«БҮГЕН ИШЕТТЕМ» ТАПШЫРУЫНДА ЯШЬЛӘР БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Башисемне бик озак уйларга туры килде. Ни өченме? Чөнки "Бүген ишеттем" проекты миңа шул дәрәҗәдә якын ки, хәтта аның турында сөйләгәндә сүзләр таба алмыйм. Аңлатып китәм...
Башисемне бик озак уйларга туры килде. Ни өченме? Чөнки "Бүген ишеттем" проекты миңа шул дәрәҗәдә якын ки, хәтта аның турында сөйләгәндә сүзләр таба алмыйм. Аңлатып китәм...
"Бүген ишеттем" - шәхсән минем инстаграм битемдә еш кулланыла торган сүз, ә дөресрәге #хештег. Ул көн дәвамында ишеткән һәм ишеттерәсе килгән сүзләрдән гыйбарәт. Билгеле шәхесләр, таныш-белешләремнән ишеткән акыллы сүзләрне туплаганда, "Идел" өчен дә шундый бер мәйдан булдырасы килде. Һәм ул яшьләр мәйданы булырга тиеш, дип уйладым.
Узган атнада җомга көнне журналистыбыз Мөршидә апа Кыямова "Туфан самавыры" тапшыруын төшерсә, бу атнада исә "Бүген ишеттем" проектында үзем катнаштым. Беренче чыгарылыш бер ел элек төшерелгән иде инде һәм ул махсус ютуб-проект өчен эшләнелде. Мин ялкаулану сәбәпле, эшне җиңеләйтергә туры килде. "Бүген ишеттем" инстаграмда туры эфирда алып барылса, яхшырак булыр дигән нәтиҗәгә килдем.
Икенче чыгарылышка кемне чакырыйм икән, дигән сорау башыма да килмәде, Г.Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачылар театрында эшләүче, үзен режиссер буларак та сынаучы, бик актив кыз Миләүшә Ризванова белән сөйләшәчәгем алдан уйланылган иде.
"Камера! Мотор! Төшерәбез!" дигәндәй, бер сәгать эчендә бик күп темага аралашырга өлгердек. Мин хәтта соравымны әйтеп тә бетермим, Миләүшә инде ярты сүздән аңлап, сөйләп китә. Менә шундый кешеләрне яратам! Туры эфир барышында аның белән бер дулкында булуыбызны сиздем: беренчедән, ул театр җанлы, икенчедән, балалар ярата, өченчедән ирекле иҗат итү яклы (үзен кысаларга кертми). Миләүшә турында тагын бер факт ишеттем: инстаграмда теркәлмәгән, әлеге социаль челтәргә бер тапкыр да теркәлеп караганы юк икән! Хәзер андый яшьләрне сирәк очратабыз. Шулай да бар икән бит андыйлар!
Миләүшә "Идел" журналын да ярата, бигрәк тә режиссер турындагы язманы укырга теләге булганын әйтте. Режиссер Айдар Җәббаров белән әңгәмә "Идел"нең гыйнвар санында басылган иде.
Кыскасы, "Бүген ишеттем" - инстаграм битендә "яңадан туган" проект. Аны һәркем карый, фикерен яки соравын калдыра ала.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев