Логотип Идель
Заман

Рабит Батулла: «Хатын-кызны гел зурлап яздым»

Аның белән сөйләшеп утыру – үзе бер дөнья, мәгънәле кино караган кебек. Ак сакаллы каләм әһеленең һәр сүзе тәмле, камил, чын татарча. Һәр татар анда үз бабасын таный, ил агасын күрә. Халык язучысы Рабит ага Батулланың сиксән яше ишек шакыган көннәрдә… хатын-кызлар турында сөйләшеп утырдык. Аңа гына хас нечкә юмор, тирән борчылу һәм гамьле уйлануларын укучылар хозурына да тәкъдим итәргә булдык.

IMG_1134

Рабит абый, дөньяны хатын-кыз басып алды, дип әйтәләр.

 Хак сүзләр. Үзем уйлап чыгарган мәкаль, Нәкый Исәнбәттән дә таба алмассыз аны: «Ачыла барган саен хатын-кызның гаурәте, кими бара ирләрнең гайрәте». Нәрсә дигән сүз бу? Хатын-кызлар кайчандыр тәннәрен бераз гына ачалар иде, хәзер инде шәп-шәрә. Ә ирләрне кызыктырмый, чөнки ирләр көчсез. Нәкый абый: «Элек кул чугы, йә булмаса итәгеннән бәләкәй генә аягы күренеп алса да, сөясе килә», – дип сөйли иде. Хәзер чишенеп тә ташлыйлар, тик рәт юк. Монда хатын-кыз гаепле дә түгел… Ире гайрәтсез булгач, нишлисең, физиологик таләпләр бар бит. Элек матриархат булган, ана кануны, Анабаш җәмгыяте. «Сак белән Сок» бәетендә ул ачык күренә. Ана каргый, җитәкли, орыша, үзе фаҗигагә тара… Атаның хокукы юк, нишләп каргадың, дип тә әйтә алмый, бичара. Хәзер менә яңадан шул чорга кайттык. Элек ирләр мал тапкан, хуҗа булган. Хатыны йөгереп кенә йөргән, дүрт хатыны булса, барысы да тыңлаганнар. Революциядән соң ирекне яуладык та, хатын-кызга лом, көрәк тоттырып, үзебез куен дәфтәре белән алар эшләгәнне язып йөри башладык. Советлар вакытында бөтен тимер юл буйлап хатыннар эшләде. Сугыштан соңгы елларда аеруча азды хатын-кыз. Ирләрнең яртысы яу кырында ятып калды, кайтканнарының күбесе гарип иде. Ирләр булмагач, ат җигү, урман кисү, печән чабу хатын-кыз өстенә төште, алар иршәкләнә, ягъни ир рәвешенә керә башладылар. Шуннан аракы эчү, тәмәке тарту китте. Әтәче гайрәтле булмаган тавык әтәч булып кычкыра шул. Хатын-кыз безнең кулдан дилбегәне, чыбыркыны алды, хәзер руль дә алар кулында. Әхлак та нык үзгәрде. Әби әйтә торган иде, ахырзаман алдыннан бер иргә утыз хатын туры килер, дип. Минемчә, хәзер бер иргә егерме сигез хатын туры килә. Чын ирләр бик аз. Калганнарның үзләренә ир кирәк. Әхлаксызлыкның иң югары ноктасына менеп, аяк селкеп утырабыз хәзер. Ничә тапкыр ир, хатын алмаштыру мактанычка китте. Уйнаштан бала табу – горурлык. Әле җитмәсә хөкүмәт тә акча биреп тора, әхлаксызлыкка юл ача. Бернинди дингә дә сыймый бу, безнең җәмгыятькә генә сыеша.

Хәзер театрга да хатын-кызлар гына йөри шикелле. Сәнгать тә хатын-кызларның ныклы кулларына күчеп барамы әллә?

Элек хатын-кыз рольләрен гел ирләр уйнаган. Чөнки хатын-кызга гаурәтен күрсәтергә ярамаган, шамакайлык саналган. Хатын-кызны оста уйный торган ирләр булган. Инде хәзер ирләрне хатын-кыз уйнар чак җитте. Чөнки ир кеше юк. Клубларны гына карагыз, тамашачыларның туксан тугыз проценты – хатын-кызлар. Ирләр залга керми, салып килеп, ишек катында гына тора. Тамашаны хатын-кызлар гына йотлыгып карап утыра. Театрларда да шул хәл. Йомшак характерлы берничә ир килә хатынына ияреп, калганы керми. Без барыбыз да хатын башмагы астында, балакайларым. Акыллы хатыннар иренә буйсынган булып кылана да, үз эшен эшли. Дуамал ирне шулай җиңсәң генә. Балалар бар бит әле. Бер-береңне яратмаган очракта да, балалар унсигезгә җиткәнче аерылышырга ярамый. Иң беренче чиратта бала мәнфәгатьләре, ихтыяҗлары кайгыртылырга тиеш. Бу – канун! Аерылашалар да бала ятим үсә. Аннан ят ирләр ташый хатын, бала бит аны күрә. Гарип тәрбиялибез булып чыга.

Ә әдәбият ничек? Борчылырга урын бармы?

Әдәбиятта да шулай. Карагыз, нинди шагыйрәләребез бар! Лена Шагыйрьҗан иҗаты җебеки ир шагыйрьләрнең егермесенә торырлык. Чөнки ирләр шагыйрь буларак та пассивлашты. Хәзер драматургия дә хатын-кызлар кулына күчеп бара.

Тик мин үзем, әдәби әсәрләремдә хатын-кызны менә сезнең каршыда сөйләп утырганча сурәтләмәдем. Бәлки ул минем алымымдыр, бәлки әхлагымдыр. «Юл буенда зәңгәр чәчәк» – хатын-кызга һәйкәл, дип язып чыктылар. Сөембикә – бик зур мактауларга иреште. Менә ул мин зурлаган хатын-кыз образы җыелмасы нинди булырга тиеш! Кабахәт хатыннар минем әсәрләрдә бик сирәк.

Кәрим Тинчурин хатыны – мәшһүр Заһидә Тинчурина турында зурлап язуыгыз өчен дә рәхмәт, Рабит ага. Тагын кем турында язар идегез?

Танылган татарларның хатыннары арасында төрлесе бар. Мәсәлән, Муса Җәлил хатыны, Җәлил кыйналган вакытларда исемен алмаштырды. Мин аны гаепләмим. Җай туры килгәндер, Мусадан калган баласы бар бит әле аның. «Сатлыкҗан» дигән сүз – бик зур сүз бит. Галимҗан Ибраһимов хатыны Өммегөлсем авыру ирен ташлап качкан. Ул бит зур галим, язучы, депутат, хөкүмәт әгъзасы! Әмма Ялтада чакта чирле Галимҗанны ташлап, кырым татарына кияүгә чыккан. Хурлап язасымы? Ә менә Тинчурин хатыны никадәр генә КГБга чакырып басым ясасалар да, исемен алмаштырмаган. Эшсез интегеп йөргән, ач торган. Атагыз исеменә кайтсагыз, теләсә нинди эшкә урнаша аласыз, дигәннәр. Юк, адым саен исем алмаштырырга теләмим, ди. Менә өч хатын. Өчесе дә мәшһүр кешеләрнең хатыны. Төрлесендә төрле әхлак. Кайвакыт даһи кешеләрнең начар якларын күрсәтмәскә кирәк, диләр. Ә менә Ибраһим Нуруллин Тукайның бар якларын да язуны кирәк санады. Ленинны да Аллаһ урынына күрдек бит, шуннан ни? Кумирлар җимерелеп төшүчән. Күрәсең, кумир – татарның «күмер» дигән сүзеннән алынгандыр. Шырпы булмаган чакта сугыш вакытында күршегә күмергә керә идек бит. Таба белән каплап алып чыгабыз. Ул күмер безнең өчен кумир! Язаргамы кимчелекләре турында? Әлбәттә, дәреслекләрдә булырга тиеш түгел, әмма романнарга кертергә кирәк.

Бер әңгәмәдә, язучы ир-атлар салып алса, хатын-кызлар белән булган маҗаралары белән мактана башлый, шунда ике генә язучы сүзгә кушылмый, дигән идегез.

Зөлфәт белән Равил Фәйзуллин. Мин аларны җегеткә саныйм. Ир кеше беркайчан да башка ирләр белән утырганда хатыннары турында сөйләргә тиеш түгел. Беркайчан да! Яхшымы, яманмы, хыянәт итәме… Ул трагедияне йотарга тиешсең. Хатын темасы табу булырга тиеш. Үз хатының турында сөйләү – бөтенләй гөнаһ. Әнә теге бара бит, мин аны «сапладым», дип сөйләшүчеләрне яратмыйм. Ул бит ике кешенең сере. Аны өченче кеше белергә тиеш түгел. Син аны сатасың бит, пычратасың, димәк, син үзең дә пычрак кеше. Этика дигән әйбер тәрбиядән килергә тиеш. Хатын-кызга мөнәсәбәттә дә балачактан ук тәрбияләнү кирәк. Мин хатынны мактамыйм. Беренчедән, тартып алырлар, дип куркам. Әгәр хурласам, әңгәмәдәшем сөенеп утырачак, чөнки аның да хатыны кабахәт булуы ихтимал. И миндә генә түгел икән, диячәк. Хатынны мактарга да, хурларга да ярамый. Бу – тәрбия. Яхшы кеше атын мактар, яман ир хатынын мактар, ди. Минем хатын әйбәт дисәң дә, соңыннан әйбәт түгеллеге ачыла бит инде аның барыбер.

Рабит абый, сәхнә, сәнгать турында сөйләштек тә… Ике улыгыз да сәнгать кешесе булуны ничек кабул иттегез?

Моңа каршы булдым. Бишенче сыйныфта укыган чагы Нурбәкнең. Авылдагы йортыбызда. Җәй, матур, кич… «Әти, мин балетка китәм», – ди. Ул бит бик авыр хезмәт, урман кис, яхшырак булыр, дим. Менә имәнне аударасың да, Аллага шөкер яхшы якка ауды дип, утырып тәмәке тартасың. Ә балетта синең тәмәке тартырга да мөмкинлегең булмаячак. Бик авыр ул. Иртәдән үк репетициядә, аннан спектакльдә кеше хатынын күтәреп йөриячәксең. Өйгә кайткач, үз хатының күтәрергә көчең калмаячак. Алың-ялың, бәйрәмең, якшәмбең дә юк, гел сәхнәдә, корпоративларда, гастрольләрдә булачаксың. Менә сиңа өч көн вакыт бирәм, уйла әле, дидем. Яттык. Таң белән уянып китсәм, Нурбәк терсәгенә таянып тәрәзә каршында утыра. Сандугачлар тавышын тыңлый микән бу дисәм, уйлыйм бит әле, ди. Уйладыңмы соң, дим. Уйладым, әти, балетка китәм, ди. Шуннан башланды… Әнисе ике көнгә бер чүәк тегә, туза теге, сатуда юк. Берәр җиргә барса, балет чүәге эзлибез, ярдәм итәбез моңа. Концертларына барабыз, дәресләренә кереп утырабыз, спектакльләрендә катнашабыз, аның өчен җан атабыз. Үзе сайлады, үзе егылган бала еламас. Мин әгәр дә каеш алып, китмисең, дисәм, бәлки күңелен сындырган булыр идем. Бик яхшы укыды. Икенчесе режиссер булам, диде. Алайса син дә абыең укыган балет мәктәбенә бар, дидек. Анда югары сәнгать буенча тирән белем бирәләр. Режиссер әдәбият, сәнгать, музыка, психология рәсем сәнгате белән дә нык таныш булырга тиеш. Кытайда укып кайтты, аннан Мәскәү кино мәктәбен тәмамлады. Ул хәзер кинорежиссер. Кыска метражлы фильмнары кинофестивальләрдә дә урыннар алгалый. Бүгенге көндә унҗиде серияле фильм төшерә. Иң беренче зур эше! Уңышлы чыкса, тагын да үсәчәк, юк икән – ул аңа тәҗрибә. Ике улыма да егерме биш яшькә кадәр тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә һәм өйләнмәскә куштым. Шулай эшләделәр дә. Ир кешенең егерме бишкә кадәр бәдәне ныгый, уналты яшьтән аракы эчә башласа, бәдәнне сыегайта. Тәмәке тарту да шулай ук. Өйләнү мәсьәләсендә дә… Унсигез яшьтә торырга урыны да юк бит. Нурбәк Петербургта укып ятканда, нәкъ туган көне шылтыратты. «Әти, миңа егерме биш тулды», – ди. Ә, улым, әйбәт булган, ләкин әле ул аракы эчә башларга дигән сүз түгел, дим. Ә өйләнә аласың, дидем, өйләнде. Менә хәзер оныгыбыз бар.

Сезне күпләр үз бабасы итеп кабул итә. Телевидениедә «Батулла дәресләре»н алып баруыгыз да моңа этәргеч булгандыр. Шулай да берәр төбәккә чыккач, танымаган очраклар бармы?

Таныйлар. Мин масаерга яратам анысы, ләкин шул сыйфатымны яшерергә тырышам. СССР Язучылар берлеге кенәгәсе алгач, бер яза башлаучы минем кенәгәне карап торды да, и-и миңа да шуны алырга язсын иде. Нишләр идең, дим. Бу бөтен җиргә үтү кәгазе бит, колхоз рәисләренә күрсәтеп, бушлай ашап ятар идем, ди. Мин беркайчан да алай кулланмадым. Киресенчә, сезне кемгәдер охшатам мин диючеләргә, әйе шул, мине Батуллага охшаталар, рәхмәт, яхшы кешегә охшатасыз, дип китәм.

Сәгатьләр белән пәкеләрегез коллекциясе шактый тупланган икән. Бу мавыгу кайчан башланды?

Бака сыннары да җыям әле, әнә тәрәзә төбен карагыз. Бервакытта да сәгать сатып алган булмады. Барысы да бүләк! Пычак белән пәкеләргә мәхәббәт каннан килә. Без – сугышчы балалары. Татарның коралга тартылуы табигый. Кайнешкә пәке бүләк итү йоласы да бар бит. Заманында ханнарның малайларына затлы саплы хәнҗәр бүләк иткәннәр. Борынгыдан килгән йола! Нәкый ага Исәнбәт тә пәкеләр җыя иде, егерме-утыз пәкесе булгандыр. Аның гел кирәге чыга. Юлда чаңгы бавы, йә булмаса, атның камыты-фәләне өзелсә, кесәңдә пычагың булмаса, нишлисең? Мин бүгенге көндә дә чалбарның арт кесәсенә пәке тыкмый чыкмыйм. Пычак – татарның җаны булырга тиеш. Минем үземә дә җизниләр пәке бүләк итте. Бу – йола кыйпылчыгы.

Китапларыгыз да күп икән…

Роберт Миңнуллин белән Разил Вәлиев китапханәсе белән чагыштырганда, бу – чүп. Миндә иң кирәкле китаплар гына. Мактана алмыйм. Урын җитмәгәч, авыл китапханәләренә дә тараткаладым. Бер өлеше мин язган китаплар гына (Рабит абый телефоннан сөйләшкән арада санадым – нәкъ 71 китап! – Авт.), болары – минем мәкаләләр дә, берәр әсәр басылган китаплар. Ун том Коръән китабы. Күп эшләнде. Хәзер вазифам башка – беркайда басылмаган язмалардан ун томлык чыгарасы бар. Аннан бастырырга әйберем юк. Мин эшләп бетереп киттем сезнең өчен. Калдырдым – теләсә нишләгез.

IMG_1137

«Коръән» тәфсирен язучы буларак, бер соравым бар. Рабит абый, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә ишан өшкерү белән мавыга. Хәзер дә сихер, бозым бар дип, күп кенә хатын-кызларыбыз билгеле бер кешеләргә өшкертергә йөри. Моңа мөнәсәбәтегез ничек? Үзегез өшкерәсезме?

Юк. Мин андый нәрсәләргә ышанмыйм. Экстрасенсларга да, ырымнарга ирония белән генә карыйм. Оста психологлар! Чегәннәр ничек алдый белә. Алар балаларын да психологик яктан алдарга өйрәтә. Әни белән берсендә бет базарына (толкучка. – Авт.) чыккан идек. Бөтен студент кызларны урап алганнар, алданалар бичаралар. Менә ун тиен генә куй, куя, аннан бөтен стипендиясен чыгарып бетерә. Миңа килә берәү: «Ой красивый…» – дигән була. Мин үземнең «красивый» түгеллегем чамалыйм. «Киләчәгең әйтеп бирәм», – ди. «Алайса минем сиңа бер тиен дә бирмәячәгемне ник белмисең?» – дигәч, китте дә барды. Нигә ызгышып, вакыт әрәм итеп торсын ул. Мин Аллага гына ышанам.

Көндәлек алып барасызмы?

Алып бардым да ташладым. Туйдырды. Көндәлек алып баручының психологик рухын аңлатып бирәм мин сезгә: көндәлекне кеше үзенең кабахәт якларын аклар өчен яза. Үзенең булыр-булмас якларын купайтып язарга тырыша. Ә начар якларын язмый, яки аклап яза. Объективлык була алмый монда. Фактик материал булганда гына кызык ул. Мин, мәсәлән, һәр җыелышның беркетмәсен яза бардым. Түрәләр белән очрашулар, кемнәр катнашкан, вакытын, кызык булганны, яки сафсата сөйләгәнне язам. Табеев турында язып та чыктым. Татарга зыян эшләгән кеше дип, яратмыйча язам инде. Югарыдагылар, нигә шундый дәрәҗәле кешене каралтырга дип, йомшак кына җиткерделәр. Мине бервакытта да обкомга рәхмәт әйтергә чакырмадылар. Шелтәләргә генә. Бервакытта да партиядә тормадым. Караклар, кабахәтләр партиясендә торасым килмәде. Бөтен партиялеләр дә кабахәт, карак түгел. Ләкин бөтен караклар партияле. Бу – минем сүз.

Хатын-кызны никадәр сүксәк тә, алардан башка барыбер яшәп булмый бит. Шулаймы, Рабит абый?

Дөресен генә әйткәндә, хатын-кызның холкы ирләрдән тора. Ирләр аларны әхлагы белән тәрбияләргә тиеш. Көчле затлар хатын-кызга шәһвәт пәрәс буларак карый. Кочакласаң ничек микән дип… Тагын шунысы бар: кыз бала нинди генә күңелсез хәлгә тарыса да, хәзер нишләсәм дә ярый дип, әхлагын җуймаска тиеш. Серле хатын-кызлар дөньяны саклап кала әле.

 

 

Мәкалә тышлыгындагы фото "Элита Татарстан" журналыннан алынды 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев