Логотип Идель
Заман

Марсель Галиев: «Алтай – диңгез кебек, һаман үзенә дәшеп тора»

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев безгә җырлары, әдәби әсәрләре аша таныш. Соңгы арада фоторәссам буларак та ачтык без аны, саллы гына күргәзмәләр дә оештырды.

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев безгә җырлары, әдәби әсәрләре аша таныш. Соңгы арада фоторәссам буларак та ачтык без аны, саллы гына күргәзмәләр дә оештырды. Рәссам булу теләген ул Алтайга сәяхәткә баргач тормышка ашыра – табигатьне фотога төшерә. Марсель Галиев белән аның Алтайда төшерелгән рәсемнәре турында сөйләштек.

 «Ташларда да үзенә бер сихри дөнья бар...»

– Марсель абый, фотога төшерү белән кайчан мавыга башладыгыз?

– Мин табигатьне күзәтергә яратам. Фото белән мавыгу, кызыксыну балачактан ук килә. VII сыйныфта укыганда фото эшенә өйрәткәннәр иде. Ул чакта фотоаппарат ала алмадым, ләкин кызыксыну калды. Минем пейзажлар да, шәхесләрнең портретлары да бар. Сүз дә юк, андыйны күпләр төшерә. Ә менә табигатьнең кайбер күренешләрен гомумиләштереп, исемләп, шуннан фәлсәфә чыгара алу – сирәк күренеш. Сәяхәт итәргә яратам! Таулар, урманнар үзләре чакырып китерә мине.

– Беренче фотоаппаратны кайчан сатып алдыгыз?

– 18 яшемдә. «Зорький» фотоаппараты иде ул. Аннары Nikon, Canonнарны унлапны алыштырдым. Хәзергесе: olympus, сыңар объективы гына да йөз мең тора. Хикмәт фотоаппаратның кыйммәт булуында түгел, хикмәт – күз нурыңда, эчке рухың саф булуда.  

– Күрәм, фотолар арасында ташларга аерым игътибар бирәсез. Озак карап торсаң, ташларда ниндидер рәсемнәр, сурәтләр барлыгы да ачыклана. Ләкин аны күреп алыр өчен үткен күзле булырга кирәк. Сез таштагы рәсемне алдан белеп төшерәсезме?

– Бер карасаң, гап-гади таш. Ә аны зурайтып, якынайтып карасаң, үзенә бер сихри дөнья ачыла икән. Әйтерсең, табигать үзе рәссам, кеше сурәтләрен, билгеле бер күренешләрне ташларга төшергән. Аерым бер сәнгать, дияр идем мин аны.

«Ата-баба телен онытканнар»

– Алтай – икенче планетадагы дөнья шикелле. Алтай табигате белән безне дә таныштырыгыз әле...

– Алтайга күптәннән барырга хыяллана идем, иптәш кенә таба алмадым. Шушы гүзәл якларны, ниһаять, 2019 елда июнь аенда күрергә насыйп булды. Шагыйрь Газинур Морат белән ерак бабаларыбызның кайнап чыккан төбәгенә юнәлдек. Алтай табигатен Аллаһ үзе төшеп, ял итәр өчен яралткан кебек: киңлекләре очсыз-кырыйсыз, искиткеч манзаралардан тора, карап чыгарга бер гомерең җитмәс. Шуңа да без, иркенләп йөрер өчен, машиналы гидны ялладык. Бер урыннан икенчесенә машинада хәрәкәтләнсәк тә, җәяүләп йөрергә дә туры килде – ике мең чакрым юл үтеп, аяклар арган-талган иде...

Җиде көн булдык. Җиде көн генә җитеп бетмәде, әлбәттә. Алтайга бару балачак хыялы түгел иде. Тарих битләреннән бабаларыбызның Алтай-Саян төбәгеннән чыкканын белгәч, ул якка бару теләге елдан-ел көчәя барды. Алтайда кумандин дигән халык бар, куман – кыпчак дигән сүз. Аурупа галимнәре кыпчакны куман дип атый. Бабаларыбыз ак йөзле, яшькелт яисә зәңгәр күзле булган. «Татар телен беләсезме?» – дип сорагач, «Акча юк»,  шуны гына беләбез», – дип җавапладылар. Ата-баба телләрен онытканнар инде.

Алтай җирләрендә курганнарны казу эшләре дә алып барыла. Шунда кеше сөякләрен табалар да: «Бу славян кешесе булган», – диләр. Килешмим. Төрки халык Аурупа халыкларының кыяфәтенә тартым. Казан татарлары, үзбәк, азәрбайҗан, Кырым татарлары, төрекмәннәрне мин Аурупа кешеләре тибында дип саныйм.
Татар халкын монгол йөзле кеше дип уйлау стереотибы киң таралган. Сәбәбен аңлатам: Совет чорында тарихи фильмнар төшергәндә татар образларын казакъ, тува яки кыргыз артисты уйный иде. Шул вакыттан бирле безне кысык күзле булганбыз, дип уйлыйлар. Кысык күзле, җәйпәк йөзле кешеләр усал булып күренә. Бер таныш рәссамга да: «Нигә картиналарыңда татарларны кысык күзле итеп ясадың? Көзгегә кара әле, күзләрең кысылганмыни?» – дип кызыксындым. Ул моны «так принято» дип аңлатты.

– Иң гаҗәпкә калдырганы нәрсә булды?

– Түзмәдем, 2019 елның көзендә башка иптәшләрем белән янә бардым Алтайга. Иң зур елга – Катын елгасы июньдә сыек яшел төстә иде. Ул елгага таулардан бозлы, суык сулар агып төшә, үзе бик тиз, ярсып ага – коенырга бик кызыксак та, коена алмадык. Икенче тапкыр барганда зәңгәр-фирүзә төсендә иде. Күрәмсең, таулардан известь сулары төшүдән туктаган, суы чистарган.

Алтайда узган ел да бер төркем каләмдәшләр – шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат белән бардым. Бу юлы дүрт мең ярым чакрым биеклектә мәңге кар түбәле Белуха тавына менәргә хыялландым. Өч сәгатькә вертолетта менү бер кешегә сиксән меңнән артык чыга. Әмма менә алмадык. Менсәк, берни дә күрә алмас идек, ул вакытта биектә томан, кыш җитеп килә, бернәрсә дә күренмәс иде.

«Җирле халык белән татар телендә аңлаштык»

– Җирле халыкның нинди үзенчәлеге күңелегезгә кереп калды?

– Алтайлылар элек татар дип аталган. Каршыма ике алтай кызы очрады да: «Сез татар булуыгызны беләсезме? Татарча сөйләшәсез бит», – дидем. «Баш, күз, борын, авыз, кул», – дип тезеп киттем, аңлап карап тордылар. Аяк сүзен генә әйтүем булды, «бот» дип төзәттеләр. Күрәсезме, бернинди тылмач та кирәкмәде, татарча аралашып, бер-беребезне аңлаша алдык. Хакаслар да шулай ук «тадар» дип аталган. Аларның да кыяфәтләре ак, чәй төсендә түгел. Ләкин алар безгә бик очрамады.

– Җирле ризыклардан нәрсә ошады?

– Марал итен, хариус балыгын татып карадык. Алтайлыларда нинди генә чәйләр юк. Үзләре сөйләвенчә, чәй төнәтмәләрен эчеп, барлык авырудан дәва табалар.

– Алтайда һава торышлары нинди?

– Алтайга июньдә барырга киңәш итәм. Әле быел да, насыйп булса, берничә иптәш белән Алтайга барырга ниятлибез. Хәзер Алтайда кеше күп, диләр. Аңлашыла, күпчелек чит илләргә чикләр ябык, шуңа күрә халык үзебезнең якларда бутала. Июньдә һәр төн яңгыр коя иде. Төнлә ява, иртәнге тугызда ялтырап кояш чыга. Вакыт аермасы – өч сәгать. Безнең вакыт белән көндезге ике аларда кичке биш була. Башта күнегеп булмады, тагын экскурсиягә барасы килә иде, ләкин гидның эш сәгате беткән була. Ул безнең белән куна-төнә бергә йөрде.

– Борынгы бабаларыбыз ядкярләренә юлыктыгызмы?

– Борынгы төрки бабаларыбызның Орхон-Енисей елгасы буенда (якынча 500-600 елда) ташъязмалары булган (фәндә «пантеон» дип йөртелә), ул ташлардан торган Монголиядәге музей XIX гасырда гына ачылган. Шуны да күрергә хыялландым мин. Монголиягә юл бик ерак икән. Картадан караганда үзе кечкенә ил кебек күренә. Барнаулдан Монголия чигенә кадәр 700 чакрым, аннан соң шул чиктән Улан-Батырга 1400 чакрым. Хыялларның чиге юк, барысын берьюлы чынга ашырып булмады.

Аның каравы, Алтай җирендә дә хәзергәчә сакланып калган, ташка чукып ясалган рәсемнәр юк түгел. Алар ачык һавада тора. Тарихчылар әйтүенчә, петроглифларга биш мең ел бар. Аларны саклар (скифлар) ясап калдырган. Гаҗәп, анда бер язу да юк, ул ташлар гел рәсемнән генә тора. Әмма дәвер үтә, ташлар да таркала, рәсемнәре уала бара.

Сәяхәтебез дәвамында Мульта дигән күлгә менәргә уйладык. Махсус эшләнгән машина бер сәгать чамасы су эченнән зур-зур ташлар өстеннән барды. Ава-түнә, бәргәләнеп, чайкала-чайкала, бөтен эчке әгъзаларыңны астын-өскә китереп барасың. Андый юллардан бездәге шоферлар бер карыш та китә алмас иде.
Каты Ярык үткеленә менү-төшү хәтердә калды. Юллары бик әйләнеч, зигзаг рәвешендә, үзе тап-тар. Кыя 900 метр биеклектә. Машина борылган вакытта юлга күз төште – тәгәрмәчтән юл чите упкынына ара 10-15 сантиметр калгандыр. Тауга кыюлар гына менә ала.

«Җәннәткә эләктемме икәнни дип уйлап куясың»

– Алтайда ял итү өчен шартлар җитәрлекме?

– Барлык шартлар бар. Кирәк икән, табигать уртасында кунып та калырга мөмкин. Мәсәлән, Чалышман елгасының тирә-ягын биек таулар каймалап алган. Елга янында кечкенә генә өйләр бар. Шуны арендага алып, рәхәтләнеп ял итә аласың. Һавасы саф, тирә-ягыңда ут чәчәкләр, баданнар, эдельвейслар, кедрлар үсә. Беркем борчымый, анда хәтта озынборыннар да юк, җәннәткә эләктемме икәнни, дип уйлап куясың. Кеше туристлар өчен йортлар төзегән, шифаханәләр салган. Биредә маралларны (Алтай боланнарын), тау кәҗәләрен дә очратырга мөмкин.

Алтын күл (Телецкое озеро) – Байкалдан кала иң тирән күл. Тирәнлеге – 400 метрга җитә. Күл өслеге нинди генә төсләргә керми – куе зәңгәр, күк, күгелҗем... Гейзер күле дә күз алдында әллә нинди сурәтләргә кереп, гел үзгәреп тора.

– Табигать байлыкларын саклауга ничек карыйлар?

– Урманнарны кисүче юк. Агачлар күбрәк текә тауларда үсә. Шаманнар үз ырымнарын укып, кытайларны кертмиләр, диләр.

– Марсель абый, кемдер ял итәргә бара, ә сез фотоаппарат асып, фотога төшереп йөрисез...

– Фотога төшереп йөрү – үзе үк ял. Матур күренешкә юлыксаң, соклану тынга каба. Шул хозурлыктан әсәренеп, дулкынланудан куллар калтырый башлый.

– Ни өчен Алтайны сайладыгыз? Бер карасаң, табигать белән хозурланырлык тарихи урыннар күп инде ул...

– Алтайда гына түгел, Кырым, Төркия якларында да булдым. Кырымны өйрәнеп чыгасы бар әле, күп урыннарында булмадым, алга таба ачыш ясыйсылар алда. Төркия дә тауларга бай. Кырымда мәгарәләр ошый. Табигатебез – әкияти дөнья! Хыялым – Согуд Гарәбстанындагы тауларны күрү.

Кайсы гына җиргә барма, сине канәгатьләндерерлек шартларның булуы зарур. Шул ук гид, такси һ.б. Бервакыт Кырымда автобуска утырып, экскурсиягә бардык. Юлда матур җирләр күп очрады, әмма шоферга: «Туктап тор әле, бу урынны төшереп алыйм әле», – дип әйтеп булмый. Русиядә Алтайдан тыш, Урал тауларына да барыр идем. Әмма мине кем йөртер? Безнең илдә шәхси экскурсияләр үткәрү үсеш алмаган.

... Алтайда табигать гаҗәп. Бер тау икенчесен кабатламый, гел ташлардан, яшеллектән, урманнардан торган таулар бар. Чуй трактыннан борынгы Ефәк юлы буйлап барасың, ә шул хозурлык кул сузымында гына – монда гына кебек. Барысында да тукталып, йөреп-карап чыгасы килә, ләкин һәр тауда тукталып булмый. Алтайга диңгез хикмәте хас, бер барып күрәсең икән, гел  сине үзенә тартып, «тагын кил, тагын кил» дип, ерактан тартып тора. Алтайга тагын барыр идеңме, дип сорасалар: «Әлбәттә!» – дияр идем.

Зилә Мөбәрәкшина

Марсель Галиев белән тагын бер интервью:

МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ: «БАТЫРЛЫК КЫЛСАК ТА, БЕЗНЕҢ МИЛЛӘТКӘ ЯЗЫЛМЫЙ УЛ...»

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/marselb-galiev-batyrlyk-kylsak-ta-bezne-milltk-yazylmyy-ul

МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ: «БАТЫРЛЫК КЫЛСАК ТА, БЕЗНЕҢ МИЛЛӘТКӘ ЯЗЫЛМЫЙ УЛ...»

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/marselb-galiev-batyrlyk-kylsak-ta-bezne-milltk-yazylmyy-ul

МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ: «БАТЫРЛЫК КЫЛСАК ТА, БЕЗНЕҢ МИЛЛӘТКӘ ЯЗЫЛМЫЙ УЛ...»

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев