Логотип Идель
Заман

«Син, бәрәңге, җан ашым!»

Кайбер милли ашларга шулкадәр ияләшелгән, ул ризыклар борын заманнан килгән кебек кабул ителә. Югыйсә аларның тарихы языла башланганга күп вакыт та узмаган. Мәсәлән, бик күп татар милли ашларына бәрәңге кушыла

Кайбер милли ашларга шулкадәр ияләшелгән, ул ризыклар борын заманнан килгән кебек кабул ителә. Югыйсә аларның тарихы языла башланганга күп вакыт та узмаган. Мәсәлән, бик күп татар милли ашларына бәрәңге кушыла (бәлеш, өчпочмак һ.б.), ә ул яшелчәнең халык арасында таралуына нибары йөз илле ел чамасы гына...

Әмма кем бүген бу икенче икмәгебезнең Америка тамырлары турында бик уйланып утыра? Ярый әле Габдулла Тукай шигырьләрендә булса да, американ бәрәңгенең татарлашу тарихын белеп була. Тукай заманында, ягъни ХIX гасыр ахыры – XX гасыр башында, бу яшелчә инде халык тормышыннан аерылгысыз булган, бае да, ярлысы да шуның белән тукланган. Бөек шагыйребезнең «Авылда авырып яту» әсәрендә дә бу күренеш чагылыш тапкан:

«И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәңге, җан ашым;
Син генә тәмләтәсең бар ярлылар, байлар ашын».

Башка төрки телләргә күз салсак, бәрәңге сүзенең тәрҗемәсе аның алманча-русча яңгырашыннан әллә ни ерак китмәгән икән (kartoffel):  башкортча – картуф, казакъларда – картоп, азәрбайҗанча – картоф, якутларда – хортуоппуй. Шул рәвешле бу тәрҗемәләр ризыкның халык арасында соң таралганына ишарәли. 
Ә татарча тәрҗемәдә исә картофель бик мөстәкыйль яңгырый – бәрәңге. Әмма күрше халык телләренә күз салсак, бу сүзнең марича «пареньге» һәм чуашча «паранкă» белән аваздаш икәне сизелә. Шуңа күрә Казан артында кайсы халык бәрәңгене тизрәк үзләштергән һәм гадәти тормышына керткән икән дигән сорауга җавап әле табылмаган. Мари Ил республикасында татарлар күпләп яшәгән Бәрәңге районы (рус. Параньгинский район, мар. Поранча кундем) барлыгын да онытмыйк.  

Мари Илнең бер өлеше – элекке Казан губернасының Чар өязе (Царевококшайск). Бу җирләрдә урнашкан кайбер авыллар тарихи Казан артына кергән. Шуңа күрә Казан артының иң мәшһүр улы – Тукайның үз иҗатында бәрәңгене еш искә алуы гаҗәп хәл түгел. Мәсәлән, аның балачак истәлекләрендә Сәгъди абзый гаиләсендә ничек бәрәңге алулары турында өзек бар: 

«Ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казырга вакыт җитте. (...) мине казып чыгарылган бәрәңгеләрне капчыкка тутырырга куштылар. Мин дә үз хезмәтемне яхшы гына эшләдем. 

Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, аларны балчыкка күмеп утыра идем.
Бервакыт шулай, аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай ялгыш минем аякка тимер көрәк белән чапты. 
Аяк шактый җәрәхәтләнде, урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып егъладым да, соңра, җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, балчыкка күмәргә курыктым.

«Моны ни өчен яздың?» – диярләр.

Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта җәрәхәтнең эзе булганга, тоттым да яздым».

XIX гасыр ахырында Казан артында киң таралган бәрәңге моннан йөз элек кенә яңа ризык саналган. Әлбәттә, башта халык бу ят яшелчәгә шикләнеп караган. Бәрәңгенең шыксыз кыяфәте дә төрле шикләр өстәгән: «шайтан алмасы» кебек атамалар юктан килеп чыкмагандыр. Бу татарларга гына хас күренеш түгел. Гомумән, Русия империясендә крестьяннар әле 1830-1840 елларда, җирләрендә бәрәңге утыртмыйбыз, дип, «бәрәңге бунтлары» күтәргән. Бик тиздән бәрәңгеле бәлешләр, өчпочмаклар, өлешләр, кыстыбыйлар милли ризыкка әйләнер дип кем уйлаган?

Үткер телле Тукай исә, сокландыргыч һәм көтелмәгән образлар табып, мондый үзгәрешләрне дә тасвирлаган. Мәсәлән, искелеккә ябышып яткан замандашларын – кадимчеләрне ул шул бәрәңге бунтлары оештырган крестьяннар белән чагыштырса, американ яшелчәне «җәдит» дип олылаган. Әлбәттә, гарәп телендә «җәдит» – «яңа», ә «кадими» – «иске» дип тәрҗемәләнә. Бер яктан караганда, гап-гади сүзләр. Әмма татар тарихы, ХХ гасыр башындагы татар мәдәнияте өчен «җәдид» башка төрле мәгънәгә дә ия: алдынгы үзгәрешләр яисә реформалар, мәгърифәт һәм тәрәккыять (прогресс) яклы кеше.

Габдулла Тукайның «Бәрәңге вә гыйлем» шигырендә бәрәңгенең Америкадан килүен һәм надан халыктан күп кимсетелүен искә төшерә:

И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит;
Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «Җәдид!»

Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә дәһриләр
Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар.

И бәрәңге, күп әзаларга синең сабрың беләм,
Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамрың белән.

Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип Алласы,
Син аталдың ул заман: «Кяфер вә шәйтан алмасы!»

Күпмедер вакыттан, ни гаҗәп, бәрәңге – милли табында, ә Тукай сүзләре белән әйтсәк, «мужикның корсагында» хөрмәтле урын алган.


Кешене үлемнән саклап калган, билен бөктергән, халыкның рәхмәтен дә, нәфрәтен дә ишеткән бәрәңге турында язучы Рифә Рахман:  
http://idel-tat.ru/news/blog-tt/tukay-da-bit-sine-yrga-kertkn 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев