Логотип Идель
Заман

МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ: «БАТЫРЛЫК КЫЛСАК ТА, БЕЗНЕҢ МИЛЛӘТКӘ ЯЗЫЛМЫЙ УЛ...»

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевнең фотокүргәзмәләр оештырып, рәссамнарга гына хас күзаллау, тоемлавы белән укучыларын шаккатыруын белә идек инде. Моңарчы без фәкыйрьләренә бөекләр биеклегеннән генә карый, дип уйлаган язучыбыз («бөегем» сүзен ул яратып әйтә) «Идел» журналына да хәерхаһлы булып чыкты. Файдалы киңәшләрен дә бирә. Ә бүген аның үз күңелен ачарга тырыштык.

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевнең фотокүргәзмәләр оештырып, рәссамнарга гына хас күзаллау, тоемлавы белән укучыларын шаккатыруын белә идек инде. Моңарчы без фәкыйрьләренә бөекләр биеклегеннән генә карый, дип уйлаган язучыбыз («бөегем» сүзен ул яратып әйтә) «Идел» журналына да хәерхаһлы булып чыкты. Файдалы киңәшләрен дә бирә. Ә бүген аның үз күңелен ачарга тырыштык.   

Марсель абый, хәзер кесә телефоны белән берәүне дә шаккатырып булмый билгеле. Тик менә сезнең телефоныгыз да кешеләрнекенә охшамаган. 

Фотога төшерергә уңайлы булсын өчен, объективы чыга торганны сайладым. Фотоаппаратларымны гел яңартып торам, яхшыракны, яңарак чыккан маркаларны алырга тырышам. Урманны – чәчәкләр, гөмбәләр, агачларны төшерергә яратам. Тик аның да билгеле бер вакыты бар. Җәен урманны күреп булмый – караңгы. Көз көне генә ачылып китә ул. Агач гөмбәләренең һәркайсы ниндидер сурәткә охшаган була. Нәрсәне дә булса аңлатмаган әйберне төшерә алмыйм. Тенерифе утравына барасым килә. Атлантик океандагы Канар утрауларына кергән әлеге утрау хакында шактый өйрәндем. Анда Аждаһа агачы дигән мең ел үсә торган агач бар икән, менә шуны төшерәсе иде. 

Үзебездәге урманнар матурлыгын кайчан ачтыгыз?  
Соңгы елларда гына. Казан янындагы санаторийда ял иткәндә урманга юл тоттым. Кар төшәр алдыннан булды бу. Урманга тиз генә барып, ашыгыч кына  фотога төшерү мөмкин түгел. Яшәргә кирәк анда, түбәң булырга тиеш. Урман эчендә ышанычлы йөрсәң генә, агачлар сиңа ияләшә, йөзләрен ачалар. Каеннар бик хикмәтле агач булып чыкты. Фантазиягә бай, әллә нинди һәйкәлләр, скульптуралар ясап чыгара бит үзләреннән. Кайберләренә исемнәр дә куштым. Мәсәлән, Баянҗар. Атилланың Баянҗар исемле акыны була. Ә гөмбәләрне мин, гомумән «кешегә» санамый идем. «Тереклектә бөтен нәрсәнең дә теле бар. Бары тик пеләш гөмбәзле гөмбәләр генә телсездер шикелле», – дип язып та чыккан идем. Тик алар мин уйлаганча, алай ук мәхлүк булып чыкмады. Гөмбәләр дөньяда үзе бер сәнгать! 

Ә нишләп ул фотоларыгызны инстаграмга куймыйсыз? Сезнең анда үз битегез бар бит, нигәдер яңартмыйсыз гына.
Экранда бәләкәй фотолар булуны кабул итеп бетерә алмыйм ахры. Аннары мин ул фотоларны урларлар, дип куркам. Бездә сәнгатьтә, әдәбиятта караклык көчле. Алладан да, мулладан да курку юк.

Тик сезнең көндәлек сәфәрләрегез шактый кызыксыну уятыр иде. Ризык әзерләгән видеоларыгызны да йотлыгып карар идек. Ризык тәмен тоемлый торган гурман икәнегезне күпләр белә. Менә бу бәләкәй өчпочмакны да «бетереп аттыгыз». Ни өчен икәнен, бәлкем, «Идел» укучыларына аңлатырсыз. Югыйсә, сувенир кебек кенә, кече телгә йотарлык кына пешерелгән, кияү пилмәнедәй вак өчпочмак бит. 
Беренчедән, анда ит тә, бәрәңге дә бик аз, юк дәрәҗәсендә. Бәләкәй булгач, ул гел камырдан гына тора бит. Элек өчпочмакны зур итәләр иде, аның эчендә камыр гына түгел, почмакларында да гел итле бәрәңге һәм шулпа була иде. Аны син бер стакан чәй яки катык белән ашап куйсаң, тамагың туя иде. Ә бу теге миллион ризык арасында бирелә торган чемченеп кую ризыгына әйләнгән. Чәкчәк тә, пәһләвә дә түгел бит ул, кулга тотып ашый торган тулы бер ризык. 

Сез ризыкка бик талымлы кеше ахры. 
Аяз Гыйләҗев белән Испаниядә шулай, диңгез кабырчыгы китерделәр. Моны ничек ашарга инде, дим. Аяз абый: «Слушай, парин, син кешеләр алдында сер бирмә, моңарчы ашаган кебек тот үзеңне. Кабырчык эчендәге лайланы тиз генә кап та, артыннан берни булмагандай шәраб йотып куй», – ди. Безнең бит болар бүә суында бар иде. Элек, без малай чакта, аны ашау турында берәү дә уйламады. Тауда чаңгы шуган искә төшә: кемдер кесәсеннән туңган ипи чыгарды, бүлешеп ашадык. Менә шул ипинең тәмен әлегәчә хәтерлим. Балачактан калган ризык символы.  

Азнакай турында һәрчак искә аласыз. Туган якка мәхәббәт гомерлек була микән? 
Якыннар, дуслар китә бара, алар белән хисләр дә сүрелә икән шул. Чатыр тауга менәрлек дуслар сирәгәя бара. Әле менә Илдус Гыйләҗевне җирләп килдек... Авылда безнең нигез юк инде. Кайтып, галуш киеп, иске чалбардан, сүсәргән күлмәк киеп йөреп булмый. Әни исән чакта кайта идем дә, эзләп табып, шул ертык чалбар-күлмәкләремне кия идем. Әни әйтә иде, улым, йөрмә болай, киеме юк дип әйтерләр, ди... Иң бәхетле чак булган инде. 

Бер әңгәгәмәгездә, әдәбият-сәнгатьтә иң яраткан жанрым – балет, дип җавап биргән идегез. Фикерегез үзгәрмәдеме? 
Әйе, хәзер дә ошый. Балет, гомумән, бик камил бию төре ул. Биюдә хаосны, тәртипсезлекне яратмыйм мин. Борынгы келәмдә ясалган бизәк-чәчәкләр – биюнең нотасы, дип уйлыйм. Һәр хәрәкәт менә шуның кебек төгәл булырга тиеш. Коверлардан өйрәнергә кирәк биюне. Башка биюләрне дә карарга яратам. «Казан» ансамбле соңгы елларда матур гына чыгышлар ясый. Тик аларга бераз гына төгәллек, шомалык җитеп бетми әле. 

Рабит Батулла: «Марсель Гали шигырьгә генә сыя алмаганга, прозага күчте. Прозасы шигырьгә әверелде. Аңа сыя алмагач, рәссем сәнгатенә күчте», – дигән иде.
Дөрес әйтә. Мин балачактан рәссам булырга җыенган кеше. Бәләкәйдән төпле рәсем мәктәбе үтмәгәч, уемнан кире кайттым, соңга калганмын, дип уйладым. Хәзерге шәһәр балалары әнә студияләргә йөри, бөтен нечкәлекләрен белеп чыгалар бит. Мин төсләрне дә куша белмәдем, шуңа күрә кара төсләрдә генә ясадым инде. «Огонек» журналларыннан күчереп, майлы буяу белән ясаган портретлар, картиналарым да булды. Бервакыт шулай каләмдәшләр белән туган авылга кайттык. Безнең өй юк иде инде ул вакытта. Кодагый әби исән иде әле. Өйләрендә минем шул картиналар эленеп тора. Зәйтүнә карчык: «Әле бу гына түгел, сарык абзарында да бар», – ди.  Көлештеләр инде. Баксаң, мин яшь чакта белештерми генә, икона сымак портретларны күчереп ясаганмын икән. Әбиең урынына чыгарып куя белгән! Ә фото белән шөгыльләнү – рәссам була алмаганга үч алу ул. Гадәти фотолар түгел бит, анда ниндидер сәнгатьлелек тә бар. Бер йөзләп фото тупланса, альбом чыгарырга да ниятләп торам. 

Гомәр Бәширов турында язма әзерләгәндә, улы Зөфәр абый да: әти гомер буе рәссам булыр хыялланды, ләкин ул аны сүз белән әйтеп бирә белде, дигән иде. Сезнең әсәрләрдә дә рәссамлык бөркелә. Ә менә шәхесләр сериясеннән булган «Догалы еллар» китабын язу өчен психолог та булырга кирәк, дип исәплим. Үзегез «ачкан» шәхесләр турында гына яздыгызмы? 
Нигездә, аралашкан кешеләр турында, үзем күргәнне, үзем уйлаганны гына. Бердәнбер Рудольф Нуриевны «Голос Америки»дан тыңлап яздым. Хәтерем әйбәт. Ләкин аңа гына да ышанырга ярамый. Мин көндәлекләр алып бармадым, хатлар да язмадым. Ачылып бетәсе килмәүдәндер инде инде ул. Көндәлек алып бармаганга хәзер үкенәм. Язып барасы калган, хәзер укырга кызык булыр иде. Чөнки без табынган зур шәхесләр дә, ул чактагы вакыйгалар да юк бит инде. Язарга да, фотога төшерергә дә кешесе калмады кебек... 

Соңгы арада милләттәшләребез арасында булып алган дулкынлануларга сез дә битараф калмагансыздыр. Татарга ни җитми, Марсель абый? 
Дәүләтчелек җитми. Һәр милләт дәүләт булып яшәргә хаклы. Ә безнең бөтен эшләгәнебез кеше өчен булып чыга. Батырлык кылсак та, безнең милләткә язылмый ул. Хокуклар юк. Бар тоела гына. Ел саен үзәккә күпме миллиард түлибез без. Казан беркайчан да Мәскәүдән зуррак, матуррак шәһәр булмаячак. Империя андый вәкаләтне бирми. Алдан барып, шулай ук нидер эшли алмыйсың. Һәрбер нәрсә рөхсәт белән генә. Тел мәсьәләсендә дә шул ук. Гомердә булмаган хәл бит: телне бетерү бара. Патша вакытында да, Сталин вакытында да алай булмаган ул. Хрущев беренче мәртәбә удар ясаган, менә хәзер тагын берсе. Ел да Иске Казан тавына, Ханчишмәгә барам мин. Анда әти-әниләре, әбиләре белән балалар да килә. Авылдан киләләр, урысча сөйләшәләр. Бер агай сөйләп торды, менә малайга бер куплетына бер мең биреп, Тукай шигырен ятлаттым, ди. Өч куплетка өч мең сум биргән бу. Менә шундый хәл. Мин аңа бер сүз дә әйтмәдем, файдасы юк. Тормыш кай якка тәгәрәвен күреп, шаккатып кайттым. Ә син татарга ни җитми, дисең. Без коточкыч тизлек белән артка чигенә барабыз.  

Үзегезнең иҗат иткән әсәрләрдән кабат-кабат кайсын алып укып рәхәтлек аласыз? 
«Рух» әсәремне. Мин аны бик күп яздым, калын китап булыр, дип уйлаган идем. Кыскарта-кыскарта, җитмеш кенә бит булып чыкты.  Язасы әйберләр дә калды. Тик кабат кайтып эшләргә җыенмыйм. Кайчак шулай да була, язганнарым карап чыгам да, моны ничек яздым икән, дип уйлап куям. Чөнки  нәкъ хәзер шушы минутта алай язып булмый бит. Ләкин берсе дә, аһ ялгыш киткән, төзәтергә иде, дип әйтерлек түгел. Цензураны күздә тотып, әлбәттә, күп фикерләр әйтелмәгән. Цензура бик әшәке иде бит ул вакытларда. Хәтерлим, Разил Вәлиевнең бер повесте чыкканда, манаралар ракеталарга охшаган, дигән җөмләсенә бәйләнде бит цензура. Шул чорда язган Казан турындагы бер шигыремдәге фикерне сизми калдылар, билгеле. Бер мосафир җырлап уза: «Байлар кайда саклый икән безгә дигән хәмерләрне. Ханнар әллә үлми микән, булыр иде каберләре». Шуннан Нури Арслановка Үзбәкстаннан хат килгән, кем бу, ничә яшьлек кеше, ничек чыгара алган ул аны, дип. Шундый нечкә алымнар белән кайбер фикерләрне үткәреп була иде. «Милләт» дигән сүзне дә әйтергә ярамады бит. Мөдәррис Әгъләм, «халкым» дигән сүз кертеп җибәргән иде. 

Үз сүземне әйттем, дип уйлыйсызмы, Марсель абый? 
Юк. Үз халкым, аның теле, тарихы турында нинди дә булса фикер әйтергә тырыштым. Китапларга киләчәктә кире кайту булыр,  дип уйлыйм. Компьютерлар бер мизгелдә эштән чыгарга мөмкин бит. Хәрби оешмалар кәгазьгә күчте инде. Кәгазь барыбер калачак. Мин үзем, компьютерда җыя белсәм дә, кулдан язам. Ручка белән тизрәк, уңайлырак, компьютерда фикергә җитешеп булмый. 

«Бөегем» дигән гыйбарә күптәннән телегезгә кердеме? 
Күптәннән. Тормышта бөек булып булмас, әйтеп калыйк, үзен бөек санаган кайберәүләрне янәшәбезгә төшерик әле, дигән нияттән чыккан әйбер бу. Минем әтидә кешегә төрттерү, юмор хисе бар иде. Әтинең 1888 елгы апасы да кешеләрнең булдыксызлыгыннан үткен көлә иде. Мин юмор язармын, дип, гомумән, уйламадым да. Җитди жанрга санамадым. Фаил Шәфигуллин шәп юморист иде, берәр фикер туса, аңа гына әйтә идем язарга. Фаил Шәфигуллин үлеп киткәч, кинәт кенә бушлык барлыкка килде. Шуннан үземә яза башларга туры килде.  


Бүгенге күңел халәтегезне ачкан шигырь юлы?
Яңа китабымда бер куплетлы гына шигырь бар: 
    Иман көтеп күпме инәлмә син:
    «Хакы бармы, диеп, хакы бармы?»
    Империя, чәйнәмичә генә 
    Йота бара күндәм халыкларны... 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты Язучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев