Логотип Идель
Блоглар

НӘРСӘ БЕЛӘН НӘРСӘ АРАСЫ... (дәвамы)

Без бүген, наркомания чәчәк ата, дип чаң сугабыз, чөнки мондый күренешләр ялгыз гына күзәтелми. Наркоманнар арасында талау-караклыгы да, кыйнашу-үтерүе дә киң таралган. Җитмәсә, тыелган матдәләрнең әледән-әле яңалары табыла. Кулланучылар иш янына куш көтә, һаман наркотикларның көчлерәкләренә күчә бара. Хәер, күпсанлы яман күренешләрне җиңәргә соңгарак та калдык шикелле. Һәр начарны корытып бетерә алыр өчен, көрәшне ул тамыр җәйгәнче башларга кирәк.

  НӘРСӘ БЕЛӘН НӘРСӘ АРАСЫ... (башы)

Без бүген, наркомания чәчәк ата, дип чаң сугабыз, чөнки мондый күренешләр ялгыз гына күзәтелми. Наркоманнар арасында талау-караклыгы да, кыйнашу-үтерүе дә киң таралган. Җитмәсә, тыелган матдәләрнең әледән-әле яңалары табыла. Кулланучылар иш янына куш көтә, һаман наркотикларның көчлерәкләренә күчә бара. Хәер, күпсанлы яман күренешләрне җиңәргә соңгарак та калдык шикелле. Һәр начарны корытып бетерә алыр өчен, көрәшне ул тамыр җәйгәнче башларга кирәк.

ТИҢ ТИҢНЕ ТАРТА

Кызганыч, наркотикларга мөнәсәбәт баштан үтә уңай булган. Азия һәм Африканы колонизацияләү барышында алар башка материкларга зур күләмдә китерелә башлаган һәм тиз арада әйләнешкә кергән. Бик борынгыдан ук наркотикларны танылган шәхесләр кулланган, көнбатышның әдәбият-сәнгать әһелләре үз иҗатларында аларны мәдхия объектына әверелдергән. Төрле клублар, наркотик кулланучыларның башка төр оешмалары корылган, әкренләп, бу күренешләр Русиягә дә үтеп кергән. Богема тормышын наркотиклардан башка күз алдына да китереп булмаган. Димәк, аларның сәнгатькәрләрнең компанияләрендә кулланылышы да бүген генә барлыкка килмәгән.

   ХIХ гасырлар уртасына, андый проблема бар дип саналмаса да, наркомания дөньяда киң таралган күренешкә әйләнгән. Бер уйласаң, наркотиклар әле кайчан гына ачыктан-ачык даруханәләрдә дару кебек сатылган. Специфик үләннәрдән ясалган «дару»ларны шулай ук сихәтләнү максатыннан кулланганнар. Дөрес, һәркем аларның «агу» да икәнлеген аңлаган. Татар тилертә торган җимешләргә, үсемлекләргә үзенчәлекле исемнәр биргән: тиле бәрән орлыгы, эт миләше, чебен гөмбәсе һ.б. Атамалар ярдәмендә дә, балаларын кечкенә яшьтән үк үз белдеклекләре белән аларга кагылудан, аларны ашаудан саклаган. Элек әлеге агулы үсемлекләрнең эчемлеген кайбер халыклар ниндидер гамәлләргә өйрәтү вакытында, кеше телен аңлау мөмкинлекләрен ача, куркуын юкка чыгара дип, хайваннарга, әйтик, этләргә биргән икән.

   ХХ гасыр башына инде наркотиклар югары катламның, аристократиянең генә түгел, урта хәллеләрнең дә гадәти шөгыленә әйләнә башлаган. Ерак Көнчыгышта, Урта Азиядә наркотикларны хәерчеләр дә кулланган. Алайса, нигә без наркоманияне заман фаҗигасе дип саныйбыз? Баксаң, аның масштаблылык дәрәҗәсе артмаган да кебек, аны ачыктан-ачык кулланучылар аз һәм аларны сату канун белән бик нык тыелган. Эш шунда: ул чактагы наркотиклар табигый материаллардан ясалган, җирле чималны үзе хәзерләгән, гомер буе кулланган халыкка аларның тәэсире азрак, башкаларга да зарары синтетикларныкыннан кимрәк. Тагын бер нәрсәне сөенеп ассызыклыйсы килә: нәрсәдер тарту, тилерткечләрне тел астына салу Гарәбстанда, хәтта хатын-кызлар өчен табигый бер эш саналганда да, татар кызы бу чирләрдән дә тулысынча азат булган! Аларны язучылар үз әсәрләрендә ирләрен яман гадәтләрдән арындырырлык аңлы, тәрбияле итеп сурәтләгән.

  Наркомания гарасатлар чорында киң җәелә. Инкыйлаб заманында Русиядә әфьюн кулланучылар кинәт сан ягыннан артып китә, «сугышчан рухны күтәрә торган» наркотиклар куллану армиядә гадәти бер эшкә әйләнә. Сугышлар барган җирләрдә бу күренеш әле дә кабатлана, дип уйлыйм. Проституция, караучысыз калу көннән-көн көчәйгәндә дә түбәнгә тәгәрәгән хатын-кызлар, йортсыз-җирсезләр шулай ук наркомания кармагына күбрәк каба. Әйтик, егерменче елларда урам балалары арасында ул аеруча киң тарала. Хәзер дә зыянлы тәэсиргә начар компанияләргә эләгүче яшьләр бирешә. Юләрләтә торган матдәләр саткан-тараткан өчен, хәтта төрмәгә утырту каралган булса да, социалистик дәүләтнең башлангыч чорында наркомания бирешми. Менә болар барысы да, яңа бер, тагын да көчлерәк дулкын булып, хәзер безнең дөньябызга әйләнеп кайтты сыман. 

   Күптән түгел генә М.С. Горбачев Русиядә соңгы елларда эчкечелекнең көчәюе турында сөйләде. Әлбәттә, ул чын хәлне белми.

Түбән катламнар арасында, Русиянең үзәк шәһәрләреннән ерак авылларда эчкечелек көчле булуга карамастан, гомумән алганда, бигрәк тә яшьләр, шул исәптән кызлар арасында ул күзгә күренеп кимеде, чөнки аракы эчүне еш кына шулай ук тилерткеч үләннәр салынган кальян тарту, наркотик куллану кебек гамәлләр алмаштырды.

    Наркоманлык күренешләре үткәннең документларында да чагылыш таба. Алдагы гасыр ахырында химик юл белән чыгарылып, ХХ йөзнең беренче яртысында киң таралыш алган наркотикларның берсе – мескалин (мөскәл, мөскәлин), әмма ул дөньяда аңарчы да билгеле була, чөнки индеецларның церемонияләрендә болай да борын-борыннан кулланыла. Шул ук вакытта мескалин күпчелек илләрдә, бигрәк тә кактус табигатьтә киң таралган АКШта да тыелган, әмма ул медицинада кайбер авыруларны дәвалаганда кулланыла. Мин мөскәлин эчү татарлар арасында электә таралганмы дип, әдәбиятта актарындым, әмма тапмадым, хәтта төшенчәсен дә сүзлекләребездә күрмәдем.

    Шулай бервакыт, 1885 елгы метрикәнең «Вафат» өлешен укыганда, «мөскәр» сүзенә күзем төшеп, әллә нишләп киттем: «Әфтах Әхтәм. 21 ноябрь. 25 яшендә. Мөскир эчмәк илә». Әлеге сүзнең гарәпчәдән мәгънәсе – «исерткеч».

   Бездә шулай ук теркәлмәгән, әмма башкорт, казакъ сүзлекләрендә гарәптән алынуы һәм исерткеч эчемлекне аңлатуы әйтелгән. Фарсыларда да шушы әйтелештә, мәгънәдә очрый. Бу очракта аның тамыры – исерүне аңлаткан «сәкирә», ә исерткеч эчемлек үзе «сәкәрүн»
булырга тиешле.

    Шушы сүзгә юлыгу миндә төрле сораулар, фикерләр уятты. Әле бит шулай ук сүзлекләргә төшенчәсе теркәлмәгән матдә –мөскәр (башка телләрдә, әйтик, мускар) дә бар. Аннан ясалган
эчемлек, аз кулланганда – дару, күп эчкәндә – бик көчле агу: тилертә, тагын да артыгракка китсә, агулый һәм үтерә. Метрикәгә теркәлгән кеше кайсыннан гына үлсә дә, уңай факт түгел, шулай да татарларның зур күпчелеге, «чебен даруы»ның медицинадагы исемен белмәгән, мулла да бу урында гарәп сүзен теркәгән, дигән караштамын.

   Сүз уңаеннан шуны да өстим: чебен гөмбәсен әби-бабайларыбыз узган гасырда да йорттагы
бөҗәкләрне, чебеннәрне юкка чыгаруда кулланган.

    Аллага шөкер, динебезнең сафлыгы хәрәм мөскирнең дә, мөскәриннең көндәлек тормышта кулланылышына киртә булган. Төрле авылларның метрикәләре белән танышмын. Алай да агулы әйберләр эчүдән үлү – гаять сирәк күренеш. Кыскасы, чыннан да, «үлчәве бар, саны бар». Инде фикеремне шушы рәвешчә йомгаклыйсым килә: өлкән- нәр ничек кенә кире какмасын, яшьләргә хас яман гадәтләрне узган чорлар тамырландырган, еллар узгач, шартлары туганда, әлбәттә, алар өскә чыга һәм бер сугуда егылмаслык агач кебек ябалдашлана, ныгый.

фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев