Логотип Идель
Язмалар

ВОЛОНТЕРЛАР ХӘРӘКӘТЕНДӘ ЯШЬЛӘР НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘ?

Яшьләр арасында ихтыярчылар хәрәкәте елдан-ел киңрәк таныла бара. Моны тәҗрибәле волонтерлар үзләре дә раслый. Рәсим Минһаҗевнең әлеге игелекле юлга басуына сигез ел. Бу хакта ул тулырак "Идел" журналына сөйләде.

    Рәсим Минһаҗев – Казан егете. Булачак табиб Казан дәүләт медицина университетының V курсында белем ала. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү егетнең канында. Шуңа күрә ул төрле оешмалар, волонтерлар хәрәкәте белән кызыксынып тора. Мөселман яшьләре форумына килеп кушылуының сәбәбе дә башкаларга ярдәм кулы сузу теләгеннән килеп чыккан. 2013 елда Рәсим Универсиадада волонтер булып теркәлә һәм беренче чирканчык ала, тәҗрибә туплый. Шулай әкрен-әкрен генә ихтыяри булышучыларның алымнарына төшенә. Республикакүләм ифтарларда катнаша, нинди проектларда аның ярдәме кирәк, шуларга үзен тәкъдим итә башлый. Күпбалалы гаиләләрдән алып, җөмһүрият масштабындагы проектларга кадәр кушылырлык көч-дәрман таба.

Яшьләр арасында ихтыярчылар хәрәкәте елдан-ел киңрәк таныла бара. Моны тәҗрибәле волонтерлар үзләре дә раслый. Рәсим Минһаҗевнең әлеге игелекле юлга басуына сигез ел. Бу хакта ул тулырак "Идел" журналына сөйләде.

Сөембикә Саттарова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укый. Бу кыз вакытын исраф итмәс өчен, җәмгыять эшләрендә катнашырга, дуслары белән очрашырга һәм сәяхәт кылырга ярата. Арчаның Мәмсә авылында әни, әби-бабай тәрбиясендә үскән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кадәр Казан педагогия көллиятендә белем алган.

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/volonterlyk-kilchkk-investitsiya
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев