Логотип Идель
Заман

«ЯҢА ДУЛКЫН»: СӘХНӘ АРТЫННАН БЕР КАРАШ

Микрофоннар көйләнә, фойеда театр хезмәткәрләре кунаклар каршыларга әзерләнә, шигырь укучылар нәрсәнедер әфсенләгән кебек ак кәгазьдәге хәрефләрне сүзләргә җыя… Кичә тиздән башланачак. «Яңа дулкын» залдагы тамашачыга якынлаша. Ул тамаша залына «бәрелгәннән» соң нәрсәдер үзгәрергә тиеш: я тамаша залы, яисә дулкын үзе. Шигырь кичәсе тиздән башланырга тиеш…

Калеб. Яңа дулкын. Фоторепортаж

  Микрофоннар көйләнә, фойеда театр хезмәткәрләре кунаклар каршыларга әзерләнә, шигырь укучылар нәрсәнедер әфсенләгән кебек ак кәгазьдәге хәрефләрне сүзләргә җыя… Кичә тиздән башланачак. «Яңа дулкын» залдагы тамашачыга якынлаша. Ул тамаша залына «бәрелгәннән» соң нәрсәдер үзгәрергә тиеш: я тамаша залы, яисә дулкын үзе. Шигырь кичәсе тиздән башланырга тиеш… Әлеге дулкынны зал ягыннан түгел, ә нәкъ менә сәхнә ягыннан күзәткәнгә, аның нәрсәдән «тупланып», «җыелып» килүен, аңа ниндирәк «җилләрнең тәэсир итүе»н эчке яктан күрдем. Ә ул болайрак булды…

   Оештыручылар – Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова, Гөлчәчәк Шәйхетдинова – шигырьләрнең аноним булуын теләгән. Шул сәбәпле хәтта без, катнашучыларның шигырьләрен укучылар да, кемнең әсәрен башкарганны белмичә сөйләдек. Һәр катнашучыга номер бирелгән иде, шулай ук шигырьләре дә сан белән генә билгеләнгән. Шуңа без, мисал өчен, алтынчы шагыйрьнең икенче шигырен укуыбыз турында гына мәгълүматлы идек. Ә ул әсәр кемнеке – безнең өчен билгесез булды. Катнашучыларның әсәрләрен элеккеге «Яңа дулкын»да катнашкан кешеләр яңгыратты: Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резедә Гобәева, Эльвира Һадиева, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Гөлназ Газизова, Гүзәл Закирова, Алсу Сәлахова… Катнашучылар үзләре залда иде.

фотолар: Рәмис Нәҗмиев

Билгеле, һәрбер шигырь укучы әсәргә үзеннән дә күпмедер өлеш кертә: хәтта «Әминә елый үкереп» (Әминә Бикчәнтәева) шигырен дә төрле кәеф, әллә ничә төрле интонация белән укып була. Һәм шушы башкарылыштан дүртъюллык турында төрле фикер кала… Шуңа да анонимлыкны саклап бетереп булмады: кайбер шигырь язучылар үзенең шигырен үзләренчә укып карарга теләделәр. Шулай итеп, 21 сентябрь Кариев театры сәхнәсендә «Калеб. Яңа дулкын» проектының финалы өчен егерме дүрт автордан уникесе сайлап алынды: Ильвира Галимуллина, Сәрбиназ Шәйхелова, Гөлназ Әхмәдиева, Нияз Мөбарәкҗанов, Әминә Баһаутдинова, Алинә Хәбибуллина, Энҗе Хөсәенова, Лилия Низамова, Зөләйха Камалова, Гөлназ Нуриева, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Миләүшә Гафурова. Алар бергә тагын «Яңа дуклын» шигъри кичәсен оештырачаклар…

Жюри рәисләре арасында шагыйрьләрдән Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Газинур Морат, Эльмира Җәлилова, Наил Ишмөхәммәтов, халык язучысы Рабит Батулла, композитор Эльмир Низамов, «Juna» төркеме солисты Ания Фәйзрахманова, режиссерлар Айдар Җәббаров һәм Резедә Гарипова, Рамил хәзрәт Юнысов белән рәссам Алсу Тимергалина да бар иде.

Шулай ук тамашачылар арасыннан да бер кешегә жюрилар рәтендә булырга мөмкинлек бирелде. Әлеге тәкъдим яңгырагач, беренчеләрдән булып яшь каллиграфия остасы Айзат Минһаҗи кулын күтәрде. Ахырдан, ни өчен жюри буласың килде, дигән соравыбызга:

«Беренчедән, яңа шагыйрьләрне күрәсе, аларны ишетәсе килде. Ә икенче максатым: яңа картиналарым өчен авторларны да күзләп утырдым», – дип җавап бирде.

Аңлавыбызча, Айзат үзенең каллиграфияләре өчен матур шигырьләр дә барлаган…

Шигырьләргә ике төрле генә бәя куелды: я «Әйе», я «Юк». «Яңа дулкын» шигъри кичәсенә узу-узмауны яшь иҗатчыларның ике-өч шигыре хәл итте. Бу мәсьәләдә Йолдыз Миңнуллинаның чара ахырында әйтелгән мөрәҗәгате урынлы:

– Бүген безнең җыелуыбыз асылда «Яңа дулкын» проекты уздыра торган шигъри кичә өчен генә булды. Татар шигъриятенә үтәме бу авторлар, үтмиме, дигән сайлап алу түгел иде бу. Бары тик бер тапкыр була торган кичәгә шагыйрьләр сайлау. Шуңа монда берегез алдында да «Әдәбиятка кердекме, кермәдекме?» соравы тормый. Моны шәхси момент итеп кабул итмәгез, конкурс кына бу, ярыймы? Бу сезнең иҗатыгызга бәя бирү түгел, бары ике максимум өч шигырегезгә бәя бирү.

Чыннан да, сәхнәдә яңгыраган шигырьләр шәхесне, бәлки, тулысынча ачып та бетерә алмагандыр, ләкин кайвакыт шагыйрьнең иҗатына гашыйк итү өчен берничә юлны уку да җитә. Шәхсән үзем тамашачыга тәкъдим ителгән шигырьләрдән кайбер юлларны чарадан соң да кат-кат укып чыктым, сезгә дә шуларны укытасым килә:

Бүген менә булмаганбыз да күк
Ә бар идек микән соң без кичә?
        (Ильвира Галимуллина)

Беләсеңме, без дәрьяның ак күбеге
булалмабыз инде.
Таратмаслар
көлебезне кыялардан,
юк, кыймаслар.
        (Сәрбиназ Шәйхелова)

Авыртканга күрә яратаммы, яки
Яратканга күрә авырта?
        (Алинә Хәбибуллина)

Бу буранлы көндә уртак газап –
Соңгы очрашуның соңгысы...
        (Энҗе Хөсәенова)

Мин – бик кыен,
синең тормыш кебек,
бары тик син җиңә аласың.
        (Лилия Низамова)

Без бу җирне танымабыз инде:
Ничә калкып, ничә яткан илләр...
        (Гөлназ Нуриева)

Мин синең юри бер керермен төшеңә.
        (Адилә Әхмәтҗанова)

Төннән көн ясаган бу ялкын
Син кабызган чаткы-ут мәллә?
        (Айзилә Билалова)

…Шигъри кичәгә сайлап алу туры узганнан соң, «Яңа дулкын»ны тизрәк күрәсе килү теләге туды. Иллеләп шигырьне тыңлаган йөрәк һәм акыл ничектер кысылып куйган иде: һәрберсе мөстәкыйль, аерым төз агач кебек яңгыраган шигырь урманында адаша башлаган күңел катарсис көтә. Аны октябрь ахырында узачак төп кичәдән эзлиседер, дип фаразлыйм. Шулай булсын!

Автор язмалары:

МУЗЫКАНЫҢ ҮЗ «КОЯШЫ»

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ МЕДИТАЦИЯ КАНАЛЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

"ВАКЫТ ҖӘЙЛӘВЕНДӘ СУЫТЫП ТӨННӘРНЕ..."

ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БӘЙГЕСЕНЕҢ БҮЛӘКЛӘҮ ФОНДЫ –3 МИЛЛИОН СУМНАН АРТЫК

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Калеб, Яңа дулкын, шигърият

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев