Кариев театры, премьера, сезон, корт тег белән яңалыклар
-
5 сентября 2020 - 13:20
ИКЕ КАНАТЛЫ КӨНЧЕ «КОРТ»
Пандемия безнең тормышка килеп кергәннән бирле, театр ишекләренең кайсы якка ачылганын оныта башлагангамы, кичә Кариев театры бинасы каршында озак кына басып тордым. Ни дисәң дә, театрның 33 сезонына – “Корт” спектакленә дип әзерләнеп килдем бит. Спектакльнең фәлсәфи комедия икәнен белгәч, кәеф күтәреләчәгенә ышанган идем. Ләкин театрлы кичем күз яшьләрсез дә узмады. Анысы турында соңрак...