-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Антисептикның зыяны да бар
Коронавирус сәбәпле, антисептикны барыбыз да кулланып карадык ахры инде. Әмма аны көнгә берничә тапкыр гына кулланырга ярый икән.
Президент идарәсенә караган 4 санлы поликлиника табиб-дерматовенерологы Настасия Вережникова антисептикларның тән тиресе өчен зыяны барлыгы турында "Риа Новости"га сөйләгән.
Кулларны сабын белән еш юуу, антисептик куллану аларның артык нык коруына, ярылуына китерә, ди белгеч. Тиренең саклау катламы зыян күрсә, тәнгә төрле бактерияләр үтеп керүе ихтимал. Нәтиҗәдә, кечкенә ярыклар, җәрәхәтләр барлыкка килә. Бу - контактлы дерматит билгеләре.
И.М. Сеченов исемендәге медицина университетының медицина фәннәре кандидаты, тире һәм венерик авырулар кафедрасы доценты Людмила Смирнова кулларны антисептикны көненә ике тапкыр гына кулланырга киңәш итә. Ул җәмәгатьчелек урыннарында булган кешеләргә генә тиеш икән.
Сабын белән кулларны тәүлегенә алты тапкырдан артык юмаска киңәш ителә.
Бүген Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы табылган
фото: пиксабай.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз