Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы
Бүген Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы уза. «Ислам фәннәре» юнәлеше буенча 23 студент диплом ала. Тарихи чыгарылыш тантанасы Спас районының Болгар шәһәрендә, академия урнашкан җирлектә уза. Чарада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин катнашуы көтелә.

фото: dumrt.ru
Студентларның фәнни эшләрен 30 июньнән алып 1 июльгә кадәр Оренбург өлкәсе мөфтие, тарих фәннәре кандидаты Альфит хәзрәт Шәрипов җитәкчелегендәге Дәүләт имтихан комиссиясенә тапшырганнар.
Академияның беренче студентлары Казан, Уфа, Мәскәү һәм Дагестан шәһәрләреннән килгән студентлар. Алар өч ел дәвамында ислам хокукларын, гарәп телен, әдәбиятын һәм Коръән дисциплиналарын өйрәнгән. Студентларга Россия һәм чит ил галимнәре белем биргән.
Болгар ислам академиясе уку процессын уздыру өчен матди-техник яктан тәэмин ителгән. Студентлар өчен 248 урынга исәпләнгән кунакханәдәге кебек бүлмәләр булдырылган. Шуңа өстәп академия укучыларны өч тапкыр бушлай тукландыра, яшәү урны бирә, һәм бушлай кием-салым комплекты белән тәэмин итә.
Студентларга өй эшләрен әзерләү өчен уңайлы аерым бүлмәләр каралган. Шулай ук компьютер аудиторияләрендә һәм китапханәдә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылган. Китапханәнең фонды 15 меңнән артык дини китап белән тупланган. Академиядә студентлар өчен ял итүне дә онытмаганнар. Көн дәверендә мини-футбол, баскетбол, өстәл теннисы, волейбол һәм йөзү секцияләре эшли.
Илүзә ИБӘТУЛЛИНА
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев