Логотип Идель
Заман

Ватанны саклау - саваплы эш

Ислам динендә хәрби хезмәткә бару мөселман кешесенең төп бурычларыннан берсе дип санала, чөнки һәр ир-ат Ватанын якларга тиеш. Коръән Кәримдә дә: «Ватанны яклау иманның бер өлеше булып тора», – диелә. Бу турыда пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) тә үзенең хәдисләрендә күп мәртәбә искә ала.

Ислам динендә хәрби хезмәткә бару мөселман кешесенең төп бурычларыннан берсе дип санала, чөнки һәр ир-ат Ватанын якларга тиеш. Коръән Кәримдә дә: «Ватанны яклау иманның бер өлеше булып тора», – диелә. Бу турыда пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) тә үзенең хәдисләрендә күп мәртәбә искә ала.
Русиядә ислам динен тотучылар, христианнардан кала, сан буенча икенче урында тора. Ә армиядә мөселман егетләренә хезмәт итү өчен шартлар тудырыламы соң? Алар туган йортыннан читтә фарыз гамәлләрне үти аламы? Әлеге сораулар белән Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттем. 

– Рөстәм хәзрәт, ислам динендә армия һәм хезмәтнең урыны нинди? 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең хәдис-шәрифләрендә: «Ватаныңны, туган урыныңны ярату – иманнан», – ди. Без Ватаныбыз, туган җиребезне яратырга гына түгел, якларга да тиеш. Расүлебез: «Һәр мөселман, һәр ир-ат туганнары, якыннары өчен җавап бирүче», – дигән. Әгәр дәһшәтле сугыш башланса, ул Ватанын, гаиләсен саклап көрәшергә бурычлы. Пәйгамбәребез: «Һәр мөселман атта йөри, уктан ата белергә һәм физик яктан нык булырга тиеш», – дип тә искәртә. Тагын бер хәдисендә: «Көчле мөселман зәгыйфь мөселманга караганда хәерле. Аллаһ Тәгалә аны ныграк ярата», – дип белдерә. Хәрби хезмәткә бару, Ватанны яклау – ислам дине күзлегеннән саваплы эш. Пәйгамбәребез заманында да армия булган. Расүлебез гаскәр туплаганда, ир-егетләрне аларның гаилә хәленә карап сайлаган. Әгәр әнисе ялгыз калса яки гаиләне туендырырга башка кеше булмаса, андый затларны алмаган. Зәгыйфь, авыру кешеләргә дә: «Синең монда калуың хәерлерәк», – дип әйткән. Хәзер дә шушы ук тәртип буенча армиядән азат итәргә яки чираттагы чакырылышка кадәр кичектереп торырга мөмкиннәр. Әйтерсең, хәрби хезмәткә алу динебез, пәйгамбәребезнең сөннәтен кулланып чыгып төзелгән.
– Берәүгә дә сер түгел, ир-егетләр армиягә барырга атлыгып тормый, чөнки соңгы елларда хәрби хезмәтнең абруе шактый какшады. Сәламәтлекләре, гомерләре өчен куркып, егетләрнең армиядән качулары гөнаһмы?
 – Монда кешенең нияте нинди булу мөһим. Әгәр егетләр: «Миңа армиядә ошамый, шуңа да бармыйм», – дип уйласа, бу дөрес түгел. Хөкүмәт чыгарган закон нигезендә, ул гаиләдә бердәнбер туендыручы, әнисен караучы, баласы туган һ.б. сәбәпләр бар, хәрби хезмәткә китә алмый икән, бу вакытта каршылык юк. 
– Ир-егет шәригать кануннарын үтәп яши, ди. Хәрби частьтә фарыз гамәлләрен үтәргә мөмкинлекләр булмаса, аңа нишләргә?

– Аллага шөкер, дин юлындагы кешеләрнең армиядә хезмәт итүе турында законнар кабул ителгән. Анда әгәр солдат фарыз гамәлләрен үтәргә тели икән, аңа моның өчен шартлар тудырылырга тиеш, диелә. Закон буенча частьләрдә ислам, православ, яһүди динен тотучылар очрарга мөмкин. Аларга гыйбадәт кылырга командир урын бирергә бурычлы. Спорт белән шөгыльләнүче күп егетләр Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә. Алар кайткач: «Ураза тотарга, намаз укырга мөмкинлек бар, җомга намазына хәзрәтләр вәгазь сөйләргә килә», – ди. Әлбәттә, хәрби частьләрдән фарыз гамәлләрне үтәргә җай юк, дигән канәгатьсезлек сүзләре дә ишетелә. Дингә бәйле сораулары туса, солдат нинди төбәктә хезмәт итә, шундагы имам белән элемтәгә кереп, аңа үзенең хәлен аңлата ала. Дин әһеле үз чиратында часть командирын фарыз гамәлләрнең әһәмиятлелегенә төшендерергә бурычлы. Армия яшендәге мөселман егетләренә нәсыйхәт рәвешендә шуны әйтергә телим: хезмәт итәргә баргач, шул төбәктәге имам белән элемтә урнаштырыгыз.
– Элегрәк дини белем алган егетләрне хәрби хезмәткә чакырмыйлар иде. Бу мәсьәлә хәзер ничек тора?
 – Узган ел кабул ителгән федераль закон нигезендә, егет кеше дини уку йорты тәмамлап, имам булып эшкә урнаша һәм дин әһеле икәнен раслаучы таныклык ала икән, аны армиягә чакыруны кичектерәләр. Законда язылганча, имам булып эшләгән ир-егет армиядән азат ителә. 
– Кемдер армиягә бару яше җиткәнче генә имам булыр, аннан дин юлында халыкка хезмәт итүдән туктамасмы?  

– Әлбәттә, адәм балалары төрле, андый ният белән йөрүчеләр дә юк түгелдер. Ләкин кеше җиде ел имам вазыйфасын башкарган, бу эше аның йөрәгенә кергән икән, җитди сәбәпләр килеп чыкмаса, ул хак юлдан тайпылмас дип уйлыйм. Кара күңелле, мәкерле бәндә алты-җиде ел мәчеттә утыра алмый. 
 – Ислам динендә кеше үтерү – зур гөнаһ. Шул ук вакытта солдат боерыкны да үтәргә тиеш. Алла сакласын, мөселман егетләренә хәрби бәрелешләрдә катнашырга туры килсә...
  – Бу мәсьәләдә җавап бирү бик авыр. Аллага шөкер, хәзер Русия территориясендә бернинди дә хәрби бәрелешләр юк. Чечняда сугыш барганда «Груз-200» белән кайткан күпме егетнең мәетен юып, җеназаларын укып, соңгы юлга озаттык. Хәзер инде ил эчендәге бәрелешләргә хокук саклау органнарында эшләгән ир-атлар бара,  «срочник»ларны җибәрмиләр. 
 – Кемдер «кайнар» ноктага акчага кызыгып килешү буенча китә. Мөселман кешесенә болай эшләү килешәме?
– Бөтен дөньяда армия килешү нигезендә хезмәт итүгә күчә, ягъни анда профессионаллар булырга тиеш. Ислам күзлегеннән килешү буенча армиягә бару хуплана. Әмма  «менә, акча эшләп кайтам», дип уйлау – гөнаһлы фикер. Ир кеше килешүне Ватанын саклау теләге белән төзергә тиеш. Бу – бик авыр һәм җаваплы гамәл. 
–    Рөстәм хәзрәт, ә сез армиядә хезмәт итегезме?
– Аллаһның насыйбы белән шулай туры килде: башта укыдым. Ун ел элек Русия Ислам университетын тәмамладым. Шәкерт вакытта ук Алсу исемле кызга өйләндем. Икебез дә Бөгелмәдән. Бер-бер артлы өч балабыз туды. Шулай итеп хәрби хезмәткә барырга туры килмәде. Вәләкин, имамнарыбызның күбесе армиядә булган. Әле шушы көннәрдә генә Мамадышның бер мәчетендә имам вазыйфасын үтәүче егет белән сөйләштек. Ул «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсен тәмамлап, армиягә барып кайтты. Хәзер Русия ислам университетында укый. 
– Армиягә китәргә җыенган мөселман егетләре күбрәк нинди сорау белән мөрәҗәгать итә?
– Аларны ешрак туклану мәсьәләсе борчый. Аллага шөкер, егетләр хезмәт иткән төбәкнең имамы ярдәме белән хәрби частьтә хәләл ризыклар да булдырыла. Дөрес, низаг чыккан очраклар да юк түгел. Һәр тавыш-гауга – гөнаһ. Шуңа да егетләр гаделлек белән, динебезне бозмыйча хезмәт итсә иде.              
–    Ир-егетләргә нинди үгет-нәсыйхәт бирер идегез?
– Аллаһы Тәгалә кешенең тәкъдиренә нәрсә язган, шуңа юлын да ачсын. Армиягә китәргә әзерләнгән егетләргә, намус белән хезмәт итеп, әти-әниләре янына исән-сау әйләнеп кайтуларын,  башкаларга динебезнең нинди чиста, күркәм икәнен күрсәтүләрен телим. Ә инде кем дә кем ниндидер сәбәп аркасында хәрби хезмәткә бармый – Аллаһы Тәгалә аларга Ватаныбызга башкача файда китерергә насыйп итсен. 

фото: Татар-информ һәм хәзрәтнең шәхси архивыннан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: дин Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев