Логотип Идель
Заман

«ИДЕЛ»-КВЕСТТА СИН ДӘ КАТНАШ!

Чарага журналның май һәм июнь саннары геройлары чакырулы.

9 июньдә Казанның Каюм Насыйри музеенда “Идел” журналының быелгы май һәм июнь саннары тәкъдим ителә. Чарага килүчеләр "Idel-квест"та катнаша, перестройка заманында оештырылган татар яшьләр журналының бай тарихы белән таныша, редакция җитәкчелеге белән якыннан аралаша, “Идел” журналына ташламалы бәядән языла, “Идел” чәе белән сыйлана алачак! 

“Идел” журналын тәкъдим итү чарасы яшьләрчә квест форматында узачак. "Idel-квест" уены журнал эчтәлеген ачып кына калмый, ул гомумән, бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Моннан тыш, чарага журналның май һәм июнь саннары геройлары чакырулы. 

Әйтергә кирәк, тәкъдим ителәчәк саннар инде басмада чыкты, укучыларга күптән таралды.

Кызыклы, гыйбрәтле язмалардан гыйбрәтләнгән яисә сәерсенгән, яисә кызыксынган укучы инде актёр Зөлфәт Закировның әтисе ни өчен улы белән бер ел сөйләшмәгәнне дә, Яңа Татар бистәсендә нинди “дәүләтчек” калыкканны да, сайгаклар гаремы турында да май аенда ук белде. Июнь санында укучы тәмләп-тәмләп Фирүзә Кадыйрова, Ләйсән Абдрахманова, Зөфәр Азизов кебек яшь язучыларның хикәяләрен укый; эшкә урнашканда – дәүләт ширкәтенме, әллә бизнес өлкәсен сайларгамы? дигән мөһим сорауга җавап таба, яшьләр өчен кызыклы һәм файдалы проектлар белән таныша, хәтта Каюм Насыйри музее турында белә ала. 

Тәкъдим итү чарасында алар булырмы?

Редакция алдан ук бөтен  серне ачып бетерми, ләкин тышлык геройлары Венера Иванова һәм Сөмбел Кыямова киләчәген яшерми. Журналда бу чибәр һәм сәләтле яшь ханымнар белән саллы әңгәмәләр дөнья күрде. Ә чарага килүчеләрнең алар белән фото-селфи ясарга мөмкинлеге булачак. 

Укучыда: “Ә ни өчен Насыйри музеенда?” дигән сорау туарга мөмкин.  

Каюм Насыйри - мәгърифәтче-галимебез генә түгел, ә татарның беренче журналисты да. Редакция татарның мәшһүр шәхесенә, аның исемен йөрткән музейга да игътибар юнәлтергә тели. Гадәти генә урын түгел бит ул Каюм Насыйри музее – музей урнашкан йорт бакчасы турында хәзергәчә бик күп легендалар йөри...

Кыскасы, тәкъдим итү кичәсе турында бик күп язарга була. Ләкин йөз тапкыр укыганчы, бер тапкыр килеп күрергә кирәк!

“Идел” журналының быелгы май һәм июнь саннарын тәкъдим итү чарасына керү ирекле. 
Үткәрү вакыты: 9 июнь, көндезге сәггать 12.00 дә.. 

Адресы: Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 35нче йорт.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев