Логотип Идель
Заман

НАЛАСАДАН! АРЧА ЯГЫННАН!

Арча районы Наласа авылы егете Рамил Мөхетдинов белән без күптәннән таныш. Район мәдәният идарәсен җитәкләгән, аннан район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган вакытларында уртак проектлар тормышка ашырдык. Җәяүләп Тукай юлын үттек. Эшсөяр кешеләрен барладык, гөслә уйнаучы апалары белән дә таныштык.

Арча районы Наласа авылы егете Рамил Мөхетдинов белән без күптәннән таныш. Район мәдәният идарәсен җитәкләгән, аннан район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган вакытларында уртак проектлар тормышка ашырдык. Җәяүләп «Тукай юлы»н үттек. Эшсөяр кешеләрен барладык, гөслә уйнаучы апалары белән дә таныштык. Аркылыга-буйга гиздек Арчаны. Кешелекле. Гел елмаеп сөйләшә, кешеләрдә уңай фикер калдыра белә. Нинди генә гозер белән чыксаң да, кырт кискәне юк. Әле иҗатта да сынап караганы бар үзен: «Идел»дә аның юморескалары басылды. Рамил турында белгәннәрем шул гына. Бу юлы махсус аны «өйрәнер» өчен кайттым.

Әлифба кадере

Очрашуыбыз Арча педагогия көллиятенә билгеләнде. Бакчасында җиргә коелган алмаларны җыя-җыя, Рамилнең килгәнен көтәбез. Көтәбез, дим. Чөнки, соңга калам дип шалтыратты. Үпкәләмәдек инде, донор көнендә килгәнбез бит үзебез дә. Ә аның иртән кан тапшырырга барасы булган. Менә инде студент елларыннан бирле кан тапшыруны гадәткә керткән ул. Гамәлен гади генә аңлатты:

«Кемгәдер булыша алуыма сөенәм генә. Башкаларга да киңәш итәм...»

Әлифба музеенда онытылып йөрибез. Без укыган Әлифбаның һәр бите күзалдыннан үтә. Беренче укытучыбызга күңелдән генә рәхмәт сүзе белән изге теләкләрне ирештерәбез. Әлифне таяк дип белмәгән килеш, барын да өйрәнү нинди кадерле көннәр булган икән бит. Рамил Мөхетдинов та беренче укытучысы – Гөлфия Дәминовнаны искә ала:

– Беренче сыйныфка өчәү: ике малай, бер кыз укырга килдек. Кулларда чәчәкләр бәйләме. Тик аны кайчан бирәсен беребез дә белми бит. Шуннан мин тоттым да: «Мә!» – дип, чәчәкләрем укытучым кулына тоттырдым. Ә ул елмайды да: «Беренчедән, «Мә!» түгел, «Мәгез!», икенчедән, чәчәкне бәйрәмнең шул-шул вакытында бирәсе», – дип, кире кулыма тоттырды. Мәңгегә истә калды. Мәһдиев әсәрендәге кебек, баш миендә өч кенә сыр булган малайның укучыга әверелүе шул вакыйгадан соң булды бугай... Әлифбаның һәр бите безнең көнкүреш иде ул. Менә «Н» хәрефен өйрәнәбез, иҗекләрне кабатлыйбыз: «на-на-на...» Агач атны иярләп уйнаган малайлар – шул без идек бит инде. Менә ат көтүче рәсеме... И кызыга идем атта йөрергә. Колхоз кәнүшниенә барып, ипи белән чакырып, атта йөрергә өйрәнәбез. Ат караучы Миңнур абый бер сүз дә әйтми. Балалар теләген аңлый торган кеше иде ул. Безнең өйдә дә ат булды, алты ел дәвамында Сабан туйларда ат чабышында катнаштым... Менә «Ч» хәрефе бите: без шундый тимер чаналарда шуа идек шул, иякләрне бәреп, тимеренә телләрне ябыштырып... Ә менә колонкадан су алучы кыз рәсеме: «Алсу су ала». Хәзерге балалар кранны гына ача, колонканың ни икәнен дә белми. Аларга вай-файга тоташырга кирәк, «Контра Страйк» кызыклырак...  

 

Арча педагогия училищесына укырга кергәч, Әлифба авторлары белән очрашырга туры килә Рамил Рафис улына. Нинди горурлык хисе биләгәнне ул үзе генә белә! Шундый тормышчан китап язучы Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзовлар шушында укыткан мөгаллимнәр икән бит! Соңрак әле ул алар белән кабат очрашачак! Бу юлы музей оештыруда да ярдәм кулы сузачак, Сәләй абыйның туган авылы Байтуганга да (Самара өлкәсе) берничә тапкыр барачак.

Әлифба музееның ул укыган вакытта икенче катта урнашкан бүлмәсенә дә сугылабыз. Агачтан уеп ясалган бизәкле баскычларына сак кына кагыла әңгәмәдәшем: хезмәт укытучылары Габделбәр Бәхтияров, Ринат Мингаярович, Атлас Солтановлар дәресләрендә үзләштерелгән һөнәр үрнәкләре бу, студентларның кул эшләре! Хәзер инде Рамилнең үзе остаханәсе бар, шунда вакыт булган саен, агачтан уеп, үрнәкләр ясый ул.

Хикмәтле Тукай юлы

Наласа – район үзәгенә якын урнашкан авыл. Казанның Мәскәү базарыннан ярминкә мәйданына барган кадәр генә. Авыл башындагы юл киселешендә игътибарны җәлеп иткән мәйданчыкка тукталабыз. Тукай юлының ял аланы. Рамил Мөхетдинов, бөек шагыйрьнең якташы булуга үзгә бер горурлык белән, «Тукай юлы» турында сөйләргә керешә. Егерме чакрым араны җәяү бер генә тапкыр узмаган ул! Кунаклар килгән саен, яңадан тәпиләргә ияләшеп тә беткән булган. Хәтта ураза тотканда да сәпид белән әллә ни тапкыр ураган. Бирегә матур итеп якын-тирә авылларның тарихын яктырткан стендлар да ясап куйганнар. Гыйлемле шул Тукай яклары: әллә ничә гасыр элек укыткан мөгаллимнәре, имамнары турында да төпле мәгълүмат язып элгәннәр! Тагын бер детальгә игътибар итәбез: Тукай юлы схемасында бер күпер билгесе зурайтып күрсәтелгән, ниндидер бер мәгънәгә ия микән, дисәк, зур түрәләр килешкә, зур миссия белән эшләнгән икән: Җөлби белән Кушлавыч арасындагы әлеге күперне һәм юлны төзекләндерсәләр, Биектау аша Иске Казан юлы буйлап та кайтырга мөмкин булачак! Хәтта навигатор да күрсәтә бит, Кушлавычка юл тотучы күпләр шулай алданган. Рамил аңа нык сыкрана, юлы һәм күпер заман таләпләренә туры килсә, мәшһүр Тукай турында күбрәк белергә теләүчеләр, аның туган ягына сәфәр кылучылар күпкә артыр иде, ди.

          

Аккошлар белән селфи

Рамил Мөхетдинов туган Наласа авылына XV гасырда ук нигез салынган икән. Кайбер чыганаклар буенча, Киров өлкәсенең Ноли авылында яшәүче татарлар килеп утырган бирегә. Нократ елгасының кушылдыгы булган бу елганың татарча исеме Налису булган. Наласа белән Налису төшенчәләре үзара охшаш, мәгънәләре буенча да туры килә.

– XIX гасырда югары очта яшәгән кешеләрне түбән очлар белеп тә бетермәгән, – ди Рамил. – 1859 елда 1415 кеше яшгән. Ике мәчет, мәдрәсә, дүрт җил тегермәне һәм ике су тегермәне теркәлгән! Дүрт кибете, кредит ширкәте булуын да искә алсак... Ә хәзер исә ике йөзләп хуҗалыкта 723 кеше гомер кичерә.

Хәзер дә әйбәт яшиләр. Клублары төзекләндерелгән, ФАП бинасы да яңа, балкып тора, әле быел гына кырык урынлы яңа балалар бакчасы сафка баскан.

(Моңарчы 19 урынлы бакчага утызлап сабый йөргән.) Мәчеткә дә җомга йөрүчеләр ике дистәгә якын. Иске йортлары сатып алып, яңаларын төзи икән яшьләр. Бу бер-ике елда гына унлап яңа хуҗалык теркәлгән. Инвестор да белгечләргә дип аерым йортлар салган. Аларга карап та сокландык. Авыл йөрәге, яшим, дип тибә. Быел менә өч пар аккош төшкән Наласа күленә.

– «Наласа» җырын ишеткәнегез бардыр инде: «Өздереп гармун уйныйлар Наласа авылында...» – дип сүзен дәвам итә Рамил. Без таныш җыр тексты ишеткәннән сөенеп, баш кагабыз. – Таһир Якупов башкаруында бигрәк тә шәп яңгырый бит. Анда «Төнбоеклы тирән күлдә тезелеп йөзә аккошлар» дигән юллары да бар. Быел аккошлар төшкәч, күңелем сөенеп куйды. Димәк, элек тә үз иткән алар безне. Җыр сүзләре юктан гына тумаган бит. Шул көннәрдә авылга клип та төшердек.

Җырын нәкъ менә Таһир Якупов башкаруындагысын сайладык...

Зират артындагы күлнең манзарасын күргән кеше, хәленнән килсә, картина ясар иде. Тау башыннан бигрәк матур күренә: чылбыр-муенса кебек камышлы күлләр тезелеп киткән, ярларында көтүләр чемченеп йөри... Без селфи ясап кына чикләндек. Рамил исә бер борчуы белән дә уртаклаша:

–  Аккошлар килүе турында социаль челтәрләргә фотолар элдек. Шуны күреп, тамаша карарга әллә кайлардан кешеләр агылды. Аккошлар китте, без аларны шулай тынгысызладык ахры...

Ә менә Рамил үзе Наласада тернәкләнеп калган. 2008 елда әйләнеп кайта ул туган авылына. Инде менә ике катлы йорт салып куйган. Адиләсе дә иренең теләгенә каршы килмәгән, ике улларын үзләре кебек үк авыл җанлы итеп үстерәләр. Шәһәргә барып кына кайтканда да, малайларның, әле дә ярый авылда яшибез, диюләренә ничек сөенмисең! Дәвамчылар үсә бит. Дәвамчылар дигәннән... Мөхетдиновлар гаиләдә дүрт малай үсәләр, шуның өчесе туган авылында төпләнгән. Берсе Арчада гомер кичерә. Әби-бабасына 10 онык!

Дөрәс баба оныклары

Рамил Мөхетдиновне аккаунтларында Арслангали исеме белән беләләр. Әллә нинди ят исем түгел, бабасы исеме. Аны карап баручылар, иллә дә матур икән Наласа табигате, дия торгандыр. Наласа күлендәге кичке шәфәкъ чагылышы, плотина ягыннан ачылган авыл сурәте (у хәрефенә охшаган юлны ул аеруча яратып төшерә), алма бакчасына кунган беренче алтынсу сары буяулар, бакчасында пәрәвез җепләрен бәйләгән үрмәкүч сурәте... Туган ягын ихлас яраткан кеше генә шул мизгелләрне тотып ала белә торгандыр. Шунысы да бар: блогер булу өчен түгел, ә авылы матурлыгын үз фотоальбомына теркәп кую өчен төшерә ул аны.

Күңел халәте кушуын тыңлап кына. Үзе болай Рәмис Латыйповны, Альберт Шакировны яратып укып бара. Юл уңаеннан, Рабига чишмәсе, Бурсык елгасы, Төрән өстен дә күрсәтә, авылның һәр урыны белән бәйле вакыйгаларны да сөйли. Менә бу аланлыкта дин тотарга ярамаган елларда намаз укырга йөргәннәр, хәзер дә келәүләр уздырырга кирәк булса, яки озак вакыт яңгыр яумаса, аксакаллар шунда барып намаз укый икән.

– Нинди генә заман килсә дә, Наласа динен җуймаган, –  дип сүзен дәвам итә Рамил. – Шушы авылдан чыккан Сәйфетдин бине Хәләл бине Дөрәс баба (1775) Ямаширмә авылы мәчете имамы һәм мөгаллиме була, берничә китап яза. Ә Наласада Кавәлетдин Болгари 25 ел буе имам-хатыйп вазифаларын башкара, аны шагыйрь, хокук белегече буларак та беләләр. Соңыннан ул Каһирәдәге Әл-Әзһәр университетында фарсы теле укыта, шунда вафат та була. Тагын бер мөгаллиме белән данлыклы Наласа мәдрәсәсе – биредә Нигъмәтулла бине Рәхмәтулла бине Иманкол бине Рахманкол укыта. Ул «Тәүзих» китабы белән күп шөгыльләнә, 1816 елда вафат була. Менә шундый авылдан каләм ияләре ничек чыкмасын? Язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, прозаик Гүзәл Әдһәм, журналист, «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллиннар да шушы авыл чишмәләре суын эчеп үскән егет-кызлар бит!

Рамил Мөхетдиновның бер хыялы бар: Наласа көрәшчеләре турында мәгълүматлар туплап китап итеп бастырасы иде, ди. Насыйп итсен! Саубуллашканда: «Болары барысына күңел эше инде. Ә менә хәзер җитәкчелектән китеп, гади эшче булуың вакытлыча гынамы?» – дип тә сорарга җөрьәт итәбез. Юк, йөрәгенә тимәде, болай дип кенә җаваплады авыл егете:

–  Дәүләт структурасында эшләгән кешенең хезмәт хакы тормыш итәргә яраклы булса, авылда яшьләр күбрәк калыр иде. Районнарда кадрлар резервы дигән эшне җанландыру кирәк, минемчә. Ә болай... Мин Арчада эшләргә, районга файда китерергә телим. Йөрәгем шулай куша...

Язма әзерләнеп беткәч, Наласадан, Мөхетдиновлардан күңелле хәбәр килеп иреште: өченчегә сабыйлары – кызлары туган. Төкле аягың белән, Наласа кызы!

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев