БАЛАЛАРЫН ПОДЪЕЗДГА КУЫП ЧЫГАРГАН
стәлдәге колбаса кисәген алып ашаган өчен!
Үги әтиләре 2 һәм 4 яшьлек ике баланы өстәлдәге колбаса кисәген алып ашаган өчен подъездга куып чыгарган.
“АиФ” хәбәр итүенчә, җан өшеткеч вакыйга Первомайк авылында булган. 28 яшьлек ир никахсыз хатыны белән исерткеч эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утырганнар. Хатын каядыр чыгып кергән арада, ач балаларның берсе өстәлдәге колбаса кисәген үрелеп алган. Моны күреп калган ир ярсып балаларны салкынга подъездга куып чыгарган. Өшегән сабыйларны күрше хатыны күреп калып үзенә алып кергән. Ярсыган ир 4 яшьлек үги улын кыйный башлаган. Хатынның полициягә шалтыратудан башка чарасы калмаган.
Әлеге вакытта ирне кулга алганнар, җинаять эше ачылган. Берсе туңган, берсе кыйналган балалар әлеге вакытта социаль-реабилитация үзәгендә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев