Лаеш «шулпасы»
Һәр төбәкнең үзгә бер рухы була. Җырында да чагыла ул, ризыкларында да, яшәү рәвешләрендә дә, тирә-юнендә дә. Сәяхәткә чыгып керсәң, күңел сихәтләнә, рухи баеп, бер кочак тәэсоратлар белән кайтасың.
Һәр төбәкнең үзгә бер рухы була. Җырында да чагыла ул, ризыкларында да, яшәү рәвешләрендә дә, тирә-юнендә дә. Сәяхәткә чыгып керсәң, күңел сихәтләнә, рухи баеп, бер кочак тәэсоратлар белән кайтасың. Бүген Лаеш районына юл тоттык. Әйдәгез, безнең белән!
Кызыклы раритетлар
Лаешның бик зур өстенлеге шунда: ул башкаладан кул сузымы чакрымда гына. Казанның зур юл тыгымнарыннан арыну белән Лаешка килеп җитүең абайлап аласың. Ә җәен бу якка юллар галәмәт, күпләр ашкына Лаешка: Камада коенырга, ярындагы сары комында кызынырга, урманында хозурланырга. Дачалар да бихисап, туристлар да.
Лаешны Казан ханлыгын алуга төзегәннәр. Шул яктан һөҗүм иткән дошманнардан саклану бурычы куелган аңа. Торак пункт калын диварлы манаралар белән уратып алынган. Хәтта узган гасырда яшәгәннәр аларны үз күзләре белән күрергә өлгергән. Хәер, хәзер дә күзең төшәр һәм карар урыннар җитәрлек. Хәзер дә гамәлдә булган янгын каланчасы гына да ни тора!
Төбәк тарихы белән кызыксынучыларга туп-туры юл Гавриил Державин исемендәге Лаеш төбәге музеена. Директоры Фәридә Мортазинаның белмәгәне юк: берәмтекләп җыйган раритет сәгатьләр күргәзмәсе белән дә таныштырыр, XII гасырда ук эшләнгән уникаль беләзек тарихын да сөйләр. Шушы төбәктән табып алган чигә алкасы галимнәрне дә кызыктырган, мондый бизәнү әйбере илебездә тагын Саратов музеенда һәм Эрмитажда гына бар. Килгән-килгән, авторалли турында да сораштырырга онытмагыз. Баксаң, 1914 елның 14 гыйнварында Русия империясендә беренче тапкыр автомобиль ярышлары Лаеш өязендә уздырылган икән! Күңел ачу чарасы гына булмаган инде ул: шул рәвешле грунт юлларының ныклыгын тикшергәннәр. 15 градус суыкта җиде ачык машина Казан – Лаеш – Шуран маршруты буенча 80 чакрым араны 2 сәгать 44 минутта узган. 2014 елда исә биредә ретро-ралли үткәрәләр. Иң борынгы машина 1914 елгы Форд була. Музейда андый борынгы машиналар булмаса да, истәлекле вакыйгалар шаһиты булган фотолар җитәрлек.
Ибраһим морза нәселеннән
Гавриил Державин эзләрен юллап килгән кешеләргә дә иң әүвәл музейга керергә кирәк. Чөнки биредә аңа багышланган экспозиция эшли. Китаплар коллекциясе шунда ук күзгә ташлана, арадан берсе үзе исән чагында ук, 1808 елда нәшер ителгәне, аеруча кызыклы. Фәридә Мортазина әйтүенә караганда, Державин үзенең автобиографик китабында: «Мин – морза Ибраһим нәселеннән!» – дип яза. «1425 елда аны (улы Батыйны да) Василий Темный шәхсән үзе чукындыра. Илья исеме бирәләр. Оныгы (улы Дмитрий Нарбек баласы) Алексейның кушаматы Держава була, фамилияләре килеп чыгышы шуннан. Гаилә гербларында урак белән ярым ай сурәтләнгән. Гавриил Державин шигырьләр генә язмый, абруйлы дәүләт эшлеклесе дә була: генерал-прокурор, Русия империясенең беренче юстиция министры! Гомеренең соңгы көннәрендә ул татарча өйрәнә башлый. 1813 елда татар җырларын русчага тәрҗемә итүе дә мәгълүм». 14 июльдә аның туган көне. Бу датага туры китереп, Державин исемендәге шигърият фестивале колачлап үткәрелә, шунда ук әдәбиятчы һәм юристларга Державин премиясен тапшыралар. Лаешның үзәгендә аның бюсты урнашкан. Тамырларны тирәнрәк барларга теләүчеләр Сокуры һәм Егорьево авылларына да сугыла ала. Сокуры чиркәвендә Державинның әти-әнисе никахлашкан, ә Егорьевода җирләнгән.
Милли бәйрәмнәрнең үз тәме
Русия күләмендә Лаеш төбәге «Каравон» бәйрәме уздырылу белән дә танылган. 1993 елдан бирле яулап алынган бренд ул «Каравон». Анда катнашучылар, фольклор коллективлары, артистлар, тамашачылар әллә кайлардан җыела. Ярминкәдә һөнәрчеләр үз тауарларын сата, мастер-класслар уздыра. Теләгән һәркем балчыктан савытлар әвәләп, талдан кәрҗиннәр үреп, тегеп, уенчыкларга бизәкләр төшереп мавыгуын таба ала. Ләкин аның элеккедән килгән мәгънәсе зуррак. Гадәттә ул май азагында Никольское авылында уза. Биредә җиткән кызлар матур күлмәкләре белән мактана, матурлык конкурсларында катнаша. Яшьләрне кадриль биергә өйрәтәләр. Кыскасы, танышалар, табышалар.
Милли бәйрәмнәрнең үз тәме шул. Атабай авылындагы «Бибинур» фольклор ансамбле дә шактый билгеле. Аларның «Кичке уен» һәм «Каз канаты» тамашаларын туристлар үз итә. Күп кенә блогерлар үз сәхифәләрендә нәкъ менә шул авылда авыз иткән кош теле тәмен мактап язалар. Ташкирмәнгә барып чыксаң, «Сүрәкә» ансамбле самавыр торбасында уйнап шаккатырачак. Керәшеннәрнең дәртле биюләренә кушылмый кара! Менә шул милли бәйрәм көннәрен туры китереп бару хәерлерәк дигән киңәш кенә язасы калды.
Помидор – урыс ризыгы?
Ә без берәр җиргә чыксак, туган төбәген үлеп яраткан, җаны-тәне белән нидер эшләргә омтылган кешеләрне да барларга тырышабыз. Гәүһәрия Вәлиуллина – шундый актив кешеләрнең берсе. Мөгаллимә ул, шактый еллар балаларга физкультура (!) укыткан. Шигырьләр яза, китап итеп бастыра, туганнары, дуслары, якташларына өләшә. Соңгы елларда татар теле укытучысы белгечлеген дә алган. Районның «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасын да җитәкли. Инде менә нәсел шәҗәрәсен ныклап өйрәнергә керешкән. «Буыннар чылбыры» дип исемләнгән калын гына шәҗәрә китабы да чыгарган. «Бабам Ишморза бик укымышлы була, авылга беренчеләрдән булып помидор орлыгы алып кайта. Авылдашлары моның бакчасында үскән кызыл помидорларны койма аша килеп карый һәм: «Ишморза урыс ризыгы ашый», – дип сөйлиләр икән. Умарта кортлары үрчетүне дә ул башлап җибәргән. Үз фикерләрен, уйлануларын көндәлегенә теркәп барган. Шул көндәлекләр минем китапка нигез булды да инде», – ди Гәүһәрия ханым.
Курчак өе
Кул эшләренә оста Зөлфия апа Габидуллина янына да сугылдык. Аның өендә... кая гына кагылсаң да, чигешле. Курчак өенә, я булмаса берәр кул эшләре музеена кергәнмени! Идәндә бәйләнгән паласлар, ишектә үзе теккән чаршаулар, тәрәзә өлгеләре, өстәл япмалары... хәтта телевизор да (компьютер да) чигүле япмалы. Балачакта тамак хакына башланган кызыксынуы шул була аның. Үсмер чагында ук кияүгә чыгасы кызлар бирнәгә чигүле сөлгеләр, өлгеләр... аңа заказ биреп чиктерәләр. Үсә төшеп, йөргән егетенә кияүгә чыгар яшькә җиткәч, ул үзенә дә бирнә хәстәрли. Әмма... егет хәллерәк гаиләдән була күрәмсең, әнкәсеннән: «Өйләренең капкасы да юк бит, шундый йорттан кыз сорарга бараммы?» – дигән сүз җиткерәләр. Кызның күңеленә тия, очрашмас булалар. Ул да түгел, әниләре егетне өйләндереп тә куя. Бик авыр кичерә бу вакыйганы Зөлфия. Бирнәгә дип чиккән пар күгәрченле сөлгесе әнә бүген дә шул вакытлар хатирәсе булып чолан диварында эленеп тора. Бу сынаудан соң язмыш мәрхәмәтле була аңа. Бер дигән егеткә кияүгә чыга, бер-берсен бик кадерләп кенә гомер итәләр, кызлар үстерәләр. Район газетасында тәрҗемәче булып эшли Зөлфия апа. Эштән бушаган арада кул эшләре белән юана. Бәйләүнең кешеләргә уңай йогынтысы хакында «Идел» журналында язып чыккан идек инде, янә шаһиты булдык.
Игелекле Кыяр бәйрәме
Мәхәмәтлелек дигәннән... Лаешта күзләре күрмәүчеләр өчен мәктәп-интернат барлыгын күпләр беләдер. Бу юлы баргач, сәламәтлекләре начараеп, тормыш авырлыкларына юлыкканнар белән эшләүче Зөһрә Лезина белән очрашырга туры килде. «Инвалидлар өчен сигез клуб гамәлдә, – ди ул. – Диабет белән авыртучылар өчен «Диатон» клубы шактый уңышлы эшли. Якын-тирә районнар белән берләшеп, диафестивальләргә кадәр уздырабыз. Инде менә Чаллы үрнәгендә үзебездә «Мәрхәмәтлелек Ордены» төзедек. Нинди генә бәйрәмнәр үтми! Ярдәмгә мохтаҗ кешеләребез аеруча «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын көтеп ала. Нык әзерләнәләр. Август азагында инвалидлар Сабан туе уздырабыз. Кыяр өлгергән чорда шаулатып Кыяр бәйрәме үткәрәбез. Кыяр булып киенеп, кыярлы фотозоналар ясап, яшел шарлар очыртып – нык күңелле була. Ярдәм итүчеләребез җитәрлек. Менә шуңа күңел сөенә». Зөһрә Сәлимовна кебекләр булганда, дөньядан, яшәүдән тәм табучылар артыр дип, без дә сөендек.
Семрукка инвестиция
Кайтыр юлда Семрук бистәсенә юлыктык. Туристларның иң яраткан урыны! Русия каналыннан күрсәтелгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы (Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы нигезендә) төшерелгән декорацияләр «авылы» ул. Себер тайгаларыннан һич кенә ким түгел. Табигатьнең иң матур җире! Лаеш төбәге музее директоры Фәридә Мортазина, фильм төшергәндә биреп торган экспонатларны да күрсәтте: Зөләйханың вафат булган кызлары күлмәкләре сакланган шкатулка музейдан алынган икән бит. Ә Упыриханы уйнаган Роза Хәйруллина чәчләренә ясалма түгел, чын чулпылар тагарга теләгән: көмеш чулпылар шулай ул музей фондыннан.
Соңгы арада туризмны үстерү буенча нинди яңалыклар көтелә? ТР Табигать биләмәләрен һәм экотуризмны үстерү дирекциясенең инвестпроектлар буенча кураторы Платон Левицкий әйтүенчә, «Семрук»та 48 урынга исәпләнгән глэмпинг төзеләчәк. Кинодекорацияләр арасында күңел ачуны да җайга салачаклар. Гастрономик ял итүне үз иткәннәр өчен «Cheeseria» ял базасы, Кама ярында балалар өчен җилкән клубы, Атабай авылы тирәсендә балык тоту туризмы белән бйәле ял базасы корылачак. Яхшы инвестицияләр!!! Кама диңгезенә әнә ничек яратып йөри халык. Алма төшәр урын да юк! Парковка... машина куяр урыннар каралмаса да, якын-тирәдә яшәүче халык җаен тапкан: бакчаларында кыяр-помидор үстерәсе урында, парковка биләмәләре ясап куйган. Халык зур ул, әдип ул!
Лаеш районыннан безнең репортаж: https://www.youtube.com/watch?v=9yk7DRwqsy8&t=39s
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев