торырга вакыт юк иде. Партизаннар кинәт дәртләнеп киттеләр – пулеметчылар, минометчылар, уңайлырак позицияләр сайлап, дошманга көчле, бердәм ут ачтылар. Дошман солдатлары кырга сибелде. Безгә шул гына кирәк – тигез болын өстендә алар уч төбендәге кебек иде. Немецлар Иске Шараповка авылына чигенергә мәҗбүр булды. Урманда, кырда һәм яр буйларында аларның йөздән артык үле гәүдәләре аунап калды. Бик күп коралларны да кулга төшердек...


    Бу тигезсез сугышта безгә җиңү китергән төп сәбәпче кем, нәрсә булды соң? Без моны соңыннан гына белдек.


    ...Морат Мостафин, урман арасыннан үрмәләп, дошманның тылына чыга. Немец пулеметчысын атып үтерә дә, аның коралыннан һөҗүм итүче дошман сафларына төбәп ут ача.


    Партизаннарның бу җитди операциясен уңышлы башкарып чыгуга Морат Мостафинның кыюлыгы гаять зур ярдәм итте. Ләкин безнең шатлык озакка бармады: сугышның соңгы минутларында кадерле дустыбызны – батыр Моратыбызны дошман ядрәсе безнең арабыздан алып китте...
    Һөҗүм башланыр алдыннан гына, Морат миңа, сугыштан соң Сумы өлкәсенең Урта Буд районындагы Красичка авылына барып, авыр минутларда үзенә ярдәм кулы сузган украинлы дусларына рәхмәт белдерәсе килүен әйткән иде. Ләкин бу теләген тормышка ашыра алмады ул – Украина җирләрен азат итү өчен барган изге сугышта шәһит китте...


    Каһарман Морат Әхмәтсафа улы Мостафинны партизаннар берләшмәсенә нигез салынган тарихи Спадшань урманында – Туганнар каберлегендә җирләдек...


    – Ватан Сине бервакытта да онытмас, Морат! – диде командирыбыз Кудрявский. – Партизанга, сугышчыга, коммунистка, чын кешегә мәңгелек дан!..
    Партизаннар, винтовкалардан, пистолетлардан атып, өч тапкыр салют бирделәр. Залп тавышлары урман эчендә, батырлык кайтавазы булып, озак яңгырап торды...»
    Инде хәзер Морат батырның үзенә һәм аның якыннарына сүз бирик.

     Морат Мостафинның соңгы хаты
    «Дошман тылыннан хат. Барыгызга да сагынып кайнар сәлам! Сәлам соңында шул: үзем хәзергә исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Үзем, узган елның октябреннән бирле, дошман тылында фашист этләренә каршы көрәшне дәвам иттерәм. Көннәр җылыну белән безнең эшчәнлек аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана бара!


    Фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая кереп посарга урын таба алмыйлар. Без алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез. Ләкин ул кара җаннар хатын-кыз һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр. Әлегә без булмаган төбәкләргә барып чыгып, авылларны, барлык халкы белән бергә, утта яндыралар... «Партизан» исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала...
    Шулай итеп, без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, эшебезнең хаклыгына, җиңүебезгә ышаныч көннән-көн ныгый. Ярый, хуш, сау булыгыз (без хәзергә Украинаның Сумы өлкәсендә). Барыгызга да яхшыдан-яхшы теләкләр теләп калам. Тигез-тату, матур яшәгез һәм нык ышаныгыз: дошман якын киләчәктә безнең җиребездән үзенең соңгы сөякләрен алып качар. Шул чагында без дә ерак тылдан үзебезнең туган Кызыл Армиябезгә кайнар котлау сүзләрен юлларбыз! Рәхмәт – шул якты көнне якынайту өчен, картлар да, хатын-кызлар да, бала-чагалар да, бар да безгә бик теләп булышалар...


    Тирән дошман  тылында сезне сагынып хат язучы, ерактан торып булса да кулыгызны яратып кысучы улыгыз – партизан Морат. Хушыгыз! 2 май, 1942 ел». 

    «Җавап хаты килмәде» 
    Батырның бертуган сеңлесе Ләбибә ханым Мостафина-Умерова истәлекләрен барлыйк әле. Менә ниләр яза ул: «...Әтиебез – Әхмәтсафа Мостафин – укытучы иде. Пенсиягә чыкканның соңында үзебезнең Олы Кибәхуҗа авылында башта – агротехник, Бөек Ватан сугышы башлангач – колхоз председателе булып эшләде. 1943 ел җәендә авырып үлде. Әниебез – Зәйнәпбикә Мостафина – озак еллар безнең янда, ягъни кияве Тәүфыйкъ Умеров һәм кызы тәрбиясендә Әстерхан шәһәрендә яшәп, 1969 елда вафат булды. (82 яшендә иде кадерле кешебез, авыр туфрагы җиңел булсын!)


    Морат абыем 1916 елның 14 июлендә Олы Кибәхуҗа авылында туган. Техникум тәмамлагач, берничә ел укытучы булып эшләде – Саурыш, Олы Кибәхуҗа һәм Югары Кибәхуҗа авылларында балалар укытты, исеме һәрчак мактаулылар рәтендә йөрде. Аннан соң аны, мәкаләләр, шигырьләр язарга һәвәслеген, кешеләр белән тиз аралашучанлыгын күреп, Теләче районы газетасына эшкә алдылар. Армиягә дә Морат абыем шуннан китте.


    Аңарчы өйләнеп тә өлгергән иде. Махсус курсларда белемен күтәргәннән соң, политрук урынбасары булып хезмәт итте абыебыз. Аның турында авыл советына, колхоз идарәсенә, өебезгә берничә мәртәбә мактау хатлары да килде... Бик тырыш иде шул Морат абый!..


    Сугышның башыннан ук аны фронтка җибәрделәр. Озак вакытлар хат-хәбәре килми торды. Ниһаять, аның 1942 елның 2 маенда язган хатын алдык. Әлеге кош теледәй хат яраткан абыебызның безгә соңгы сәламе һәм изге васыяте дә булган икән...


    Морат абыемның ул хатына каршы җавап та язган идем. Әмма минем хатым, ни кызганыч, кадерле кешебезнең үз кулына эләкмәгән. Ул миңа кире әйләнеп кайтты. Хатымның буш калган урынына партизаннар отряды командиры абыемның батырларча һәлак булуы турында берничә җөмлә язган иде.


    Шуннан бирле Морат абыебыз турында бер хәбәр дә ишеткәнебез юк иде әле...
    Ерак Украинадан якын-газиз кешебез турында килгән яңа хат-хәбәр безнең һәммәбезне – Морат абыемның хәләл җефете, мөгаллимә Миңнемаһруй җиңгине, бердәнбер кызы Флүрәне, барлык туганнарны гаять нык шатландырды. Без Морат абыебызның яшьтән үлеп китүенә (нибары 26 ел яшәп калды бит ул фани дөньяда!) бик кайгырып еласак та, аның фашистларга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары турында ишетеп-укып, тирән дулкынлану, горурлык хисләре кичердек! 


    Абыебызны бик җылы итеп искә алып, аның туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган изге көрәштә ничек һәлак булуы, соңгы батырлыгы турында чын дөреслекне язып җибәргән украин дустыбыз Л. Е. Кизяга туганнарча кайнар рәхмәтебезне һәм чиксез ихтирамыбызны белдерәбез...»
    ...Әйе, украин дуслар татар егете Морат Мостафинның батырлыгын онытмыйлар. Сумы өлкәсенең Путивль шәһәреннән унике чакрым ераклыктагы Спадшань урманында, матур бер аланлыкта аңа һәм сугышчан дусларына мәрмәрдән һәйкәл куелган. Истәлек өчен шул һәйкәлнең фоторәсемен дә җибәргәннәр ерактагы якын дуслар Морат батырның гаиләсенә. Өстәвенә кунакка да чакырганнар, «Путивль шәһәрендәге крайны өйрәнү музеенда әтиегезгә кагылышлы стенд белән дә таныштырырбыз», – диеп язганнар алар Флүрә ханымга...

    Мәктәбенә кайтты батыр!..
    Бәхеткә, якташлары да зурлый Морат каһарманны! Заманында ул укыган һәм укыткан Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенә аның исемен бирдерү турында да күпләр кайгырткан. Әлеге авыл кияве – исеме алда зурлап телгә алынган мөхтәрәм профессор Васил Гарифуллин, заманында М. Мостафин чакыруы буенча Теләче район газетасына эшкә килгән һәм аның хәер-фатихасы белән тормышта үз юлын тапкан икенче бер зур шәхес – Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, фәлсәфә фәннәре докторы Яхъя ага Абдуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Мансур Газизов, батырларыбызның якты истәлекләрен мәңгеләштерү белән дә шөгыльләнүче яшь туристлар станциясе директоры Хәләф Нуретдинов, авылның үтә дә тынгысыз, эзләнүчән мөгаллимәләре Наилә Мөхәммәдиева, Гамбәрия Нигъмәтҗанова, Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Миннәхмәт Биктимеров һәм башкалар – әнә шундыйлардан. 


    Мәктәпкә Морат батыр исемен бирү тантанасына Казаннан да байтак кунаклар чакырылган иде. Шулар арасыннан каһарманның хәләл җефете Миннемаһруй ханым, кызы Флүрә ханым, кияве Нуретдин ага, аларның балалары Сания белән Марат, кияүләре Илдус, киленнәре Гөлшат, оныклары Илсур белән Азат, Айдар белән Айрат һәм башка туганнары-якыннары аерым бер игътибар-ихтирам үзәгендә булды. «Хәтер яктысы» дип исемләнгән бу очрашу барышында Морат батыр турында бихисап җылы сүзләр әйтелде, истәлекләр яңартылды. 


    Ахырдан, җыенның уртак фикерен чагылдырып, авылның иң абруйлы кешеләреннән берсе – Татарстанның атказанган механизаторы Гомәр ага Заһидуллин эшлекле тәкъдим белән чыкты:
    – ...Бөек Җиңүнең алдагы юбилеен каһарман якташыбыз Морат абый Мостафинга һәйкәл куеп каршылыйк, җәмәгать!.. Мәктәбебез ишегалдын нурландырып торсын ул... Без украинлы дусларыбыздан киммени?!


    Алдынгы мөгаллимнәрне, үткен каләмле журналистларны бүләкләү өчен районда М. Мостафин исемендәге махсус премия булдыру, Морат батыр призына спорт ярышлары үткәрү турында да кызыклы фикерләр әйтелде җыенда. Шунысы куанычлы, әлеге тәкъдимнәр район хакимияте башлыгы күңелендә дә теләктәшлек тапты.

    Чакырып тора изге урыннар...
    ...Олы Кибәхуҗа мәктәбенә данлыклы мөгаллим-партизан Морат Мостафин исемен биргәннән соң инде тагын бихисап ямьле язлар килде. Үткән еллар эчендә батырның якты истәлеген мәңгеләштерү буенча да байтак кына чаралар тормышка ашырылды. Һәр елны Җиңү бәйрәмендә, Хәтер һәм Кайгы көнендә, көзен исә 1 сентябрьдә – каһарманнарны Халыкара күләмдә искә алган чакта – Морат Әхмәтсафа улын иң беренче булып телгә алалар, аңа һәм башка яугир якташларыбызга атап, «Батырлык» дәресләре үткәрәләр.


    2003 елда дөнья күргән «Туган ягым – Теләче» дигән китапта да Морат батырга багышланган «Кайту» исемле очеркыма түрдән урын биргәннәр. 


    Бөек Ватан сугышы башлануның җитмеш биш еллыгын билгеләп үткән елда Олы Кибәхуҗада каһарманнарыбыз истәлегенә торгызылган мәһабәт һәйкәлне яңарттылар. Авыл җирлегенең яңа башлыгы Ирек Гали улы Заһидуллин алда телгә алынган Татарстанның атказанган механизаторы исемен горур йөрткән Гомәр атлы бабасының моннан байтак еллар әйткән үтенеч-теләген хәтерендә нык саклаган икән. Морат батырның сурәтен ясатып һәм аңа кагылышлы төп мәгълүматларны мемориал тактага яздырып, һәйкәлгә яңа төс – рухи яктылык иңдерде ул. 


    Зур хөрмәт дигәннән, 2013 елның июнендә Флүрә апа, улы Марат, килене Гөлшат, кызы Сания, оныгы Айрат белән Путивльгә – сөекле әтисе Морат Мостафин җирләнгән изге төбәккә баргач, шундый ук ихлас ихтирам-игътибар үзәгендә булганнар. Морат батыр һәм аның сугышчан дуслары мәңгелек тукталыш тапкан Спадшань урманындагы Туганнар каберлегенә дә алып барганнар. Шунда – әтисенә атап та куелган мәһабәт һәйкәл итәгендә озаклап догалар кылган, иң якын кешесе белән иркенләп сөйләшкән-серләшкән Флүрә апа. Путивль шәһәрендәге крайны өйрәнү музеенда да булып, Морат батырга һәм башка каһарманнарга кагылышлы экспонатлар белән дә ныклап танышканнар...


    Иң мөһиме: биредә татар халкының мактанычы булган Морат батырны онытмыйлар! Ул һаман да меңләгән күңелләр күгендә балкып яши...

    Фотолар:

    Мөгаллим, журналист, политрук һәм партизан Морат Әхмәтсафа улы Мостафин.


    Украинаның Сумы өлкәсендә Путивль шәһәре янәшәсендәге Спадшань урманында Морат Мостафинга куелган һәйкәл.


    Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылы мәктәбенә Морат Мостафин исеме бирелүгә багышланган тантана. 1990 елның мае.
     

    Шаһинур Мостафин

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"