Логотип Идель
Язмалар

ЗӨЛФИЯ ВӘЛИЕВА: "Ун көн куркыныч төш кебек узды..."

Мин гадәттә бик сирәк авырыйм. Авырсам да, иң күбе өч көн ятам һәм савыгам.

Коронавирус К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиеваны да аяктан еккан. Бу хакта берникадәр вакыт дәшми торганнан соң, ул инстаграм битенә барысын да сөйләп видео урнаштырды.

Дәшми кала алмыйм. Ун көн - куркыныч төш кебек узды. Бу авыруның минем организмга ничек йогынты ясавы турында сөйләргә, сезне кисәтергә булдым, дип башлаган ул сүзен.

Зөлфия Вәлиева коронавирус барлыгына башта шикләнеп кенә карый, шуңа күрә саклану чараларын күрми дә диярлек. Миф кына дип уйлап, авырмыйча яшәгәндә генә чир аңа да йога.

Мин гадәттә бик сирәк авырыйм. Авырсам да, иң күбе өч көн ятам һәм савыгам. Ә бу очракта алай булмады! Барысы да җитди, вакытында дәваланырга кирәк. Даруханәдә кирәкле даруны табу кыен, ләкин мөмкин. Мондый авыру кыяфәтем өчен (видеода) гафу итегез, тиздән матур булачакмын, - дип инстаграм язылучыларына сәламәтлек теләгән артист.

Бу темага укыгыз:

АЯКТАН ЕККАН ВИРУС: Илназ Сафиуллин гаиләcе белән авырый...

Салават Фәтхетдиновның хатыны ни хәлдә?

КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУЧЫЛАР САНЫ ТУРЫНДА КЫСКАЧА ХИСАП

КОРОНАВИРУС КАЙЧАН БЕТӘ? ВИРУСОЛОГ ҖАВАП БИРДЕ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев