Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2832
      0
      6

    Шүрәлеле юл биштәре

    Соңгы арадагы үзиляция тормыш кануннарына шактый үзгәрешләр кертте. Соңгы кыңгырау чыңлауга балалар автобусларга төялеп Тукай туган урыннарга экскурсиягә агыла иде. Табигый матурлыгын саклаган искиткеч гүзәл урыннар! Әйдәгез, бүген безнең белән онлайн экскурсиягә! Кушлавычка, Кырлайга... Шагыйрь рухын әлегә шулай тоемлыйбыз!

    Шагыйрьнең бишеге  


    Иң элек музей директоры белән элемтәгә чыктык. Дамир Зиннәтулла улы, Кырлайга юлыбызны Кушлавычтан башларга киңәш итте. Шагыйрьнең бишеген күреп чыгыгыз, ди. Бик рәхәтләнеп! Әмма, навигатор сүзләренә ышанып, чүт кенә юл өзегенә юлыкмый калдык. Баксаң, бер без генә түгел, күпләрне (шул исәптән музей хезмәткәрләрен дә) авыр хәлгә калдыра икән ул. Сәбәбе шул: Казаннан Кушлавычка элек туры юл булган, аны Тукай юлы дип йөрткәннәр. Заман шаукымына бирелеп, юл дигәнең төзекләндерү, яхшы асфальт өслекне күрә алмый кала. Юбилей илә аны да рәткә китерү каралган була, шактый күркәм эшләр башкарылса да, калса калыр нибары биш чакрым дигәндәй, Тукай юлының бер өлешенә кул җитми кала. Дөрес, авылга Арчадан да, Әтнә аша да җилдереп кенә кайтмалы… Менә шул навигатор белән алданып юлга чыккан туристларны жәл инде. Ярар, хәл итмәслек нәрсә түгел, Югары Сәрдә белән Кушлавыч арасындагы биш-алты чакрым Тукай юлының да асфальт түшәлгән чакларын күрергә насыйп итсен.  

    Сәфәребез шундый урау һәм сикәлтәле башлангангамы, Кушлавыч авылы үзенең табигый матурлыгы белән ачылды. Авыл уртасыннан колач җитмәс тирәкләр, өянкеләр, нәфис тал тамырларын тукландырып инеш ага, Мулла чишмәсенең сары бүрәнәләре, фирүзә, зәңгәрсу буяулы йорты күзне иркәләп ала. Чыршы, наратларның яшел ылысларында сыерчыклар да: «Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...» – дип җыр суза сыман. Авыл кешеләре дә ягымлы, беренче тапкыр күрүләре генә булса да, елмаеп исәнләшәләр, хәл-әхвәл сорашалар… 


    Бүгенге көндә биредә Иске Җөлби авылы белән берлектә җитмешкә якын хуҗалык исәпләнә. (Ике авылга ике йөз егерме кеше күп тә түгел инде.) Бүген Кушлавычта балалар бакчасы, төп гомумбелем бирү мәктәбе, фельдшерлык-акушерлык пункты, мәчете, мәдәният йорты, кибете, Тукайның музей-йорты эшли. Без туры музейга юл тотабыз.  


    – Элегрәк Тукайның төп музее Кушлавычта булырга тиеш булган, – дип сөйли музей директоры Ләйлә Мөхәммәтшина. – Әмма безгә барыр юллар начар булу сәбәпле, Кырлай вариантын кулайрак күргәннәр. Күмәк хуҗалык та тотрыклылардан саналмаган – әле бер авыл белән кушылган, әле икенчесе… Күрше Сәрдә колхозына кушылгач, рәисе мәшәкатьтән курыккан, кунаклар кабул итәсе бар бит. Ә Кырлайныкы тәвәккәлрәк кеше булган. Кушлавыч күтәрелгән булыр иде, шул чакларда ук музей төзүне хәл итәсе булган! Кунаклар Орнашбашка кадәр җиңел машинада килеп, аннан дизель тракторына утыралар иде. Барысына да юлсызлык гаепле!!! 


    Сугыштан соңгы елларда биредә Тукай исемен мәңгеләштерү буенча системалы эш башлана инде. 1946 елда Кушлавычка беренче тапкыр Тукайның туганнарын чакыралар. Очрашуга, Тукай сүзләре белән язсак, «ак фәрештәгә тиң» апасы Бибисаҗидә кайта, аңа ак шәл бүләк итәләр. Бу чагында ул кызы Өммехәния белән Яшел Үзән районы Бәлчек авылында яши. (Аларның каберләре дә шунда, арчалылар соңгы елларда зиярәт кылып кайтканнар.) Шул очрашуда Тукайның чордашы Вафа Бәхтияров та була, алар Фатих Әмирхан, Тукай белән берлектә «Әл-Ислах» газетасында эшлиләр. 


    Музейда Кушлавыч авылының 1912 елгы фотолары да бар. Йөз егерме хуҗалыкта сигез йөзгә якын кеше яшәгән! Хәзер менә Иске Җөлби белән ике авылга йөз кырык бишләп кеше исәпләнә. Ә нинди зур тарихлы авыл! Тукайның җиде буын бабалары муллалык иткән Кушлавыч ләбаса бу! Тукайның әтисе Кышкар мәдрәсен тәмамлап кайткач, икенче мулла итеп билгеләнә. Мәчет урыны авылның уртасында була. Соңрак аның манарасын сүтеп, клуб итәләр, аннан башлангыч мәктәп ролен үти. 1951-1953 елларда Казаннан рәссам-график М.Мавровская килә һәм шушы истәлекле бинада яшәп, Кушлавычта Тукай белән бәйләнешле урыннарны рәсемгә төшерә. Авыл шомыртларга бай булуын аның рәсемнәреннән дә күрергә була. Ә Тукай шомырты аның туган нигезендә һаман да язын чәчәк ата, аннан эре җимешләре белән сөендерә. Узган ел мәчет нигезен «Татателеком» ширкәте рәшәткә белән әйләндереп ала, истәлекле такта да куялар.

    Ләйлә ханым, кайда кемнең нигезе булган, кем кайда күченгән, ник күченгән – барысын да белә. Хәтта 1912 елгы авыл фотосурәтендә күренеп торган (бу фото да шактый истәлекле, аны татарның беренче фотографларыннан булган Кайвамкарый Зөлфокаров төшерә) чыршының хәзергәчә исән булуын, кайдалыгын безгә дә күрсәтә. Тукайның әтисенең төп нигезе дә шул чыршы тирәсендә булган икән. Бабасы Муллагалим нигезе астында аккан Мулла чишмәсенә суга йөргәннәр, агач улаклар куеп, кер чайкаганнар… Соңгы елларда сукмагын җуеп, инде карт тирәкләр арасында югалыбрак аккан әлеге чишмәне былтыр «Таттелеком» ширкәте төзекләндереп куйган. Авылның ике урамын тоташтырып, Красна – Кызылсу елгасы аша күпер дә сафка баскан. Үзара «Лотфулла күпере» дип тә сөйләшәләр. Авыл өчен бик тә игелекле гамәл инде бу! 


    Тукайның туган нигезендә хәзер бюсты балкып утыра. Аның йортын үз вакытында опекуннары сатып, шул йөз сум акчага Тукайны Җаек шәһәренә юллаган булалар. 1907 елда соңгы тапкыр кайта ул туган авылына. Бу Әтнәгә военкоматка кайтышлый була. Кушлавычка килә, үз нигезе – сатылган, керә алмый, постоялый двор итеп саналган Ситдыйк абыйга туктала шунда өч көн куна. Вакытлар үткәч, 1956 елда шул абыйның улы Мөхәммәт Кушлавычка Илһам Шакировны алып кайта.  

    Ләйлә ханым Кушлавычтан тагын бер язучы чыгуы турында да горурланып сөйли. Әнәс абый Галиев гади язучы гына түгел, ул Мөхәммәткасыйм мулла улы (әтисе Кушлавычта 1901 елдан 1950 елларга кадәр имамлык итә, әнисе Асия абыстай авылда фельдшер ролен башкара), ди. 


    Музей бинасы бик күркәм. Өч яклы, өч залдан торган ңкспозиция тәкъдим ителә. Беренчесендә Тукайның тормышы турында сөйләнсә, шәҗәрәсе белән танышырга мөмкин булса, икенче залда татар йорты – Тукайның әти-әнисе өе күренеше урын алган. Өченче залда – мәдрәсә (Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф мулла мөгаллимлек тә иткән бит!), хәзер күбрәк интерактив зал буларак файдаланыла. Ләйлә Мөхәммәтшина тәрәзә төпләрендә яраннарның төрлесен үстерә – татар өйләренең аерылгысыз бизәге шул гөл бит инде. Ул биредә егерме өч ел буе Тукайга нисбәтле һәр мәгълүматны бөртекләп җыя, халыкка җиткерә. ТР Милли музее 2011 елда музейга яңа экспозиция ясый, ишегалдына яңа мунча төзеп куялар, амбар-келәт... Иске музей бинасына исә экспонатлар туплап, Ләйлә ханым Шәрифә карчык музее ясап куйган. Безнең аптыраулы карашыбызны күреп, директор ачыклап китә: «Ул әби бер арыш кибәне хакына алып калган бит Габдулланы. Кышкы төндә ишек ача алмый аягы бозланып катуы хакында малай үзе хәтерләми, кеше авызыннан гына ишетеп яза, бәлки әбиең аны алай карамагандыр. Ничек кенә булса да, ул Тукай язмышында зур роль уйнаган шәхес». Кызыксындыруның төрле юлларын таба белергә кирәк шул хәзер. Әнә мәктәп балалары автобус белән түгел, күбрәк әти-әниләре белән килә башлаган. Гаилә экскурсияләре баланың хәтерендә ныграк уелып кала шул. 


    «Авылдашлары Тукайның якташы булу белән горурланамы?» – дип сораштырабыз Ләйлә Мөхәммәтшинадан. «Мин үзем килен булып килдем бу авылга, – дип җаваплый ул, – җаным-тәнем белән үз итәм. Авылдашларга да борынгы тарихны күбрәк җиткерергә тырышам. Горурлансыннар, белсеннәр, дим. Мәсәлән, Әнәс абый Галиев китабында, Кушлавыч авылы мәчетен Казан бае салып калдырган, дип яза. Ә нинди бай ул? Баксаң, ул Мифтахетдин Вәлишин икән! Кушлавычтан чыккан. Казандагы Мәрҗани мәчетен төзекләндерүдә дә катнашкан бай сәүдәгәр! Башка авылларда да мәчетләр салдырган ул. Әтисенең бар байлыгы улы Мөхәммәт Вәлишинга кала. Аларның йорты Каюм Насыйри урамында була. Мөхәммәт исә сәүдәгәрлек юлыннан китми, артистлыкны сайлый. «Сәйәр» труппасында уйный. Хатыны – Оркыя Кушловская, иренә хөрмәт йөзенә, аның авылы исемен тәхәллүс итеп алган. Болар хакында белгәч, кушлавычлылар йөзендә горурлык сизәм». 

    Тагын бер факт: Тукайның әнисе Бибимәмдүнәнең дә тамырлары Кушлавычтан, ди Ләйлә Мирзануровна. Анысы турында ул төрле чыганакларга нигезләнеп сөйли ул. Кушлавычка барып чыккач, директорга бу сорауны юлларга онытмагыз. 

     

    Дөньяга күз ачылган урын


    Кырлайда бөтенләй башка энергия каршы ала. Монда сукмак шактый тапталган, юллары да ялт иткән. Килгән кунаклар өчен сыйланырга рестораны дисеңме, кунарга кунакханәсеме – рәхим ит! Тукайның 130 еллыгына Сәгъди абый йортын төзекләндергәннәр, күршесендәге Әхмәтхан бай йорты да шактый матур кыяфәттә үзенә җәлеп итеп тора. Танышуны Сәгъди абый йортыннан башлыйбыз. Һәм... Тукай яшәгән чорга күченәбез. Ишегалдындагы кое, салам түбәле абзар, киң итеп эшләнгән болдыр һәм... тынлык. Әйтерсең лә, менә хәзер бәләкәй Апушны ияртеп, Сәгъди абыйның кайтып керер төсле. «Исемдә калганнар» әсәреннән бәрәңге алганда туңган малайның җылыну өчен аякларын җиргә күмеп утырган мизгелләре искә төшә һәм... ялгыш апасының көрәк белән аягын җәрәхәтләве... Малайны кызганып, сызлануларын юып алырга теләгәндәй, абзар артындагы бәрәңге бакчасына үтәсең һәм... искиткеч күркәм аллеяне күреп, телсез каласың. Сәгъди абзый белән Габдулла утырткан нарат агачы ылыслы ябалдашларын киң җәеп, сиңа өстән карый. Әкият бакчасына юлыккан кебек, тирә-юньне күзәтергә керешәсең. «Сәгъди абый йортында төзекләндерү эшләре башлангач, «Таттелеком» ширкәте җитәкчесе Лотфулла абый Шәфигуллин идеясе белән барлыкка килде бу парк, – дип сөйли музей директоры Дамир Абдуллин. – Авыл күренешен хәтерләткән ат арбалары, чанасы, башка борынгы эш коралларын да ул бүләк итте». Шәһәр кешесенә генә түгел, авыл халкына да ят инде алар, хәзергеләр сука яки сабанның нинди булуын тарих дәреслекләреннән генә күреп белә булыр. Эскәмияләр арасына тимер таякларга беркетелгән китап битләренә шагыйрьнең гыйбарәләре язып куелган. Сәгъди абзый белән Апуш, Шүрәле белән Былтыр сыннарына сәлам биреп, «Апуш коесы»на төшәсең. Ындыр артындагы инештә җиде яшьлек малай һаман да күлмәк белән балык сөзеп йөри кебек. Инеше дә шул ук, балыклары да... Әнә былтыр 130 еллыкка беренче Президент Минтимер Шәймиев кайткач, инештә кәләпүшле малайның ярты чиләк кызылканат каптыруын күреп, ышанмыйча: «Су астында водолазлар эләктереп тора мәллә?» – дип шаяртып сораган. Дамир Абдуллин боларны горурланып сөйли. Инеш шул ук, кызылканатлар да рәхәтләнеп үрчи, ди. Әлеге аллея кунакларга гына түгел, Кырлай халкы күңеленә дә хуш килгән. «Таттелеком» ширкәте төзекләндергән «Апуш коесы»на су алырга бик теләп йөриләр икән. Тәмле суыннан без дә авыз иттек. Әкият бакчасының дәвамы буларак инеш ярындагы эскәмиядә утырган Су анасы янында фотога да төштек. Шунысын да әйтик, инстаграмда иң популяр селфи шушы әкият герое белән икән. Кияүгә чыкмаган кызлар аның янында фотога төшсә, тиз арада «башлы-күзле» була, ди.  Су алырга килгән киленнәр аңа кагылып үтсә, гаиләдә ишәюне көт тә тор! Бәлки шул ышанулар илә суга йөрүчеләр арткандыр, дип көлешеп тә алдык. 


    Әхмәтхан бай йортының матурлыгына шаклар катып карап тордык. «Бай түгел, тырыш кеше була ул, – ди Дамир әфәнде. – Тегермәндә эшли. Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елда бик арзан гына бәягә Иске Ашыт авылы мулласы йортының бер канатын сатып ала да Кырлайга күчереп сала. «Сез аны хәзер арзан булса да, акчага аласыз, килер бер көн, бушка бирерсез», – ди йортын саткан мулла абзый. Алдан күрүчән була ул, ил сәясәтенең кай тарафларга юл тотуын ул чакларда ук чамалаган. Дөрестән дә, утызынчы елларда Әхмәтхан гаиләсен авылдан сөрәләр, мал-мөлкәтен колхозга тартып алалар. Йорты озак еллар идарә йорты булып хезмәт итә, аннан мәктәп вазифаларын башкара. Инде ишелеп барган йортның (агач өй бит, бер гасырлык гомердә агач түгел, таш чыдамас) язмышын эш сәфәре белән шул тирәләрдә йөргәндә игътибар иткән Илбашы Рөстәм Миңнеханов уңай хәл итә, төзекләндерү хәстәрен күрергә куша. Хәзер экспозициясе дә баеган, беренче катта асрау бүлмәсе, шунда ук мич, остаханә, икенче катта якты тәрәзәле өйдә татар бае гаиләсенең көнкүреше...


    Музей-комплекска Кырлай зиратында җирләнгән Сәгъди абый кабере дә керә. Дөрес, аның кай урынга күмелгәнен өздереп әйтүче табылмаган. Әхмәт Фәйзи дә «Тукай» романын язганда бу мәсьәләдә шактый эзләнүләр алып бара. Әмма урынын төгәл күрсәтүче табылмый. Нәтиҗәдә, «Таттелеком» ширкәте ярдәме белән «Әлеге зиратта Тукайны уллыкка алган Сәгъди Салихов җирләнгән» дип истәлек ташы язып куелган. Әхмәт ага Фәйзинең дә рухы шат булсын, Тукай белән бәйле күпме фактларны өйрәнеп, халыкка ирештергән шәхес. Хәтта «Тукай» романы өчен алган гонорарын да шушы музейны булдыру өчен тоткан бит ул! Шөкер, андый игелек ияләре бүген дә арабызда бар. Тукай исемен мәңгеләштерүгә акчасын һәм идеясен кызганмаган замандашларыбызга савабын да насыйп итсен!   


    Тукай музеенда шагыйрь белән бергә Бакый Урманче рухын да сизеп хозурланасың. Заманында ул бирегә кайтып, бер төркем фикердәшләре белән музейның бинасындагы архитектура үрнәкләренә, бизәкләренә, йорт каршындагы Тукай сынына һәм... Шүрәлеләргә җан өрә. Кырлай урманнарыннан бер олау имән агачлары кайтарып аударалар сынчы каршына, әмма ул барысын да яраксыз дип таба. Шуннан урманчы аптырап, Урманченың үзен урманга алып китә. Көне буе йөри торгач, берничә агачка тамга салырга өлгерәләр. Һәм ни галәмәт... биек-биек Шүрәле сыннары Кырлайдагы Тукай музее бакчасында калка. Хәзергәчә музейның символы санала алар. Яңа өйләнешкән яшь парлар бирегә шатлыгы белән уртаклашырга килә, туристлар селфи ясый. Дөрес, Шүрәлеләр музейның эчендә дә җитәрлек, кайсы әкияттән, кайсы хәсрәттән... Абрек Абзгильдинның авыру Тукайны кочаклаган Шүрәлеле картинасы каршында сәгатьләр буе уйланып торырлык. Музей хезмәткәрләренең үз эшенең профессионаллары булуны тою да рәхәтлек бирә, ашыктырмыйлар, аптыратмыйлар, шушы мохиттә ялгыз калып уйларыңа бирелергә, халкыңның Тукайлы булуына соклану да, ачы язмышын күзаллап уфтану да, әкиятләрен укып сөенү дә кичерәсең. Биредә яңадан туасың. 


     
    Зөләйха Камалова фотолары  

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр