Логотип Идель
Блоглар

ШУЛПАДАН БАШКА МИН – МИН ТҮГЕЛ

Ризыкта үземне талымлы дип әйтә алмыйм, барысын да ашыйм. Әмма ит белән шулпадан башка мин – мин түгел. Икесе бербөтенне тәшкил итсә, дөньям бөтенләй түгәрәкләнә. Шулпаны мин тәүлекнең егерме дүрт сәгате буена ашый алам.

Ризыкта үземне талымлы дип әйтә алмыйм, барысын да ашыйм. Әмма ит белән шулпадан башка мин – мин түгел. Икесе бербөтенне тәшкил итсә, дөньям бөтенләй түгәрәкләнә. Шулпаны мин тәүлекнең егерме дүрт сәгате буена ашый алам. 


Балачакта әбиемнең мичкә чуен белән утырткан ашларын ярата идем. Хәзер үзем аларны духовкада пешерәм – бәрәңге шулпасын, ысланган яки какланган ит салып әзерләнгән борчак ашын, үзбәкчә шурпа белән лагманны, ярмалы, сөтле ашларны, бишбармакны, кайчак, тансыкта, хәтта сызык ашын... Чүлмәк белән әзерләгән ашлар үзенә бер тәмгә ия була. 


Рассольник, солянка, щи, борщ кебек, без балачакта «кызыл» һәм «сары» ашлар дип йөрткән шулпаларны уха, куе ашлар – пюрелар һәм салкын ашлар, яшелчә ашлары, диңгез продуктлары салып пешергәннәре белән аралаштырам. Өй токмачы белән тавык ашы пешерү – балачакка кайту белән бер. Соңгы вакытта япон ашларын үзләштерә башладым, алар бөтенләй безнекенә охшамаган... Шулпаны әзерләгәндә, эчке үлчәвемә, сәгатемә һәм интуициямә таянам, фантазиямне эшкә җигәм. 


Шулпа, нигездә, илле процент судан тора, ул пешерүченең энергетикасын сеңдерә, әлеге энергетика татып караган кешеләргә дә күчә. Энергетика алмашы бәрәкәтле булганда гына кеше – сау-сәламәт, әйбәт кәефле. Шуңа ризык хәстәрләгәндә бары тик яхшы уйлар гына уйларга кирәк, дип саныйм. Тормыш булгач, төрле чак була, борчулырак икәнмен, кухняга кергәч, телефонымда әкиятләр кушып куям, классик музыка, мантралар, ханг, дудук, аеруча үз итеп – дельфиннарның авазларын... 


Тарихка күз салсак, без хәзер пешерә торган ашлар нигездә химик яктан нейтраль, оксидлашмый торган савыт-саба барлыкка килгәч әзерләнә башлаган. Әмма борынгы төркиләр белән кытайларда шулпалы ризыклар әле безнең эрага кадәр үк булган. Балчык белән таш савыт-сабада әзерләнгән шулпаның тәме, әлбәттә, үзгәрәк. Фаянс белән фарфор пәйда булгач, ашлар Аурупада төп ризыкка әверелә. Ашлар, нигездә, утрак тормыш белән яшәүче халыклар ризыгы. Бүгенге көндә, әйтүләре буенча, йөз илледән артык төре бар шулпалы ризыкларның. 


«Синең бит ярты гомерең эштә уза, ничек вакыт табасың», – диючеләр бар миңа. Табыла. Ялга барганда да миңа үз кухнясы булган урын кирәк. Диңгездән, сәяхәтләрдән әлсерәп, хәлдән таеп кайтып егылгач, бераз гына сулу алып, шул кухняга чыгып, янәшәдәге генә дулкын тавышын, чикерткәләр, кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, кичке аш әзерләү, ә аннары урамда – беседкада өстәл җәеп утыру... – без бит әнә шундый мизгелләр өчен яшибез дә. 


Бик җиңел дә, җитез дә (бәрәңге салып пешергән очракта – 30 минут тирәсе, бәрәңге салмасаң – 15 минутлап) әзерләнә торган балык шулпасы рецептын тәкъдим итәм сезгә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев