Логотип Идель
Заман

Ял итәргә... авылга!

Авылның җәлеп итә торган яклары шактый инде аның. «Көрәктән, сәнәктән качтым, авылның кирәге юк!» – дисәләр дә, мичтә пешкән камыр ашы, мунча сүзен ишеткәч, баш мие шәрифләренә ял сүзе тарала...

Менә шундый сәеррәк, әмма җанны җылыта торган сәхифә башлап җибәрдек әле 2022 ел башыннан. Авылның җәлеп итә торган яклары шактый инде аның. «Көрәктән, сәнәктән качтым, авылның кирәге юк!» – дисәләр дә, мичтә пешкән камыр ашы, мунча сүзен ишеткәч, баш мие шәрифләренә ял сүзе тарала... Аңлагансыздыр, бу сәхифәдә ял итү, күңелгә шифа алу урыннарын барларга җыенабыз. Мальдив утрауларыннан түгел, үзебезнең төбәктән табабыз андый тәмле урыннарны!!! Беренче маршрут: М-7 трассасы буйлап, Яшел Үзән районы. 

Кара мунчалы «Татар авылы» 

Менә әйтегез әле, ак мунча – кара мунчадан ни белән аерыла? Җавабы бик гади: кара мунчаның морҗасы юк. Миченә яккач, төтене дивардагы кечкенә генә төннектән, ишекләрдән чыга да, төннеген каплап куйгач, күпмедер вакыттан әзер дә була. Яхшылап корымнарын юып чыгасы гына кала... Ни өчен кара мунча төзегән соң безнең бабайларыбыз? Мичен сала белмәгәннәр икән дип уйлау зур хата булыр иде – алтын куллы осталарыбыз ни генә эшләмәгән, кормаган! Морҗасы бар икән, салымы да шактый була шул, менә аны түләмәс өчен, кара мунчалар гамәлгә керә дә инде.  

Кара мунчалы, тегермәнле, тимерче алачыклы, коелы, остаханәле, бер генә кадак та кагылмаган мәчетле «Татар авылы» этнография музеена сугылуыбыз юкка түгел. Ачык һавадагы беренче этномузей бит ул! Кем генә килсә дә, директоры – Дамир абый Камалетдинов агач капка (татар капкасы! Ни өчен икән аңлатачак) каршында гармунын тартып, татарча биетеп, «Туган тел»не җырлатып каршы ала. Һәр корылмасы узган гасырда гамәлдә булган татар авылын хәтерләтә. «Тере» татар авылын! Чөнки тимерче алачыгында тимер сугып, остаханәдә балчыктан чүлмәкләр ясап, кара мунчасында «юынып» (һич югында, фотога төшереп!), мәчетендә намаз укып, абзарында ат, ишәк, кәҗә белән сарыкка печән ашатып, каз белән тавыкларга ярма сибеп, өендә мичтә коймак пешереп карарга була.

Сиртмә коесыннан су алып, самавырда чәй кайнатырга да мөмкин. Узган ел катык әзерләү проекты белән федераль грант отканнар – данлыклы Шырдан катыгын әзерләп, туристларга аны авыз итү бәхете дә тәтегән. Экскурсия өч сәгать дәвам итә. Музей хуҗасы Татарстан буйлап үзе җыйган экспонатларны күрсәтә, таныштыра, тарихын сөйли. Дамир абый – бик тә гыйлем иясе (кайчандыр укытучы булганы сизелеп тора), сөйләгәнен йотлыгып тыңлыйсың, аннан татар тормышын, тарихын әллә кайчан белгән сымак, тулы гармония белән юлга кузгаласың. 


 

Татар миче хикмәтләре

Музей оештыру идеясе белән туксанынчы елларда яна башлый Дамир Камалетдинов. Өйләнгәч, хатыны Фәридә белән чит илгә түгел, үзебездәге тарихи урыннар, музейларны йөреп чыгарга ниятли. Козмодемьян шәһәренә дә юл тоталар, менә шунда мариларның инде җитмешенче елларда ук оештырылган этнография музеен күреп, шаккаталар. Милли үзенчәлекләр турында сөйләп, күрсәтеп кенә калмыйлар, милли ризыклар белән дә сыйлыйлар бит. Шуннан татар колоритын ачкан этномузейга бару хыялын ияртеп кайталар. Әмма күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар әле ул вакытта андый эчтәлектәге музейны. Шулай итеп, 2009 елда үзләре ачык һавадагы беренче татар этнографик музеен торгызалар. Татарлар ничек яшәгән, ниләр кигән, нинди эш кораллары булган – бар да бар.    

Берничә ел элек «Зөләйха күзләрен ача» фильмын биредә төшергәннәр икән. «Зөләйханы сөргенгә алып киткән атны хәтерлисезме? – ди Дамир абый. Без баш какканны күрүгә, сүзен дәвам да итә. – Менә шул ат янында чабып йөргән колын инде бу! Үсте! Ә менә бу сандык исегездәме? Төп герой – Чулпан Хамматова йоклаган сандык. Бусы – Мортаза сәкесе. Бусы – Убырлы карчык – Роза Хәйруллина ягы...» Киноны искә төшереп кенә калмыйбыз, шанлы утызынчы елларны хәтердә яңартабыз, кулак йорты нинди булган да крестьян ничек яшәгән? Татар миче урысныкыннан ни белән аерыла? Дамир абый сөйләгәнчә, урыс миченең авызы зур – мунча урынына шунда кереп ятып тирләр өчен яраклаштырып төзелгән, мич башында йоклар урын ясалган. Татар мичендә исә казан да була, анда хәтта катык та кайнатканнар. 1838 елда Пушкинны ничек итеп катык белән сыйлаганнарын да сөйлиячәк ул сезгә! Борынгы татарларның чабата кимәгәннәрен дә раслап күрсәтәчәк! Василий Темныйның итекле татарлар яныннан гаскәрен ничек итеп алып киткәнен дә ишетерсез... Ахырдан кыстыбый пешереп карарсыз. Без менә мичтә пешкән коймак авыз иттек. Тәмле!    

Киңәш: Музейдан чыгуга юл киселеше, уңга китсәң, Зөя утравына кул сузымы гына ара – «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына кимәлле экскурсия планлаштыра аласыз. 

Данлыклы Кече Шырдан 

Без исә бу юлы биш чакрымлап турыга юл тоттык – Каюм Насыйри туган Кече Шырдан авылын карап чыгыйк әле! Күренекле татар галиме кече ватаны кечерәеп калган. Нибары ике урам, йортлар буш диярлек, нигездә җәен кайтып торучы «дачник»лар икән... Эт өргән, чана шуган бала-чага тавышларын да ишетмәдек. ХХ гасыр башында 1365 кеше яшәгән, ике мәчетле, биш җил тегермәне, дүрт кибете булган дисәләр, һич ышанмассың. Әмма иллә дә матур урында туган икән бит Каюм бабабыз! Урманнары, чишмәләре, тау башыннан ачылган манзарасы гына да ни тора! Юл күрсәткечләренә карап кына (экскурсоводсыз гына килсәгез дә, адашмассыз!) Каюм чишмәсенә төшәбез, гасырлар шаһиты – колач җитмәслек өянке ышыгында челтерәп аккан чишмә суыннан авыз итәбез. Суы да тәмле, мондый матурлыкта башкача булырга да мөмкин түгелдер! Аннан искиткеч манзара ачылган тау битеннән аска күз салабыз – Сабан туй мәйданчыгы, шунда ук чишмәсе... Заманында Каюм Насыйри да балалар өчен Сабан туйлары уздырган. Хәзер биредә татар телендә язулы ротонда урнаштырылган. Бик тә заманча, сары бүрәнәләре белән әллә каян үзенә җәлеп итеп торган затлы мәчете, музей-комплексы да күзгә ташлана. Архитектор, хәйрияче Асия ханым Миңнуллина тырышлыгы белән башкарылган бәяләп бетергесез хезмәт инде бу! Монда һичшиксез килергә, күрергә, Насыйри китапханәсе белән танышырга кирәк! Җәен кунакларга чәй йорты эшли. Каюм Насыйри турында белмәгәнне белеп, галим сулаган һаваны сулап, суын эчеп (шешәләргә тутырып алырга да була!), шәп кенә селфилар ясар урын! 

Киңәш: Кече Шырданга кадәр килгәнсез икән, юл уңаенда мәгърифәтченең бабасы яшәгән Ачасырга да керергә кирәк. Чөнки анда Каюм Насыйри исемендәге этнография музее эшли. Аның турында киләсе язмадан укый аласыз. Без анда борынгы киемнәрне киеп, фотоларга да төштек, күмер үтүге белән үтүкләп, палас тукып, чигеп, бәйләп, май канаты ясап... карадык, ак мунча белән таныштык, ак келәттә ярма ярдык, шифалы үләннәрдән чәй пешердек... Шәп экскурсия булды!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев