Логотип Идель
Язмалар

COVID-19НЫ УЗДЫРЫП ҖИБӘРГӘН ФӘНИС ҖИҺАНШАДАН КИҢӘШЛӘР

Әйе, әйе, без дә уздырып җибәрдек моны...

  Яраткан артистыбыз Фәнис Җиһанша да уздырып җибәргән икән коронавирус дигәннәрен. Вконтакте битендә "Covid-19 бик мәкерле!" - дип язуы да юкка гына түгел, башкаларга киңәш бирү максатыннан мөрәҗәгать иткән икән. Укып китик...

Менә бер атна инде дөнья гүзәллегенә һәм тормыш матурлыгына сокланып яшим.

Чын күңелемнән Сезгә дә шуны телим. Берүк, тамак кына авырта, узар әле, дип уйламагыз. Covid-19 бик мәкерле!

Минем тарих исә 1 июль, сайлаулардан кайткач башланды. Урамда туңдым һәм икенче көнне тамак авыртуны шуннандыр дип уйладым. Аннан баш авыртуына күчте. Йөткерү һәм температура булмагач, борчылмадым. Аптекага чыгып антигриппин алдым да, тынычландым.

3 көн буе тамак чайкыйм да, үлән белән чәй эчәм, чайкыйм да антигриппин эчәм, шулай итеп тамак белән баш авыртуы бетте. Алар белән хәл дә китте. 4нче һәм 5нче көннәрне бөтенләй тормадым. Урыннан гына каронавирус хакында укып яттам. Симптомнары туры килми кебек: коры ютәл юк, температура юк, сулыш алуым җиңел. Шулай да ашыгыч ярдәмгә заявка калдырдым.

"Скорый" урнына поликлиникадан табиб килде. Чөнки вызовлар бик күп, бер бригада 2 меңгә хәтле чакыру ала. ОРВИ, салкын тиюләрне без хәзер өстән күрсәтмә буенча ковидтан дәвалаган кебек дәвалыйбыз, диде.

Рецепт буенча, калдырган антибиотикларны алырга аптекага киттем. Баребер урамга чыктым бит инде дип, үземнең 7 нче поликлиникага да сугылырга булдым.

3 нче катка җиткәнче саунадагыдай тир бәреп чыкты, елга булып ага, сулыш алу авырлашты, кислород 92 гә төште (ансын соңрак белдем). Аллаһның рәхмәте яусын, дежурда торган Хәлимә Асхадулловнага, мазок алдыртты, үпкәләргә рентген һәм кт билгеләде.

Ә икенче көнне инде миңа телефоннан шалтратып, сезнең анализлар "положительный" бер кая чыкмагыз хәзер инфекционистлар шалтыратачак, барсын да аңлатачаклар, диделәр.

Аллаһның рәхмәте яусын инфекционист Гөлфия апага. Кызганыч, фамилиясен сорамадым. Көнгә берничә тапкыр шалтратып хәлемне белеп, гел киңәшләр биреп торды:

КИҢӘШЛӘР

- температурагыз күтәрелеп, сулыш алу авырайса, түзеп ятмагыз, срочно "ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз!

- табиб биргән даруларны, курсның ахырына хәтле эчәргә;

- с витамины һәм антивирус таблеткаларын кабул итегез;

- бүлмәләрне гел җилләтеп торырга, идәннәрне юарга, сөлгеләрне еш алыштырырга;

- корсакта йоклый аласыз, үпкәгә күнегүләр эшлисезме? Алар бездә бер кочак, сизенгәндәй, бик гадиләрен видеога яздырып монда да куйган идем (көлә);

- җиләк җимеш ашагыз;

- кан сыегайта торган препарат кабул итсәгез әйбәт һәм бик күүүп сыеклык эчәргә!;

Мин инде Гөлфия апаның хәтерен калдырмаска тырышып, имбир, лимон, өченче елгы катырылган карлыган, җиләкләр һәм үләннәрдән ясалган чәйне көн саен чиләкләп эчкәнмендер...

Бу фотодагы кызлар исә, кат-кат өйгә килеп, результатлар "отрицательный" булганчы мазок алучы шәфкать туташлары.

Татарстанда ялгыз яшәүче өлкәннәр исә 8(843) 598 3 598 телефонына шалтратып, кирәкле әйберләрегезне әйтә аласыз.

Дуслар, мин Аллага шөкер, дип әйтә алам бик җиңел һәм хәере белән узды. Сезгә дә, үзегездә салкын тию симптомнары сизсәгез, участок врачына мөрәҗәгать итәргә һәм билгеләнгән даруларны эчә башларга киңәш итәм. Соңга калсагыз үзегезгә авырга туры киләчәк. Больницаларда нихәл икәнен күреп торасыз.

Танышларымны да өйдә дәваланырга дип борып кайтардылар. Чөнки авыр хәлдәгеләр бик күп килә. 1 атна эчендә (үзләре дә сизми кала) үпкәләренә 70% зыян килүчеләр бар. Кайбер районнарда КТ аппаратлары булмау сәбәпле, үпкәнең ни дәрәҗәдә зарарланганын тулысынча ачыклый алмыйлар. Бу чир иң беренче чиратта шуңа бәрә. Әлбәттә, аны минем кебек сизмичә, аяк өсте генә дә уздырып җибәрергә мөмкинсез. Ләкин ничә кешене аяктан егарга, иң куркынычы, кабергә дә кертергә мөмкин!

Саклану чараларын беркем дә бетермәде. Маскалардан җәмәгать урыннарында йөрүдән тыймады! Вирусның көче артканын, аның йогышлы траекториясе зурайганын беләсез. Шуңа күрә өерелеп туй-мәҗлесләр уздырганчы, кино-театрларга барып утырганчы, яңа ачылган кибетләргә су буе чират торганчы, җәй уза коенмый калам, дип пляжга төшеп сузылып ятканчы кат-кат УЙЛАГЫЗ!

Авырмагыз, саклагыз һәм сакланыгыз! - дип язган Фәнис Җиһанша үзенең "Вконтакте" сәхифәсендә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Фәнис Җиһанша, коронавирус

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев