НӘРСӘ БЕЛӘН НӘРСӘ АРАСЫ...
Нәрсә белән нәрсә арасы – җир белән күк арасы, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына ышанам. Шулкадәр охшаш күренешләрнең дә төбенә төшсәң, анда ниндидер аермалар барлыгы күренә. Әлбәттә, әлеге аерма һәрчак җир белән күк ераклыгы да булмас, кайчак карар күзгә нык ташланып та тормас, әмма бар, һичшиксез, бар. Бер үк вакытта, искесе юкның яңасы да булмый, ди бит әле халык. Бүген татар гаиләсенә кагылышлы хәлләргә иске һәм яңа ноктасыннан якын килербез.
Нәрсә белән нәрсә арасы – җир белән күк арасы, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына ышанам. Шулкадәр охшаш күренешләрнең дә төбенә төшсәң, анда ниндидер аермалар барлыгы күренә. Әлбәттә, әлеге аерма һәрчак җир белән күк ераклыгы да булмас, кайчак карар күзгә нык ташланып та тормас, әмма бар, һичшиксез, бар. Бер үк вакытта, искесе юкның яңасы да булмый, ди бит әле халык. Бүген татар гаиләсенә кагылышлы хәлләргә иске һәм яңа ноктасыннан якын килербез.
ҮЛЧӘВЕ БАР, САНЫ БАР
Көннең ачылып китүенә сөенеп, Татарстан урамыннан өемә кайтып бара идем, бер чибәр генә авыл ханымы туктатты. Эзләгән җирен таба алмыйча тилмерә икән. Яхшылыгым тисен дип, кирәк йорты янына кадәр илтеп куйдым. Яшь кенә булса да, укымаган рәхмәтен калдырмады, моннан соң иҗатыма тагын да игътибарлырак булачагын әйтеп хушлашты. Инде чагыштырмача аулаграк үз урамым аша өйгә таба киттем.
Мәчет яныннан узганда, яхшы гына тормышлы бер әбинең садака сорап утырганын күрдем. Кул шунда ук кесәгә тыгылды, бирмәдем..., әмма кире әйләнеп килдем. Көн матур бит, тагын да матурайсын әле, бәлки, чыннан да, мохтаҗдыр, дип уйладым. Әби, дога укып, битен сыпырды. Мәчет яныннан узып барган бер үзбәк, бу эшемә сөенгәнен белдереп, елмайды да алга таба юлын янәшәмдә дәвам иттерде.
Көн кояшның үзенә таба атлата кебек иде. Шулчак урта яшьләрдәге бик нык таушалган берәүнең, еламсырап, бай машина хуҗаларыннан акча сораганлыгына күз төште. Имеш, автобуска билет алырга бер тиене дә юк, ирен яңа гына хастаханәдә калдырып чыккан. Беразга тукталдык, барысының да сәрхушбикәне куганнарын, эчкәнлеге өчен орышканнарын күрдек. Бүгенге кыз-кыркынның коточкыч яман якка үзгәрүе турында сүз алышкач, юлыбызны дәвам итмәкче идек, ханым кычкырып туктатты. Инде акчаны миннән соравы икән. Өстемдә кыйммәтле тун, кулымда тире сумка булгач, бай дип уйлавы булды микән? Бирмим, сез бит салгансыз, дидем. Мулла бабамның, исереккә акчалата садака хәрәм, дигән васыяте бар.
Таныш булмаган үзбәкнең иманлы сүзләреннән йөземә тагын елмаю кайтты. Озакка түгел икән: берчак сәрхушәнең, чәрелдәпме-чәрелдәгәне, кемнедер ярдәмгә дәшкәне ишетелде. Борылдым. Хатын, кайдандыр килеп чыккан шешәдәше белән, йодрык селки-селки, миңа таба килә. Килеп тә җитте, бар көченә күкрәкне дөмбәсли дә башлады, икенчесе әллә якадан, әллә сумкалы кулдан эләктермәкче булып маташа, икесеннән дә берьюлы саклана башладым. Хатын, гомер аракы эчмәгән кешегә, салгансың, дип әйттең, хатын-кызлыгымны таптадың, намусымны җиргә төшердең, акча бирдең мәллә, без сине хәзер бетерәбез, ди. Бу сүзенә ир, бетерүе соңрак-соңрак, дип тынычландыра.
Башта үзбәк күпмедер яклаган иде дә, бераздан шүрләде, чөнки ирнең кием эчендә бер кулы белән нидер тотканын күрде. Пычак (!) дип уйладым мин. Җитмәсә, эчкән булса да, аягында нык тора һәм аның саен, кеше күрмәгән җирдә, дип хатынга пышылдый иде. Икесен дә үземнән этеп җибәрдем дә кибеткә таба йөгердем. Үзбәк тә чапкан икән, артымнан кергәнен күрдем. Шешәдәшләр ишекнең артында басып калды, әмма акырышалар иде. Шул арада берничә кибетче яныбызга килеп тә җитте. «Нигә безгә кердегез хәзер үк чыгыгыз, мебельләргә зыян салсалар», – диләр, ә кешенең гомере, кулындагы таланырга мөмкин байлыгы турында уйламыйлар да. Тыңламадым, телефоннан полицияне җыярга керештем. Кибет эченнән каравылчымы, башка берәүме табылып, сәрхушләр янына сөйләшүләр өчен чыгып китте.
Полициядә номерны алырга теләүче юк, кибетчеләр аның саен китәргә куша, безгә проблема кирәк түгел, үзебезнең дә яшисе килә, диләр. Ике исерек янында бер этаж кибетченең куркып калуына шаккаттым. Пыяла аркылы дошманнарыма карыйм. Ирнең кулы кесәсендә һаман да нәрсәдер тоткан хәлдә. Кабарып ук тора. Үзбәк ханымнарга аңлатып карый, моңа, торып-торсын инде, хет полиция килгәнче, минем янда бәргәләделәр, күрдем, ди. Барысы, куркынышып, урамның теге ягын күзәтә.
Полициясе алмаганны күргәч, чакыруны өздем. Ул арада вәкил дә кергән, алар болай гына тора икән бит, андый хәл булмаган, сезне карап калам, тимәячәкләр, китегез инде, ди. Кибет карап йөр, дисә дә була, югыйсә. Куркак күренергә теләмәдем, урамга чыктым. Әллә инде тимәсләр дип тә уйлаган идем. Секундлар гына узды, озатучы ишектән кире керүгә, тегеләр өстемә атылды, әмма ычкындым. Кая полицияң, килдеме, килмәсә, без сине бетерәбез, дип арттан чабалар. Исерекләр, димәссең! Хәер, хатыны нык артта. Янәшә кибеттә күрше авылдан танышым эшли. Инде шунда атылдым. Йөк машинасы чыгып килә иде, тегеләрнең юлын кисте. Кибеткә кермичә, ишегалдына борылдым. Йөк төяүчеләр куышы ачык булып чыкты. Шунда ялт кына уздым да хәлемне сөйләп бирдем. Куа килүчеләрнең тыш якта, сүгенә-сүгенә, мине эзләгәннәре ишетелеп тора. Тавышлар тынгач, ишегалдына чыктым, арт ишеген табып, салонга уздым. Бер рус ханымына тагын хәлне аңлаттым. Утырып торыгыз, ди. Җиһазлар карап йөрим дә, ишеккә киләм. Куучыларым салонны тегеләйгә-болайга әйләнә... Соңгы каравымда шәйләмәдем. Тынычлап өйгә киттем. Аһ! Алар йортыбыз янында көтеп тора! Юлдан кырыйга чыктым, күрергә өлгерми калдылар. Шунда гына җәен аларны чүплегебез янында еш эчеп утырганнары хәтергә килде. Димәк, кайда яшәвемне беләләр. Бераздан караңгы төшә башлады. Инде юклардыр дип, өемә атладым.
ҺӘР ЯМАНЛЫКНЫҢ ТАМЫРЫ – ИСКЕДӘ
Елмаеп, үзенә әйдәп торган бәхет кояшы мине төнгә, җитмәсә, бүгенге кара тормышыбызга алып килде. Бу язмамда шул көндә очраткан бихисап хатын-кызларның өчесен генә калкулаттым. Өч буын хатын-кызын. Бар идеме мондый яшь ханымнар, әбиләр без үскәндә? Беренчесе кебекләр хәтта күп иде! Хәер сорашкан әбиләрне хәтерләмим. Күрсәтеп салып йөргән марҗалар җитәрлек иде, әмма татар кызлары, хатыннары андый булмады! Читтә яшәгәннәрнең яман гайбәтләре ишетелгәләде. Хәтта алары да кеше талап эчмәгән бит инде аның. Бәйрәмнәрдә, дуслар белән табында кабып-кабып куйганнардыр. Бар сүзнең дә дөрес булмавы да мөмкин. Шул ук вакытта авылларда сугыш чоры ирдәүкәләре, салган-тарткан солдаткалар үтә сирәк булса да очраштыра иде. Бу нәрсә дигән сүз? Һәр яманлыкның тамырлары – искедә, борынгы да, әмма алар безнең яшьлектә киң таралмаган, халык тарафыннан гаепләнә иде. Чир бит ул әле сүрелә, әле көчәя, әле тәмам җиңелгән кебек була…
ЭЧКЕЧЕЛЕК, НАРКОМАНИЯ КҮРЕНЕШЛӘРЕНЕҢ ЗУР МАСШТАБ АЛУЫ АЛАРНЫ ИЛКҮЛӘМ
ФАҖИГАГӘ ӘВЕРЕЛДЕРДЕ. ИҢ НАЧАРЫ: КЕШЕЛӘР БУ ХӘЛЛӘРГӘ КҮНЕКТЕ, БИТАРАФЛАНДЫ, ЧӨНКИ ТӘНКЫЙТЬ ИТҮЧЕЛӘРНЕ, ӘДӘПКӘ ТАРТУЧЫЛАРНЫ ГАЕПЛӘҮЧЕЛӘР, ТОРМЫШТАН АРТТА КАЛГАННАР ДИП САНАУЧЫЛАР, КЕШЕ ТОРМЫШЫНА КЫСЫЛМА, ЭЧҮЕ ДӘ, ТАРТУЫ ДА, ПСИХОТРОП МАТДӘЛӘР КУЛЛАНУЫ ДА - ҺӘРКЕМНЕҢ ШӘХСИ ЭШЕ, ДИЮЧЕЛӘР КҮБӘЙДЕ.
Чыгарылган уңай кануннарны тиешле оешмалар да ахыргача үтәтә алмаган шартларда гади кешенең яманлыкка каршы торырлык көче була аламы? Минем белән булган вакыйга шуны сөйләмимени?!
Наркоманлык дигәннән... Ул да бүген генә башланмады. Авылыбызда читтән килгән бер бухгалтер эшләде. Акыллы, тәртипле, бер генә начар гадәте дә юк. Арбалы мотоциклда килеп-китеп йөри. Беркөнне, дөрес булдымы-юкмы, аның колхозны бурычка батырып, чыгып качканлыгы турында сүз китте. Шул ирнең якын бер кешесе туганыма, бухгалтерыбызның корабта илләр гизүче дусты кайтканнан соң сәерләнүе, эчмәсә дә исереккә охшавы, тиктомалга котыруы, акаеп йөрүе турында әйткән. Нәрсәдер алып кайта ул аңа, дигән. Дөрес, мин моны авылда сөйләмәдем. Моның да гайбәт булуы бар, әмма бик чынга охшаган гайбәт иде шул. Курыктым. Хәер, ул заманда наркоман сүзен аңлаучы бар идеме икән? Беренче тапкыр наркотиклар ясау турында газетада язгач, мәктәбебез хим-биологы Галимулла абый борчылды, вакытлы матбугат инструкция үк бирә башлагач, тарала инде бу, һичшиксез, яшьләрдә кызыксыну уятачак, диде. Инде менә хатын-кызның наркоманлыгы белән дә һичкемне шаккатыра алмыйсың.
Бездә бит шулай. Белем белән коралланган кеше яманлыкка каршы тора дип саныйлар, чынбарлыкта ул еш кына шул яманлыкны таратучыга әйләнә. Инде бу вакыйга белән ни әйтергә телим? Наркоманнар да элек булган, халык моны бик белмәгән генә. Аннан аерма шунда: саннары – җир белән күк ераклыгы. Төрле әдәбияттан тел асты, борын тәмәкеләрен Бохара кебек танылган төбәкләрнең мәдрәсәләрендә укучыларның алып кайтканлыгыннан хәбәрдарбыз, лабаса. Шунысы мөһим: әлеге яман гадәт җылы якның мөселман хатыннарына хас булса да, бер генә авыл татар кызы да боларны авызына түгел, кулына да алмаган!
ХХ ГАСЫР БАШЫ ПРОЗАСЫНДА ФӘХЕШХАНӘЛӘРДӘГЕ ЭЧКӘН-ТАРТКАН КЫЗЛАР БАР, ӘММА АЛАР «ТОРМЫШ ТӨБЕ» ИТЕП БӘЯЛӘНГӘН, КҮБРӘК МАТДИ АВЫРЛЫКТАН, БАЙ ХУҖАЛАРЫНЫҢ КЫЛГАН ГАМӘЛЛӘРЕННӘН, ЧАРАСЫЗЛЫКТАН ШУЛ ХӘЛГӘ ТӨШҮЧЕЛӘР ИТЕП СУРӘТЛӘНГӘН.
Мондый бозыклыклар хәзер байлар, аларның сөяркәләре арасында ныграк чәчәк ата, чөнки аларның теләгәндә кулланырлык һәм дәваланырлык акчасы бар, моның өчен кеше талауга, наркотик сатуга ихтыяҗлары юк. Шулай да соңгы вакытта тыелган матдәләр саклаган өчен штраф түләүчеләре, беләбез ки, булды. Язның матур бәйрәм санында хатын-кызларның заманга хас тискәре яклары турында сөйләсәм дә, ышанам, татарның иманы нык, динилеге көчле һәм ихлас тәрбиясе милли өлешендә яман гадәтләр юк, башка катламнарыбызда, сан ягыннан караганда, бозыклык чагыштырмача азрак. Шушы сыйфатларны инде балаларда, оныкларда тәрбияләргә иде. Кояшлы, якты илдә яшәргә иде бит.
(Дәвамы бар)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев