Логотип Идель
Мәдәният

ИКЕ КАНАТЛЫ КӨНЧЕ «КОРТ»

Пандемия безнең тормышка килеп кергәннән бирле, театр ишекләренең кайсы якка ачылганын оныта башлагангамы, кичә Кариев театры бинасы каршында озак кына басып тордым. Ни дисәң дә, театрның 33 сезонына – “Корт” спектакленә дип әзерләнеп килдем бит. Спектакльнең фәлсәфи комедия икәнен белгәч, кәеф күтәреләчәгенә ышанган идем. Ләкин театрлы кичем күз яшьләрсез дә узмады. Анысы турында соңрак...

Пандемия безнең тормышка килеп кергәннән бирле, театр ишекләренең кайсы якка ачылганын оныта башлагангамы, Кариев театры бинасы каршында озак кына басып тордым. Ни дисәң дә, театрның 33 сезонына – “Корт” спектакленә дип әзерләнеп килдем бит. Спектакльнең фәлсәфи комедия икәнен белгәч, кәеф күтәреләчәгенә ышанган идем. Ләкин театрлы кичем күз яшьләрсез дә узмады. Анысы турында соңрак...

Бинага керү белән, фойеда яңгыраган музыка моңа кадәр мин театрда тоймаган мохит тудырган иде. "Just Brass Band" төркеме егетләре икән ул – сезон ачылышына килгәнне сиздереп торучылар.

- Без бит яшь тамашачылар театры, шуңа яшьләрчә итәргә тырыштык, дип таныштырып китте Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова. 

Ә аннары инде барлык “маскалы” тамашачылар җыелышып, тамаша залына үтте. 

"ФӘНӘВИЛ АРАБЫЗДА ЙӨРИ КЕБЕК"

Мин тамашачы буларак спектакльләргә еш йөрсәм дә, нигәдер пьесаның авторы турында уйланганым, аның шундый тирән мәгънәле әсәр язганы өчен мактап утырганым юк иде. “Корт” спектакле мине автор – Татарстанның халык артисты, драматург, мәрхүм Фәнәвил Галиев белән якыннан таныштырды. Әйе, мин пәрдә ачылып ябылганга кадәр ул тудыра алган фәлсәфи комедия турында уйландым, аның турында тагын-тагын күбрәк беләсем, аның спектакльләрен карыйсым килде. Ә бит кичәге чарада да аның турында шундый җылы, истәлекле сүзләр әйтелде. Спектакль эчтәлегенә “чумганчы”, иң элек Фәнәвил Галиев турында ишеткәннәремне язып үтәсем килә.

Данил Салихов, Язучылар берлеге рәисе, драматург:

- Фәнәвилнең тәүге, бик яраткан әсәрен, 89 елларда Мотюшинодагы актерларның ял йортында укыган идек. Шунда аны безнең Татарстаннан гына түгел, читтән килгән режиссерлар да, актер, драматурглар да бик матур кабул иттеләр – шулай дөньяга чыгып китте Фәнәвил. Беренче тапкыр әлеге әсәр Чаллы драма театрында куелды. 

Фәнәвил ул бар яктан талантлы кеше иде. Ул Тинчурин театрында режиссер вазыйфасын үтәде.

Тормышын театр сәнгатенә бирелешен күчмә театрдан башлаган иде, аннары Кариев театры артистына әверелде. Театрны алар халыкка чыгарган беренче актерлар. Бүгенге әсәрдән генә карагыз, ике сүз җитә – Эчеңдәге корт бетмәсә, ул бакчага чыгып йөри башлый.

Рабит Батулла, язучы, драматург:

- Мин заманында күчмә театрда (Тинчурин театры) баш режиссер булып эшләдем. Репертуар оештырырга кирәк – заманави пьесалар юк. Театрда ике артистыбыз ике пьеса язган. Берсе – Данил Салихов, икенчесе – Фәнәвил. Кызык вакыйга булган иде ул. Икесен дә репертуарга керттек. Беренче дебютлары шунда булды аларның.

Фәнәвилнең иҗаты ике канатлы: берсе – драма, икенчесе - комедия, сатира. Фәнәвил вафат булса да, безнең арада. Ул ике канатта оча. Драма һәм комедия канатында. 

Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты, режиссер:

- Һәр драматургның, беренче өмет чаткысы кабыныр өчен, үзенең театры булырга тиеш. Күчмә театрга рәхмәт – танылган драматург тудырдылар. Фәнәвил милли тормышыбызга таянып, бүгенге көн проблемаларын күтәреп, пьеса тудырды, ә аларда кабатланмас татар кешеләре чагыла.

Гүзәл Сәгыйтова, Кариев театры директоры:

- Бүгенге кичәне дәртле музыка белән башлап җибәрдек, без озак тын алыштан соң очрашуны билгеләргә теләдек. Фәнәвил ул яшь күңелле, дәртле, җор телле иде. Аның кичәсендә сагышланып утырасы килмәде.

ЭЧТӘГЕ КОРТ КУРКЫНЫЧРАК

  Спектакльне эчтәлегенә килгәндә, беренче күренештә без тынгысыз һәм бик эшчән авыл кешеләренең диспансеризация үтәргә чират торуларын күрәбез. “Биш минуттан кабул итә башлыйбыз”, - дип торган шәфкать туташы да, чиратта минут-секунд саен бер урында тыпырчынган, янәшәдәгеләр белән инде талашып та өлгергән мизгелдә әсәрдә ни дәрәҗәдә актуаль проблеманың ярылып ятканын аңлыйсың. Бер яктан “Мин дә хастаханәдә шулай озак чират торам бит!” – дип уйлансаң, икенче яктан Фаил Шәфигуллинның “Чират” фельетонын исеңә төшерәсең. Ул гына да түгел, вакыйгалар барышында, әлеге кешеләрнең һәр җәе бәрәңге уңышы өчен колорадо коңгызы белән көрәштә узганын беләсең. Чиратта басып торучылар арасында чыккан бәхәс тә шул кортка килеп тоташа. Ә иң кызыгы һәм гаҗәбе – бу зәхмәт Хәйдәр (Илфат Камалиев) бакчасын урап уза. Шуңа күрә аның юк-барга исе китми, самокатында тыныч кына медосмотрга килүен белә. Без шул вакытта комедиянең ни өчен “фәлсәфи” дип аталганын уйлый башлыйбыз.

Хәйдәрнең үз-үзен тотышында, гамәлләрендә акыллы ир-ат икәнен күрәбез: ул, бернигә дә карамыйча, сигез сутый бакчасында бәрәңгесен үстерә, күршеләренең янап сорауларына да кызып китми – үзен тыныч тота. “Кычкырып йөреп, бер ни ота алмыйсың”, - дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек биргән бу эпизодта шундый сүзләр истә калган: “Сезнең бакча илле сутый, минеке – сигез генә. Колорадо конгызы мине ач калмасын диядер. Ә сезнекен бит ашап бетерергә шактый озак!”

Бу сүзләр, билгеле, күршеләр канын тагын да кыздыра. Алар Хәйдәрне ниндидер зур сер саклый дип уйлап, кортлардан арыну чарасын сорый башлыйлар. Ә мескен Хәйдәр ни әйтсен – барысы да гади бит!

Спектакльдә үзе белән проблема йөрткән һәм бик әһәмиятле роль -  Саҗидә әби бар. Аны Фәнәвил Галиевның тормыш иптәше – Әминә Галиева башкара. Саҗидә карчыкны, бер караганда, үз алдына карап йөрүче типик кеше дип уйлыйсың. Ләкин авторның әйтәсе килгән фикерен, ә бәлки спектакльнең төп проблемасын да әлеге герой авызыннан ишетәбез. Тагын бер игътибарга лаеклы деталь - әбинең һәрдаим язып бара торган дәфтәре.

Хәтере начарайган карчык ишеткән һәм мөһим дип санаган сүзләрен шунда теркәп бара. Иң кызыгы - башта аңа артык игътибар бирмисең, ләкин тора-бара дәфтәрнең нинди зур роль уйнаганың аңлыйсың. “Кайгыны аны чыгарырга кирәк, шул вакытта газап та онытыла”, - ди Саҗидә әби Хәйдәргә, ни өчен аның сөйләгәнен дәфтәренә язып барганын аңлатып.

Аннары, пьесаның исеменә җисеме туры килүен дә без әлеге образ аша беләбез. 

Корт - беренче күренештә бәрәңге бакчасын баскан колорадо коңгызы буларак кабул ителә, шул вакыйгада кайнаган күршеләрнең бер-берсеннән, ә бигрәк тә Хәйдәрдән көнләшүләрен дә, аларның эчтәге кортларын да сурәтли икән бит! Алар бакчаларындагы кортларын да күршеләренекенә җибәреп карыйлар, төн җиттеме, Хәйдәрнең супер-тәҗрибәсен карарга җыелалар, ә нәтиҗәдә “ярык тагарак  тотып”, шул ук кортлы бәрәңге бакчасына кайтып китәләр.

Хәйдәр колорадо коңгызыннан ничек котылганын аңлатып караса да, тегеләр аның СПИД йоктыра алмаган канын, һәм башка әллә нинди сәбәпләрен уйлап чыгаралар. 

Күршеләр корттан котылу белән мәш килгәндә мәхәббәт линиясе дә күзгә күренә башлый: баксаң, Хәйдәрнең яшьлек мәхәббәте - Сәлимәнең (Энҗе Камалиева) кызы Рәмилә (Альбина Гайзуллина) кырык яшьлек иргә гыйшкы йөртә икән бит! “Кит инде! Болар арасында мәхәббәт була алмый!” - дип күпме сүгеп утырсам да, мәхәббәтнең яшен сорамавын шул мизгелдә аңладым кебек. Хәйдәр әлеге яшь кызда Сәлимәнең күзләрен, матурлыгын күрә, үзе дә кызга битараф булмый. Аларның яшерен генә бер-берсен күзләве, талгын көйгә әйләнгәләп алулары романтик хис тудыра. 

Алардан соң икенче мәхәббәт күгәрченнәре бар - Дамир (Дилүс Хәкимҗанов) белән Әнисә (Рузанна Хәбибуллина). Алар - типик хәзерге заман яшьләре: егетне автор “бозау” итеп сурәтләгән, ә кыз - әрсез! Үзе үк егет уйлаганны авызыннан тартып ала. Әти-әниләре аларның кавышуларына каршы булуга карамастан, хәйлә аша чыгу юлын таба яшьләр. 

Әйткәнемчә, спектакль фәлсәфи фикерләргә бай. Ә ул фикерне - беркемгә зыянызыяны тимәгән, тыныч кына гомер иткән Хәйдәр йөртә. Аны күршеләренең бакчасы да кызыксындырмый, дөнья мәшәкате дә кирәкми аңа - бары тик күңеле тыныч булса, шул җитә. Бәлки шуңа күрәдер, үз бәхетен дә таба ир. “Бәхет тынычлыкны ярата”, - диясе килә бу урында. Эчтәге бөтен кортларны коеп, беркемнән дә көнләшмичә, рәхәт яшисе килә башлый. Нәкъ менә шул мизгелдә күзгә яшь килә...

Спектакльдән соң мин тыныч күңел белән кайтып киттем. Мөгаен, минем кебекләр күп булгандыр. Театр үзенең сезонын әнә шундый фәлсәфи комедия белән башлап җибәрде.

Тамашачыны “кортсыз” сезонга әзерләве дип кабул иттем мин моны.

фотолар: Рәмис Нәҗмиев

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: кариев театры, премьера, сезон, корт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев