Логотип Идель
Заман

Татарның үз аты бар!

«Татар гаиләсендә уртача биш-алты, кимендә өч бала булырга тиеш, – ди үзе. – Шул чагында халкыбыз телен дә, йолаларын да онытмас, күбәер, көчәер генә һәм мин моңа ышанам!»

Лениногорск районы Югары Каран авылында яшәүче фермер Фәрит Нәбиуллин ун ел чамасы элек ат үрчетү белән шөгыльләнә башлый.  Ит, казылык, кымыз җитештереп сату өчен генә түгел, күңеле кушканга, җаны тартканга алына ул бу эшкә. Тора-бара «Алмакай» ат утары тергезеп җибәрә һәм, район җитәкчелеге ярдәме белән, ел саен «Бәйге» дип исемләнгән ат чабышы уздырырга керешә. Быел май аенда бу чара бишенче мәртәбә үтәчәк.

Утарның үзенчәлеге шунда: Фәрит әфәнде затлы токымнарны түгел, үзебезнең бахбайлар –  татар атларын үрчетә һәм аларны республикабызның һәр районында булдыру турында хыяллана. Үзе хуҗалыгына беренче татар атларын Туймазы, Чиләбе якларыннан алып кайткан, аларны бөтен Русия буйлап эзләгән. Бу атлар гәүдәгә зур түгел, биш йөз-биш йөз илле  килограмм авырлыкта, буйлары йөз утыз биш сантиметр чамасы. Узган елның декабрендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлү дә узганнар. 

Татар атлары турындагы мәгълүматларга күз салганда, алар узган гасырның утызынчы елларында әкренләп юкка чыгарыла. Буйга тәбәнәк булгач, арба тартырга ярамый дип, аларны иткә җибәрәләр дә, башка төбәкләрдән зур гәүдәле маллар кайтарталар. Өстәвенә, атка алмашка техника да килә бит, елкы тоту отышлы булмый башлый. Белгечләр әйтүенчә,  татар атлары – чиста нәселле, өч меңнән артык ел дәвамында аларның хәтта тышкы кыяфәте дә үзгәрмәгән. Тик менә «үзләштерүчеләр» табылган: татар атларын Тывада – тыва, Башкортстанда – башкорт, Монголиядә – монгол атлары дип йөртәләр икән.

Фәрит Нәбиуллин, фермер буларак, ат үрчетеп акча эшләү, табыш алуны гына максат итеп куймый, татар атын милләтебезнең бренды дәрәҗәсенә күтәрү хыялы белән яна. Моннан тыш, йөрәге кымыз эчүне гадәткә кертергә, ат белән бәйле йолаларыбызны кайтарырга иде дип тибә. «Без – татарлар тарихыбызны, үткәнебезне онытып барабыз, яшьләр гореф-гадәтләрне бөтенләй белми. Атның милләтебез тормышында тоткан урыны турында әйтеп тә тормыйм – бөтенләй истән чыгардык», – ди ул, җитдиләнеп.

Бишенче мәртәбә «Бәйге» чабышын уздырырга шул этәргән. Моннан йөз еллар чамасы элек Бөгелмә өязендә уздырылып, тирә-якны дер селкеткән әлеге чабышта ел саен беренче урынга – егерме, икенче урынга – биш, өченчегә өч ат бирелә торган булган. Татар бахбайлары ногай юлы белән егерме биш чакрымга чапкан. Бер гасырга якын вакыт узгач, мал җанлы ир бу гадәтне яңартырга алынган. Аның фикеренчә, табигатьләре белән басынкы һәм чыдам татар атларын шул рәвешле күрсәтү, үрчетү, популярлаштыру халкыбызның аңын уятырга, баш-аягы белән виртуаль дөньяга кереп киткән яшьләрдә дә дәрт-дәрманны арттырырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә татарда да менә шундый атлар бар дип күрсәтү гаять мөһим. Татар атларын үрчетү генә түгел, төрки халыкларда булган, безнең борынгы бабайлар уйнаган, хәзер инде тарихта калган «Аударыш», «Улак», «Кыз куу», «Тәңкә күтәрү» кебек уеннарны да яңарту зарур. Күк Бүре уены, мәсәлән, кыргыз, казакъ, алтай, башкорт кебек татарның тугандаш халыкларында, аеруча Азия илләрендә әле дә популяр. Ул атлы спорт уены, ягъни чабыш һәм ярышлар симбиозы. Күк Бүре ярышының чираттагысы күптән түгел Казакъстанның Алма-Ата шәһәрендә узган. Төркия хөкүмәте ярдәме белән оештырылган әлеге Азия яшьләренең беренче чемпионатына төрле илләрдән атлы егетләр җыелган. Русия җыелма командасы составында татар егете дә – Тукай районы Күзкәй авылында туып үскән Рөстәм Әмиров катнашкан. Димәк, республикабызда ат белән җенләнгән егетләр бар, аларны эзләп табарга гына кирәк.

«Татар гаиләсендә элек-электән ир баланы кечкенәдән атка атланып чаба торган батыр җайдак итеп тәрбияләргә тырышканнар. Сабый вакытта, бабай эшкә киткәч, әбинең мине дә атка атландырып, чишмәгә малны эчертеп кайтырга алып төшкәне әле дә исемдә. Әби атка йөгән генә кидерде дә, мине иярсез-нисез килеш атландырды, малның ялына ябышып менеп утырдым. Әбием татар карчыкларына гына хас рәвешле итеп ак яулыгын япкан, алдан бара, мин атка атланган килеш арттан иярдем. Шунда әбиемнең минем белән ничек горурланганын сиздем», – дип, тәмләп сөйли Фәрит әфәнде.

Ә бит әбисе атка атланган оныгы белән юкка гына горурланмаган, моның җитди сәбәбе дә бар. Беренче баласы – улы бер яшендә вафат булган хатын ун ел йөккә уза алмый, сугыш башланыр алдыннан гына кызлары дөньяга килә. Элек Карабашта (Бөгелмә районы) ир баласы тумаган хатын-кызларны әче теллеләр «малай да алып кайта алмады» дип мыскыл итәргә ярата. Ике оныгы –  ир балалар җиһанга аваз салгач, әби белән бабайның шатлыгы эченә сыймаган, «ике күзебезгә – ике көмеш булды», дип сөенеп туя алмаганнар. Алты яшьлек Фәритнең, әти-әнисенә дә әйтмичә, вахта автобусы белән Лениногорскидан әби-бабай янына Карабашка качып китүләре дә аңлашыла кебек. Авылда зарыгып көтеп торган әби-бабай һәм ат бар бит. Әнә шулай кечкенәдән ат җене кагылган һәм милләтебезнең кыйммәтләрен тоеп үскән кеше татар аты дип җан атмый нишләсен инде. «Татарстанда этноспортны күтәреп алсалар, һичшиксез, аңа яшьләр дә тартылыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашуын дәвам итә әңгәмәдәшем. –  Күк Бүрене хәтта Русия күләмендә уздырырга мөмкин. Тамашага тиң бу уенны алтай, башкорт, хакас, бурят күптән күтәрде. Хәзер инде Төркия, гарәп илләре, Венгрия, Монголия, Кытай кушылды. Татарның этноспортына билбаулы көрәш, ерак арага атта чабу, «Аударыш» (аттан бер-береңне тартып төшерү), «Тәңкә күтәрү» (атта чабып барган җирдән куелган тәңкәне эләктереп алу) кебек ярышларны кертеп була».

Этноспортны җәелдерү тәкъдимен Фәрит әфәнде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка да җиткергән, түрә хуплаган. Васил әфәнденең атларга битараф түгеллеген күпләр белә. Аның тырышлыгы белән ничә ел инде Арча районында Ат көне билгеләп үтелә. Фәрит әфәнденең дә атлары, гаиләсе катнаша анда. Үз фермер хуҗалыгын ачып, атларны ярышларга әзерләү белән шөгыльләнүче улы Самад, узган ел, кырык чакрымга атта чабып, беренче урын алган, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәреннән килгән җайдакларның да борынына чирткән. Җиденче сыйныфта укучы кызы Камилә дә үзен сынап караган. Мондый яшьләр үсеп килгәндә героем атлы ярышларда катнаша алырлык Русия җыелма командасы туплауга да өметләнә. «Авылда бала ат ярата икән, әти-әнисе татар аты алып бирә ала бит, – ди Фәрит Нәбиуллин. – Ул азыкка талымлы түгел, артык тәрбия сорамый, кышны печән белән дә чыга. Әнә безнең атлар басуда тибенеп йөри-йөри кар астыннан да ризык таба. Кичен кайткач, берничә кило солы бирәсең дә, шул җитә. Хакы да чагыштырмача очсыз. Әле бит татар аты алучыларга дәүләт субсидия дә түли». Героемның тагын бер хыялы бар: киләчәктә атспорт мәктәбе ачып, татар атларын кырык, сиксән, йөз егерме чаркымга чаптыру. Атлар хәтта йөз алтмыш чакрымга да чабарга мөмкин икән.

Әлегә «Алмакай» утарына туристлар, атта йөрергә теләүчеләрдән тыш, Лениногорск, Бөгелмә, Карабаш авылыннан балалар-үсмерләр килеп, иртәннән кичкә кадәр үзләре сайлаган малны тәрбияләү, өйрәтү 
белән шөгыльләнәләр. Бирегә бигрәк тә кызлар теләп йөри икән.

Алда милли бәйрәмебез – Сабан туйлары җитә. Аларда Фәрит Нәбиуллинның татар атларын күреп булачак, әлбәттә. Алар белән ул Ык буе Сабан туе, Самара өлкәсе Камышлы авылында узачак Бөтенрусия авыллары Сабан туена барырга әзерләнә. Берничә кеше Казан Кирмәненнән татар атларына атланып чыгып китеп, Изге Болгар җыенына бару ниятләре дә бар. Әнә шулай төрле күркәм чаралар аша үзебезнең атның дәрәҗәсен күтәрмәкче героем. «Без төрки халык – татарлар, елкы ите ашап, ачтан үлми калганбыз. Тормыш-көнкүрешебездә төп ярдәмче булган бу малның хәзер кадере юк, хөрмәт күрсәтә алмыйбыз. Аңа лаеклы урын бирергә бурычлыбыз», – ди ул, җаны-тәне белән көеп. Аның фикеренчә, моның өчен татар дөньясында атның тоткан урыны турында китап чыгару да бик мөһим. Ул теләсә кайсы илнең президентына бүләк итәрлек, өч телдә язылган басма булырга, анда милләтебез язмышы белән ат төп урынны алып торырга тиеш. Казакъларда ефәк белән тышланган шундый затлы китап күреп, аларның татарлардан өлгер булуына ак көнләшү белән көнләшеп кайткан ул. 

...Татарның ат кебек эшчән, тырыш, нинди генә авырлык алдында да югалып калмый, җиңелеп тормыш йөген тарта торган Фәрит Нәбиуллин кебек асыл затлары булганда ат та, милләт тә яшәр, шәт. Эштә батырлык булганда гына матурлык та була бит. Ә әңгәмәдәшемнең сайлаган кәсебеннән тыш гаиләсе дә бик күркәм. Биш бала атасы ул! «Татар гаиләсендә уртача биш-алты, кимендә өч бала булырга тиеш, – ди үзе. – Шул чагында халкыбыз телен дә, йолаларын да онытмас, күбәер, көчәер генә һәм мин моңа ышанам!»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев