QR-кодлар яки локдаун - башка вариантлар юк
11 октябрьдән Татарстанда күпчелек категория гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертелде. Чикләүләр катгыйландырылып, QR-кодлар системасына күчеш тә, хакимият вәкилләре сүзләренчә, мәҗбүри чара. Күпме генә карышсак та, башкача мөмкин түгел.
11 октябрьдән Татарстанда күпчелек категория гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертелде. Чикләүләр катгыйландырылып, QR-кодлар системасына күчеш тә, хакимият вәкилләре сүзләренчә, мәҗбүри чара. Күпме генә карышсак та, башкача мөмкин түгел.
Күреп торабыз, республикада вәзгыять көн саен кискенләшә бара. Әле бер ай элек кенә коронавирус белән авыручыларның рәсми саны 50дән артмаса, хәзер инде көн дә 100 авыручы турында хәбәрләр тарала. Реаль саннарның бермә-бер артык булуын һәрберебез аңлый. Рәсми рәвештә расланган үлем очраклары да инде көн саен дистәгә җитә. Ә расланмаганнары күпме?
Табиблар чаң суга. Авыручылар бик күп. Хастаханәләр шыгрым тулы, таныш-белешләрең булмаса, анда да эләгүләр хәзер ай-һай авыр. Медицина хезмәткәрләре соңгы көчкә эшли. Коронавирус белән көрәш инде ел ярым дәвам итә бит. Инде чир бераз чигенде дип, җиңел суларга да өлгермәдек, авыру яңа дулкын булып кабынды.
Татарстанда хәлләр мөшкелләнә
Татарстан, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан белән беррәттән, коронавирус инфекциясе бик нык колач җәйгән төбәкләр исемлегенә кергән. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавируска каршы көрәш буенча координация советы утырышында белдергән.
– Төрле төбәкләрдә хәлләр – төрлечә. Идел буе төбәгендә: Оренбург өлкәсендә, Татарстан, Башкортстанда бигрәк тә зур киеренкелек урнашты, – дигән министр.
Вакцинация һәм QR-кодлар яки локдаун?
Коронавирусны җиңүнең бер генә ысулы бар – ул да булса, вакцинация, диләр. Татарстан Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова сүзләренчә, тагын бер вариант бар – локдаун. Әмма моннан кемгә рәхәт булачак?
Мәгълүм булганча, вакцинация коронавирустан тулысынча сакламый. Прививка ясаткан да авырырга мөмкин. Әмма хастаханә реанимацияләрендә вакцинацияләнгәннәр юк диярлек, ди табиблар. Димәк, авырып китсәң дә, чирне җиңелрәк кичерәчәксең.
Табиб киңәше
Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның 1 нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин, коронавирус ишегебезне какканнан бирле, 1 нче балалар хастаханәсендә ковид белән авыручы балаларны дәвалый.
– Ковид – йогышлы авыру, әмма аның йогышлылыгы грипптан күпкә артмый. Ә менә зәһәрлеге көчле. Ковид – гриппка караганда көчлерәк чир, аннан өзлегү күпкә аянычрак. Анысы әлегә тулысынча өйрәнелмәгән. Беренче чиратта бу хәл һәр кешенең үз сәламәтлегеннән тора. Балаларның күпчелеге җиңел авырый, ә кайберләре авыр кичерә, кайвакытта без моны катлауландыргыч факторлар белән дә аңлатабыз. Бу юнәлеш өйрәнеләчәк әле, ул генетика белән дә бәйле булырга мөмкин, - ди табиб.
Авыру билгеләре сизелә башлагач ук, табиб белгечләргә күренергә, үз белдегең белән дәваланмаска киңәш итә. Әгәр дә инде кеше үз хәлегең авыраюын сизә икән, ничек тә хастаханәгә эләгү, табиблар күзәтүендә булу юлларын эзләргә киңәш итә ул.
Табиб Илдус Лотфуллин турындагы Мөршидә Кыямова язмасы белән сылтама аша таныша аласыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев