Логотип Идель
Блоглар

Шәрә Шүрәлене ясау да, аны башкаларга күрсәтү дә гөнаһ! (“Идел”не тәнкыйтьлиләр)

Журналыбызның сентябрь санында «Заманча Шүрәле яки Радик Мусин иҗатындагы абсурд сюжетлар» язмасы дөнья күрде. Автор Эльза Нәбиуллинаның рәссам Радик Мусин белән әтрафлы әңгәмәсе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты.

Журналыбызның сентябрь санында «Заманча Шүрәле яки Радик Мусин иҗатындагы абсурд сюжетлар» язмасы дөнья күрде. Автор Эльза Нәбиуллинаның рәссам Радик Мусин белән әтрафлы әңгәмәсе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты.

Бигрәк тә Радикның иҗаты. Рәссам сүзе рубрикасында Радик Мусинның “Кыя сурәтләр” сериясеннән “Шүрәлеләр” сурәте дә урын алды. Әлеге серия рәссам иҗатында үзенчәлекле урын алып тора. 

Яшь, перспективалы рәссам фикере белән килешмәүчеләр дә бар. Әлеге җәһаттән укучыларыбызда да төрле фикерләр туарга мөмкин. Сезнең дә тәкъдим, фикерләрегезне дә көтеп калабыз.

Иң әүвәл  рәсемгә үз мөнәсәбәтен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, социология фәннәре кандидаты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин игътибар белдерде:

- Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Бу дөнья шулай яратылган ки, шушы дөньяда нәрсә кылсак та, ул Раббыбыз Аллаhта сакланып бара. Мәсәлән, дөньяны интернет белән чагыштырырга мөмкин. Без интернетка нәрсә генә кертсәк тә, аннары аны алып ташласак та алар барыбер бөтенесе дә саклана.  Шуңа күрә, нәрсә ясыйбыз, сөйлибез яки эшлибез, һәрбер эшебез – саклана. Моннан чыгып шушы эшләрне икегә бүлеп була. Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.), мәсәлән, хәдиф шәрифләрендә безгә искә төшерә: “Дәллигәлә хәер, әгәрдә кем изгелеккә өндәсә, шушы кешегә башка кешеләр аны изгелекне кылса, эшләгән шикелле әҗер савабы булыр. Шул ук вакытта начарлыкка өндәсә, башкалар аны үтәсә, башкаларга да шулай ук гөнаһы булачак.”  Шул уңайдан, әгәр берәр рәсем ясасак, хәтта без бу дөньядан киткәч тә ул сакланачак. Раббыбыз Алла каршына баскач та, кешеләр әлеге рәсемгә караячак һәм анда хәрәм, гөнаһлы әйберләр булса, караган саен без икенче дөньяда  Раббыбыз Аллаһ алдында аның өчен җавап бирербез. 

Шуңа күрә, рәсем ясаганда һәрвакыт киләчәк турында онытмасак иде. Бәлки шундый төрле рәсемнәр ясау тренд буладыр, ләкин без аның гөнаһы турында уйламыйбыз, чөнки аны ясау һәм аңарга карау ул - гөнаһ. Менә Шүрәлене ясап, шушы һәм башка төрле-төрле рәсемнәр турында әйтелә. Аның барлык күрсәтергә ярамый торган җирләрен ясасалар, ул вакытта, ясаган кешегә дә, күрсәткән кешегә дә гөнаһы булырга мөмкин. Раббыбыз Аллаһ шуннан сакласын. Шуңа күрә, хөрмәтле җәмәгать, рәсемнәр ясаганда киләчәкне онытмыйча, “Йөз елдан соң, өч йөз елдан соң моңа кеше караганда нәрсә әйтер? Аллаһ каршында ничек җавап бирермен икән?”- дип уйлап ясыйк.

Әлбәттә, без аны гөнаһ дип күрмәскә мөмкинбез. Һәрбер кешедә үзенчә караш булырга мөмкин, ләкин без мөселман халкы, татар халкы булгач, аны үзебезнең гореф-гадәтләрдән күрәбез, чөнки элекке рәсемнәрне карап, безнең татар халкында шундый гөнаһлы рәсемнәр юк иде һәм Раббыбыз Аллаһ аннан сакласын. Шуңа күрә, без бөек халык. Шушы бөеклегебезне шундый нәрсәләр белән төшермик. “Карагыз, кемдер йөз ел элек шуны ясаган бит,”- дип әйтүчеләр булмасын иде...  

Алинә Маликова әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев