Логотип Идель
Заман

Энҗеле калфак

Хәтерлисезме, моннан бер җиде-сигез ел элек «Яңа гасыр» каналыннан «Сөюләрем сине хак минем» дигән телефильм күрсәткәннәр иде. Режиссер Нурания Җамали куйган татарча әлеге фильмны бик яратып кабул итте тамашачы. Артистлары да кемнәр диген: Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова һәм… Иркәгөл ролендә уйнаган кечкенә генә кызчык. Энҗе Әхмәтҗанованың әлеге дебюты уңышлы була. Шул көннән аны урамда танып, сәлам бирә башлыйлар, телевидениегә эшкә чакыралар… Кыскасы, Энҗе хәзер сәхнәдән төшми дә диярлек.

Хәтерлисезме, моннан бер җиде-сигез ел элек «Яңа гасыр» каналыннан «Сөюләрем сине хак минем» дигән телефильм күрсәткәннәр иде. Режиссер Нурания Җамали куйган татарча әлеге фильмны бик яратып кабул итте тамашачы. Артистлары да кемнәр диген: Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова һәм… Иркәгөл ролендә уйнаган кечкенә генә кызчык. Энҗе Әхмәтҗанованың әлеге дебюты уңышлы була. Шул көннән аны урамда танып, сәлам бирә башлыйлар, телевидениегә эшкә чакыралар… Кыскасы, Энҗе хәзер сәхнәдән төшми дә диярлек.

Безнең белешмә:

Исеме: Энҗе Илнур кызы Әхмәтҗанова.
Туган урыны: Казан шәһәре.
Туган көне: 15 июнь, 2002 ел.
Кайда укый: И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә.
Девизы: «Башкалардан түгел, ә үзеңнән яхшырак булырга тырышырга кирәк!»
Максаты: Тормышта үз юлын табу.
Яраткан хэштеглары: #татарлыгымгорурлыгым #авылдарәхәт #сәләтэхшәп

 

 Венера Ганиеваның яшь чагы

Иркәгөлне уйнаган елны – ул вакытта Энҗегә нибары тугыз яшь кенә була – Яңа гасыр каналының Яңа ел тамашасында катнашырга чакыралар инде аны. Ул чакта кызчык танылган җырчы Венера Ганиеваның яшь чагын уйный: Кыш бабай турында җыр башкара. Бигрәк самими булынган, дип хәзер дә еш кына шул чыгышының видеоязмасын карый ул. «Ул чакларда камерадан бөтенләй курыкмаганмын, – ди. – Хәзер берәр чыгыш ясыйсы булса, тәмам борчылып бетәм, зур җаваплылык бит!»

Ә ул җаваплылыкны тоярга остазы Резидә Хәсәнова өйрәтә. Алар икәүләп телевидениедә берничә ел дәвамында «Кичке аш» тапшыруын алып баралар. Никадәр борчылсаң да, камера алдында каушамаска, татар телен шомартып торырга кирәклеген шул чорларда төшенә кыз. Хәзер исә ул «Шаян ТВ» алып баручысы. Һәр җомга ташыру яздыруларын искә алганда, Энҗенең буш вакыты юк икәнен чамаларга гына кала.

Һәр яңа проект – яңа мөмкинлек

Вакытын юк-барга уздырмый, максатчан нидер иҗат итәргә омтылган яшьләргә мәхәббәтем зур инде минем. Орчык кадәр генә Энҗенең дә уңышларын язып алганда, сокланып тел шартлатам: «Сәләт»нең Бикмуллин исемендәге фестивалендә призлы урын ала, «Созвездие» – «Йолдызлык», «Без бергә!», «Дулкыннар», «Казан сандугачы» республика бәйгеләрендә җиңеп чыга. Иң зур уңышы дип «Татар моңы» халыкара конкурсында лауреат булуын саный ул. Энҗе анда Әлфия Афзалова репертуарыннан «Почтальон» җырын башкара. Сүз уңаеннан, бу урында вокал буенча остазы Фәридә Хәсәновага рәхмәт укырга да өлгерде ул. Бу яшеннән шуны аңлавына да сөенәм: остазсыз шәкерт була димени? Ә кайберәүләр сәхнәгә чыгып урын алса, мин булдырдым, дип күкрәк кага шул. Ә менә киләчәге булганнар мөгаллимнәрен искә ала…  

2017 елда Энҗе Әхмәтҗанова тормышында тагын бер күңелдә калырлык вакыйга була: Сочида узган «Факел» халыкара бәйгесендә фольклор номинациясендә ятим бала мөнәҗәтен башкарып, беренче урынны ала. Америка, Франция, Кытай һәм башка чит илләрдән дә оста башкаручылар катнашкан конкурста бердәнбер татарча җыр өчен бит бу зур бәя! Менә быел да әзерләнә кыз әлеге бәйгегә. «Сөембикә бәете»н башкарачак!   

Хәер, «Голос» проектында да катнашырга нияте юк түгел. «Һәр яңа проект ул – яңа мөмкинлек, үз көчеңне сынап караудан оялмаска кирәк», – ди ул. Шуны да әйтик, «Голос» финалына чыккан татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән алар якын дуслар. Икесе бергә  дуслык турында җыр да башкаралар. Аның сүзләрен – Энҗе язса, Ринат Вәлиев көйгә салган.

«Без сине йөзәргә өйрәттек»

Мине әти-әниләр аңлар, баласы җәмгыятьтә үз урынын тапсын, уңыш казансын өчен аңа күпме көч түгәргә кирәк! Заманасы шундый! Үзен генә урамга чыгарып җибәрәсеңмени? Кулыннан җитәкләп диярлек йөртәсе, шимбә-якшәмбедә хезмәттәшең ял иткәндә, ялыңны балаңа багышлыйсы… Әле сәхнә киемнәрен табасы да булса… әти-әнинең хезмәт хакы ипле һәм төпле булуын теләргә генә кала… Бу җәһәттән Энҗенең горурланырлыгы бар. Аныкылар үзләрен тулысынча балаларына багышлаган кешеләр. «Бәләкәй чагымда һәр чыгышыма әнием Илсөягә ияреп бардым. Ул минем чәчем ясады, күлмәкләр тапты, кияргә булышты, эштән соң мине җыр, аранжировкалар яздырырга йөртте, шимбә-ял телевидение съемкаларына чаптык. Хәзер инде аларына үзем йөрим. Ерак барасы булса, әти әле дә илтеп куя, каршы ала. Әнинең яратып әйтә торган бер сүзе бар: «Без сине йөзәргә өйрәттек. Хәзер инде йөзәсеңме, батасыңмы, барысы да үзеңнән генә тора, балам!» – ди. Хәзер ул күбрәк беренче сыйныфта укучы энекәшем белән шөгыльләнә. Әнвәр музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнсә дә, сәхнәгә чыгарга бер генә дә атлыгып тормый: математика олимпиадаларын, робототехника түгәрәген үз итә. Хатын-кызның бәхете гаиләдә диләр, киләчәктә үз кешемне табарга язсын, дим. Ә гаилә үрнәгем бар, ул минем әти белән әни!»

Төрле яктан сыналу

Энҗе бүген Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә, халык җырлары бүлегендә беренче курста белем ала. Укытучысы Елена Александровна Горбунова җитәкчелегендә моң дөньясында «йөзәргә» өйрәнә. Кичке сәгать биш, алтыларга кадәр җырлау осталыгын үзләштергәч, «Дәрт» театр труппасына йөгерә, анда режиссер Әминә Миндиярова белән яңа спектакль әзерләгән чаклары. Җомга көнне телевидениедә тапшырулар яздырса, вакыт табып, «Аксу» студиясенә җыр кабатларга да өлгерергә кирәк бит әле. Болардан тыш, конкурска әзерлек, чыгыш ясау, шигырьләр, көйләр язу, фортепианода уйнау… Кыскасы, Энҗенең кырыкмаса кырык эше кырык чатта көтеп тора. Сәхнә киемнәре дә бик затлы аның: милли, зәвык белән тегелгән. Анысын «Эбиволь» салоны дизайнеры Елена Матулис белән бергәләп уйлыйлар икән. Энҗенең калфакларындагы энҗеләренә күз тимәсен!

Аннан тыш без аны «Сәләт» чараларында да еш күрәбез. «Сәләт» – икенче өем, – ди ул. – Анда минем якын дусларым, теләктәшләрем. Үземне төрле яктан сынап карарга, яңа яктан ачарга мин «Сәләт»тә өйрәндем, күп мөмкинлекләр бирде миңа ул оешма». Чыннан да, Энҗенең беренче язган көе, «Сәләт» турында булган. «Сәләт» белән без көчле» җырын барысы да хуплап, күтәреп алгач, кызның тагын да иҗат итәргә илһамы арткан. «Хәзер җәемнең күп өлеше нәкъ менә «Сәләт»тә үтә, сары галстугым да бар. Сәлкешләр мине аңлар, бу зур нәрсә!» – ди ул. Быел исә «Сәмруг-2018» бәйгесендә «Ел сәлкеше» исеменә дә дәгъва кылган.

Кыскасы, сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы Энҗе Әхмәтҗанова исемле сеңелкәшебезгә изге теләктә калабыз. Уңышлардан башы әйләнмичә, татар халкына игелекле хезмәт итәргә язсын үзенә!

Фотолар Энҗе Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татар кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев