Логотип Идель
Язмалар

ОМСК ӨЛКӘСЕНДӘ КӨЗГЕ САБАН ТУЕ УЗАЧАК!

Чара программасында теләге булган һәркем катнаша ала.

Омск өлкәсендә көзге Сабан туе узачак, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Илдә һәм дөньяда эпидемиологик хәл аркасында, Сабантуй бәйрәмен уздырып булмады, анда авылдашлар, сыйныфташлар, дуслар һәм туганнар җыела иде. Көз - нәтиҗәләр ясау, үткәннәрне искә алу өчен менә дигән вакыт. Шуңа күрә Омск өлкәсендә татар халкының Сабантуй бәйрәменә багышланган чараны онлайн режимында үткәрергә булганнар.

«Чара программасында теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен гариза тутырырга һәм аны безгә җибәрергә кирәк. Без конкурслар уздырачакбыз, яраткан коллективларның һәм башкаручыларның концерт программасын күрсәтәчәкбез, котлаулар кабул итәбез», дигән оештыручылар.

БАРА-БАРА БӘЙРӘМ КАЛА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев