Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА: «Казанны татар телле шәһәр итеп күрергә телим»

    Гүзәл Сәгыйтова белән күптәннән таныш. Әле зәңгәр экраннардан «Мәдәният дөньясы» тапшыруын алып барган чагыннан ук. Татарчасы камил, үзе мөлаем, нәрсәгә генә тотынса да, ерып чыга – максатчанлыгы, үҗәтлеге дә бар. Яшьләр даирәсендә дә үз кеше – «Калеб» проекты авторы буларак, күп кенә иҗатчыларны барлауда, дөньяга чыгаруда, бер йодрыкка туплауда зур эшләр башкарган тынгысыз җан.

    «Калеб» турында «Идел» журналы хәзергәчә даими сәхифә алып бара – алар эшчәнлеген без дә белмәсәк! Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрына яңа сулыш өргән, лаборатория- фестивальләргә юл ачкан директор да әле ул Гүзәл Рәмзил кызы. Бүген исә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасында. Яңа эшкә килүенә берничә ай үтүгә карамастан, әле менә яңа гына котларга җитештек үзен. Һәм берничә сорау бирергә дә ашыктык.

    Котлыйм, Гүзәл! Яңа эш урынына килгәч, тормышыгызда ниләр үзгәрде? Кариев театры инстаграмын карап барам – сагыналар үзегезне... Ә менә сезнең аларны сагынырга вакыт каламы?

    Башкортстаннан булуымны белгәч, элегрәк, туган ягың сагынасыңмы, дип еш сорыйлар иде. Әйе, ләкин сагынып-сагышланып утырырга вакытым юк, дия идем... Хәзер исә тормыш тагын да тыгызланды, шуңа карамастан, театрны бик сагынам. Шул ук вакытта үземне һаман да театрдан аерылгысыз дип уйлыйм, театр белән дә яшим, яңалыкларын карап барам, матур хәбәрләрен күреп чын күңелдән сөенәм, премьера, иҗат кичәләрендә булырга тырышам. Анда баргач, үземне өйгә кайткан итеп хис итәм. Театрда чагымда кәгазь эшләре күбәеп китсә, көненә бер тапкыр булса да, йә репетиция залына, йә гримеркага төшеп, театрның иҗат эше икәнен искә төшерә идем. Хәзер исә иҗаттан ераграк мәсьәләләр хәл ителә, көненә йөздән артык хат килә. Һәрберсе җитди, хәлиткеч сораулар. Ә сәхнә юк. Ләкин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында тормышка ашырыла торган проектлар бар. Мин сүз кешесе түгел, эш кешесе. Ниндидер идея әйтү җиңел ул, ә менә ул фикерне тормышка ашыру, җиренә җиткерү күпкә авыррак. «Калеб»тә безнең нинди идеяләр генә булмады, күп очракта аларны тормышка ашырырга мөкинлегебез юк иде. Ә хәзер мөмкинлекләр бар – идеяләргә генә кытлык булмасын! Шунысы да бар: без бушлай эшләргә дә әзер идек. «Калеб»тә ул минем тарафтан ахырга кадәр шулай дәвам итте. Әмма күтәрелеп китүемнең дә төп сәбәбе – «Калеб». Яшьләрнең рәхмәте миңа башка төрле юллар ачты. «Калеб» белән яшәмәгән булсам, мине Кариев театрына директор итеп куймаслар иде дә. Ирада Хафизҗан кызы әле министр урынбасары булган чорда нәкъ шул проектлар аркылы оештыру сәләтемне күреп калган. Телевидение, консерваториядә эшләп, кичләрен «Калеб» белән яну, мәкаләләр язу мине чыныктырды, үзем хакында күп бурычларны берьюлы башкара алучы дип уйлый идем. Ләкин бу өлкәгә килгәч аңладым – моңа кадәр мин бары тик бер юнәлештә эшләгәнмен икән. Башкарма комитетында бер сәгать эчендә төрле сораулар хәл итәргә туры килә: мәгариф, мәдәният кенә түгел, монда спорт та, яшьләр һәм балалар эшләре дә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның аналары, ветераннар, балигъ булмаган балалар эшләре, куркынычсызлык буенча сораулар – барысы да безнең өстә. Әлбәттә, театр, телевидение, «Калеб» тәҗрибәсе ярдәм итә. Акрынлап төшенә барам кебек.

    Казан яшьләренә татар мохите җитәрлек дәрәҗәдә дип уйлыйсызмы?

    Мин моңа кадәр дә гел татар яшьләре, татар җәмәгатьчелеге турында уйлап яшәгәнмендер. Монда килүемнең дә төп сәбәбе – Казанны татар телле шәһәр итү теләге. Бер төркем яшьләр белән «Казан – татар шәһәре» дигән ватсап төркеме дә ачтык. Кайбер проектларны нәкъ алар – татар активистлары ярдәме белән тормышка ашырабыз. Мәсәлән, Казан метросын брендлаштыру, татар теле курслары, метродагы видеоязмалар... Инде менә ТР Фәннәр академиясенең социология белгечләре белән бергә, татар балалар бакчаларына, мәктәпләренә мониторинг үткәрергә алындык. Татар яшьләре форумы белән берлектә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләр өчен татар теле курсларын оештырдык. Муниципалитетлар өчен дә татар теле курслары гамәлдә. Яшьләр кызыксына! Эшкә килүемнең беренче атнасында ук татар теле мәктәпләре директорларын җыйган идем. Аларны борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштек. Атмосфера тудырырга тырышсалар да, техник яктан шактый аксаган милли уку һәм тәрбия йортлары җитәрлек. Үземнең бала йөргән балалар бакчасы базасыннан да күрәм мин аны. Анда йөртер өчен ата-ана ни дәрәҗәдә патриот булырга тиеш! «Туган телемне өйрәтәм һәм фәкать милли бакчага бирәм» яисә «Бассейнлы яңа балалар бакчасына илтәм, сәламәт һәм алдынгы карашлы булсын» кебек сайлау алдында калмасын өчен, безгә нәрсә дә булса эшләргә кирәк. «Адымнар» кебек заманча милли яисә полилингваль бакча-мәктәпләр күбрәк булырга тиеш!

    Реклама

    Сезнең башлангыч белән Казанның парк һәм скверларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән юнәлеш старт алды. Татарча йога, чабата биюе буенча остаханә дә кызыксыну уятты. Совет вакытында паркларда дискотекалар була иде, татар дискотекалары да оештыру теләге юкмы?

    Менә карыйбыз инде. Хәзер күп кеше үзе белән шөгыльләнә: дөрес туклану яклы, физик күнегүләр дә эшлиләр – дөрес яшәү рәвеше модага кереп бара. Бу проектларны башта халык өчен акчага эшләргә тәкъдим иттеләр, ләкин татар телле бу юнәлешне киң җәелдерәсебез килсә, аны акчага эшләү дөрес түгел. Теләгебез – татарча проектларны колачлырак итү! Марсель Нуриев, Нурбәк Батулладан – импровизация, Илшат Рәхимбайдан – сулыш алу дәресләре дә булачак. Әлегә сирәгрәк, чөнки короновирус вазгыяте чабудан тарта. Ләкин Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Гөлсинә Галимуллина уздырган «Чабата» биюе киченнән соң мин бик илһамландым. Бу юнәлешне Казанда киң җәелдерәсе килә. Кызыксыну бар, татар биюе аша гына да бик күпләр күңеленә ишек кагып була.

    «Үз телем» проектына нинди өметләр баглыйсыз?

    «Үз телем» – депутат Рөстәм Рамазанов нияте белән эшләнгән проект. Эшкуар үз кесәсеннән татар проектларын тормышка ашырыр өчен бер миллион акча тәкъдим итте. Аның белән танышканчы, өлкән яшьтәге абый милләтенә ярдәм итәргә тели дип уйлаган идем, баксаң, ул үзе дә яшь, заманча бер кеше икән. Бу факт үзе генә дә зур өмет уятты. Нәрсәгә игътибар итәм: бүгенге яшьләрнең күбесе эшкә дәртләнеп тотыналар да билгеле бер вакытта кисәк сүреләләр. Бөтен кеше дә билгеле бер моментта яна, сүрелә – әмма җаваплылык та бар бит! «Калеб»не нигә ташламадым? Бик авыр чаклар булды минем дә, берзаман теләктәшләрем дә юкка чыкты – кемнең күп еллар дәвамында бушка эшләп йөрисе килсен? Нәрсә тотты? Бер башлагач, яшәтергә кирәк, дигән уй. Татар мәдәниятен үзгәртәбез дип янган идея бит ул. «Калеб»тән соң ни өчен миңа театрда артык авыр булмады, чөнки син инде хат та яза беләсең, монтировщик сыйфатында декорацияләр дә күтәреп йөргәнең бар, тавыш аппаратурасы артында утырган, яктыртучы да булган вакытлар булды.

    Хәзер «Калеб»нең язмышы ничек булыр?

    Быелга планлаштырган идеяләр бара. Луиза Янсуар – «Калеб» кешесе, аның өчен ул шулай ук якын, нинди генә чорлар булмасын, «Калеб»не үзенеке итеп кабул итә. Кариев театры диварларында «Калеб» сулышы дәвам итә. Әмма театрда ул барыбер өйдәш кебек инде. Театр артистларның өлешенә керү бик үк дөрес түгел, аларның үз бурычлары, төнлә дә репетицияләр барырга мөмкин, аренда чаралары да үткәрергә кирәк – театр акча да эшләргә тиеш. Кариев театры каршындагы бинага ремонт ясап, «Калеб» тә, «Балачак» студиясе дә шунда булыр дип бик теләгәнгән идек. Менә бүген шундый карар чыкты – анда реконструкция эшләре башларга рөхсәт иттеләр! Без ышанабыз – яшьләр юнәлеше шунда дәвам итәчәк. «Калеб»нең «Шаян» каналында, «Тәртип» радиосында аерым тапшырулар булып яшәве дә күңелгә рәхәтлек бирә, без моңа еллар аша килдек. «Безнең җыр» проектын да дәвам итәргә иде!

    Тулысынча язманы "Идел"нең июль санында укырга була

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 11 август 2021 - 13:10
      Без имени
      Татарча сөйләшмиләр шул Башкарма комитетының үзендә... Чеп-чи татарлар үзара русча сөйләшә... Кызганыч...
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!