Шәһәр яшьләре & татар мәдәнияте
Күпләр башкалага тартылганда, ул туган шәһәрендә калып, анда берсеннән-берсе кызыклы һәм масштаблы проектлар белән шөгыльләнә. URBANTATAR шәһәр яшьләре берләшмәсе, шушы исемдәге радио, «Кыскасы» әдәби лабораториясе һәм тагын бик күп проектлар авторы, Казандагы Кабан күле буендагы чараларның быелгы кураторы Гүзәл Әхмәтгәрәй – шәһәрдә милли мохит тудыручы яшьләрнең берсе.
Күпләр башкалага тартылганда, ул туган шәһәрендә калып, анда берсеннән-берсе кызыклы һәм масштаблы проектлар белән шөгыльләнә. URBANTATAR шәһәр яшьләре берләшмәсе, шушы исемдәге радио, «Кыскасы» әдәби лабораториясе һәм тагын бик күп проектлар авторы, Казандагы Кабан күле буендагы чараларның быелгы кураторы Гүзәл Әхмәтгәрәй – шәһәрдә милли мохит тудыручы яшьләрнең берсе.
Провинциядә дә сыйфатлы яшәп була
Мин – Чаллы кызы. Кечкенәдән Казанга күченермен дип хыялланып үстем. Татар филологиясе факультеты бинасын күргәч: «Мин монда укыячакмын!» – дигәнем әле дә исемдә. Фаразым чынга ашты: биш ел башкалада укыдым, хәзер дә аспирантурада белем алуым дәвам итәм. 2019 елда Чаллыга гыйнвар ялларына кайткач, апалар белән: «Нигә безнең Чаллыда сыйфатлы татар проектлары юк соң?» – дип сөйләшеп утырдык. Уеннан уймак чыга дигәндәй, озакламый URBANTATAR берләшмәсе барлыкка килде. Бүгенге көндә инде ул республикакүләм проектларны да чынга ашыра. Чаллы белән генә чикләнмәсә дә, аның үзәге булып нәкъ менә Чаллы шәһәре тора.
Минем өчен Чаллы – ул ниндидер бер универсаль форма. Провинциядә ничек яшәп була, анда сыйфатлы яшәү рәвешен син үзең үзгәртә алуыңны күрсәтәсе килә иде. Республикада, Русиянең төрле почмакларында сыйфатлы, экспериментларга ачык булган татар мәдәнияте үсә икән, милләтебезнең киләчәге ышанычлы дип уйлыйм.
Авыл белән шәһәр синтезы
Берләшмә барлыкка килгәндә, мәдәният үсеше турында авылныкы – шәһәрнеке дип бүлеп фикер йөртү актуаль иде. Бүгенге көндә без, киресенчә, әлеге бүленешнең синтезын күрәбез. Безнең эшчәнлек берникадәр шәһәрдә татар теле юкка чыга дигән тезиска каршы чыгуыбыз иде, тора-бара ул манифестка әйләнде. Татар мәдәнияте һәм урбанистика мәсьәләләре дигән ике юнәлеш барлыкка килде. Шул рәвешле, без хәзер Яшел Үзән, Мамадыш, Лениногорск кебек кечерәк калаларда Татарстанның шәһәрләр үстерү институты һәм Казандагы creeptone media продюсерлык төркеме белән берлектә төрле чаралар уздырабыз. Болар – Чаллы шәһәренең урбанистика көн тәртибенә бик ятышлы гына туры килде. Чараларда шәһәр мохитенә бәйле актуаль проблемаларны күтәрәбез, хәзер инде безне белгеч буларак таныйлар. Безнең өчен беренче чиратта һәрвакыт сыйфат мәсьәләсе тора.
Берләшмәнең үз радиосы да бар. Аны IOS һәм Android платформасындагы телефоннарга йөкләп яисә urban.tatar сайтыннан тыңлап була. Анда альтернатив татар музыкасы тупланган, без аны яңартырга телибез.
«Кыскасы» лабораториясе
«Кыскасы» проекты – эчке бер амбициядән барлыкка килгән, әдәбиятка бәйле бер гипотеза иде. Кыска вакыт аралыгында универсаль механикага таянып, әсәр язуга бәйле ул. Лабораториядә профессиональ язучылар катнашмый, алар арасында хәтта каләм тибрәтеп карамаганнар күбрәк, дисәк тә була. Әлеге проект ике ел рәттән үткәрелде. Аның кысаларында катнашучы бер ай дәвамында белем алу курслары уза, гамәли дәресләр ала, аннан соң хикәя язып карый, ягъни прозаның кече жанрында каләм сыный.
Хикмәт шунда: әлеге проект бары тик оффлайн форматта узар дип күзаллаган идек, ләкин беренче елында ук безгә Казан, Кукмара, Киров шәһәрләреннән, Чехиядән кушылдылар һәм бу әлеге лабораториягә булган ихтыяҗның масштабын билгеләде. Спикерлар арасында да без татар теле белгечләре белән генә чикләнмибез, бу җәһәттән безгә хәтта тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Кайберәүләр, гомумән, катнашудан баш тартты, чөнки лекцияләр татарча гына түгел иде. Ләкин безнең өчен универсаль белемнәр мөһим, зур белгечләрдән тәҗрибә алып, аны татар әдәбиятында файдалануны хуп күрдек. Икенче елында Швеция, Тула өлкәсеннән дә кушылучылар булды. Шулай итеп, география тагын да киңәйде.
Әлбәттә, әдәби эшләнеше ягыннан ул әсәрләрне югары дәрәҗәдә дип әйтеп булмый, алар күбрәк каралама рәвешендә. Ләкин нәкъ менә шундый караламалар һәм тәҗрибәләрнең мәдәниятне, әдәбиятны үстерүнең бер шарты икәненә иманыбыз камил. Без экспериментлардан курыкмыйбыз, чөнки республикада профессиональ язучылар өчен әдәби бәйгеләр шактый уздырыла. Традицион программалар янәшәсендә без эксперимент юнәлешен алдык.
2016 елда JADIDFEST фестивалендә ачык дискуссиядә катнашкан идем. Анда Шамил Идиятуллин, Илдар Әбүзәровлар да бар иде. Дискуссиядә рус телле татар әдәбияты турында сүз барды. Минемчә, әлеге тенденция көчәюгә таба бара. Безнең лабораториядә дә быел рус кызы актив катнашты. Киләчәктә рус телле татар әдәбияты тагын да зуррак үсеш алачак, бу хакта, ягъни мондый әдәбиятның без яши торган киңлектәге урыны, яшәү һәм үсү шартлары турында алдан уйлый торырга кирәк.
Чаллы vs Казан?
Чаллыда да, башкалада да үземне бердәй уңайлы хис итәм. Кадрлар күченә, диючеләр булса да, минем өчен Чаллы белән Казан арасында аерма юк. Әле берәр авылга кайтып, анда җирле татар мәдәниятен активлаштыру, үстерү теләге дә бар иде. Әлбәттә, башкалада фикердәшләр табу җиңелрәк, биредә кызыклы һәм креатив институцияләр күбрәк. Бу мәсьәләдә фикерем ныклы: кеше туган ягын, андагы яшәү рәвешен, сыйфатын үзе үстерә.
Кабан күле кураторы булуымны ишеткәч, миңа: «Чаллы нишләр соң?» – дигән сорау бирделәр. Гомумән, URBANTATARның үсү стратегиясен өйрәнгәндә үк, әлеге проектның бер урынга гына бәйле калмыйча, универсаль студия булачагына басым ясаган идек. Алга таба ул шулай булачак та. Чаллыда бик көчле URBANTATAR командасы калды, без һәрвакыт элемтәдә, хәзер алар җәйгә зур проект әзерли. Бу инде әлеге берләшмәнең билгеле бер мөстәкыйль үсеш дәрәҗәсенә җитүен күрсәтә. Шуңа күрә Чаллыга өметем дә, ышанычым да зур минем.
Кабан күле проектлары
Бәйгедә җиңеп, Кабан күле кураторы булачагымны ишеткәч, иң элек узган елгы кураторларның программаларын җентекләп өйрәнеп чыктым. Әлбәттә, Казан контекстына тиз арада кереп китү, аның традицияләрен саклап калу бик мөһим иде. Йола дәрәҗәсендәге традицион чараларны дәвам итәргә бурычлы икәнемне аңладым.
Килү белән «кызыклы» хәлгә юлыктым: Кабан күленең иң актив чаралар уздырыла торган урыны ябылды! Иртәнге йога, кичен кинолар күрсәтү һәм йөзмә сәхнәдә концертлар кую мәйданчыклары хәзер ябык. Шул сәбәпле без альтернатив урыннар эзли башладык һәм яңа мәйданчыклар табылды.
Кабан күлен быел төрле милләт кешеләрен, шәһәрләрне җәлеп иткән ачык бәхәсләр уздыру урыны итеп күрәм. Алга таба бик кызыклы проектлар әзерлибез. Мәсәлән, хәзер Татар китабы йорты белән татар әдәбияты буенча ачык лекцияләр үткәрү планлаштырыла.
Шулай ук, төрле кызыклы экскурсияләргә ихтыяҗ зур булуын аңладык. Тавышлы йөреп кайту («звуковая прогулка») форматын да кертергә уйлыйбыз. Ул күптөрле кызыксынулары булган шәһәр яшьләрен җәлеп итү урыны булыр дибез. Әлбәттә, яшьләрчә андеграунд мәдәниятенә дә урын биреләчәк. Быел инде репродукторлардан «Казанализация» Казан лейблы белән берлектә җыелган «Кабанализация» плейлистын җибәрдек. Моңа кадәр анда татар ретро җырлары яңгыраган булса, хәзер инде төрле жанрдагы русча-татарча җырлар тыңларга мөмкин. Җәй дәвамында Yummy Music лейблы белән татар, чуаш, удмурт, мари һәм башка милләт көйләре кергән плейлист әзерләячәкбез. Шулай ук, «Связь» сәламәтлекне читтән торып күзәтү сервисы белән берлектә, Кабан күле белән бәйле булган татарча аралашу клубын дәвам итәчәкбез. Монда иминлек, үз-үзеңне саклау, психологик халәт һәм башка темаларга багышланган сораулар күтәреләчәк. Казанда яшәүчеләргә һәм башкала кунакларына кызык булачак!
Камилә Сираева әзерләде
Провинциядә үскән кыз хыяллары: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/chally-tatar-shreme-i-kyzykly-faktlar
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев