Айзирәк Гәрәева, блог тег белән яңалыклар
-
5 марта 2020 - 09:22
Каен суы
Беркөн Казанда иртә таңнан мәхшәр булган, күрмичә калганмын, гәрчә үзем бик иртә йөрим дә кебек. Ярый, күрмичә калу бер хәл, ул турыда кичке сигездә ишеттем! Эштән кайтып барганда гына әле. Кондуктор каршымда утырган илле яшьләр тирәсендәге пөхтә татар апае янына килде дә берничә тимер ун сумлык сузды.