Логотип Идель
Блоглар

Төшләр нигә кирәк? - ФәнниLAB

Үткән санда без нейрочелтәрләр турында сөйләшеп заман компьютерының камиллегенә шаккаткан идек. Ә хәзер дөньядагы иң камил компьютер – безнең баш миенең ничек эшләвен, ни өчен йокы туймавын, төшләрнең каян килүен һәм өстеңә убыр утырмасын өчен нишләргә кирәклеген ачыкларбыз!

УКЫРГА: «Фәтхулла хәзрәт», татарча нейрочелтәр һәм кыямәт көне...

Кешенең хәтере компьютерныкына охшаган. Аның – оператив хәтере (көндәлек вакыйгаларны хәтерләр өчен) һәм озак вакытлы хәтере (балачакта ятлаган шигырь, адреслар, телләрне хәтерләр өчен) бар. Төнлә безнең баш мие тиз хәтерне эшкәртеп, кайбер мәгълүматны озын хәтергә күчереп куя. Ә төшләр – шул эшкәртү процессында барлыкка килгән чүп-чар, ягъни кеш.

Ә хәзер сорау: Сезгә, йоклап китүгә, биеклектән егылып төшү тойгысы танышмы?

Әлбәттә, таныш, чөнки бу безнең иң борынгы саклану инстинкты кайтавазы. Ул һәрберебезнең прошивкасында бар. Приматлар, кешегә әйләнгәнче, ерткычлардан сакланыр өчен агач ботагында йоклаган. Ботактан егылып төшмәс өчен нык иттереп тотынырга кирәк. Ә йоклаганда, безнең мускулларның тонусы кими. Галимнәр фикеренчә, «төнге егылулар» нәкъ менә шул инстинкт эзе.

Галим: Хайваннарның төшләре кешеләрнекеннән гадирәк. Шулай да, песиләрнең йокысы кеше йокысын хәтерләтә дип әйтергә була. Гомумән, имезүче хайваннар йоклаганда, аларның ми активлыгы кешенекенә охшаган. Мәсәлән, шул ук песи төшендә күсене аулаганын күрергә мөмкин.

Гомумән, «йокы» гаҗәеп кызыклы һәм әлегә кадәр бик аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе. Без белгән гомуми медицина фәненә ике меңләп ел булса, йокыны фәнни яктан үткән гасырның уртасында гына өйрәнә башлаганнар. Йокыны өйрәнә торган фән «сомнология» дип атала. Сомнологлар үзләренең тикшеренүләрендә кешенең битенә һәм күз кабакларына махсус датчиклар беркетеп, аның баш мие җибәргән импульсларны фиксацияли һәм аның йокысын өйрәнә. Дөресрәге, йокы фазаларын.

Мәсәлән, без төшләрне тиз фазада гына түгел, әкрен фазада да күрәбез икән. Ләкин әкрен фазада күргән төшләр, гадәттә, күңелсез һәм соры була, шуңа күрә начаррак истә кала.

Фазаларны гади менә болай аңлатырга була:

1 фаза: әкрен йокы фазасы. Бу вакытта баш мие «тета дулкыннар» белән эш итә. Нәкъ шушы фазада без ботактан егылабыз, төрле төстәге биюче утлар күрәбез яки баш җиңеллеген сизәбез.

2 фаза: тета дулкынлар арта, баш мие импульсларны күбрәк эшләп чыгара башлый. Бу вакытта, кайбер галимнәр фикеренчә, баш мие тиз хәтерне чистарта һәм кайбер әйберләрне озын хәтергә кертә.

3 фаза: тирән һәм әкрен йокы. Баш мие дельта дулкыннар җибәрә. Әгәр дә сез йоклаганда йөрисез яки сөйләнәсез икән, бу процесслар гадәттә шушы фазада бара.

4 фаза: тиз йокы фазасы. Бу фаза вакытында шәп истә кала торган, ачык төшләр керә. Баш мие уяу булгандагы кебек импульслар җибәрә, ләкин тән хәрәкәтләнә алмый.

Йокы туймаганлык хисе дә шул цикллар белән бәйле. Әгәр дә цикл тулысы белән төгәлләнмәсә, үзеңне бик яхшы хис итмисең, йокыны дәвам итәсе – циклны бетерәсе килә. Бөтен циклны узар өчен кешегә якынча 90 минут кирәк.

Студент чакта кыска гына вакыт эчендә йокыны туйдырыр өчен йокы калькуляторы куллана идем. Ул чыннан да эффектив. Бу мәкаләне язганда мин аны яңадан сынап карадым: Үзеңнең ничәдә торырга теләвеңне язасың да һәм ул үзеңне әйбәт хис итеп уяну өчен ничәдә ятарга кирәген исәпләп бирә һәм берничә вариант тәкъдим итә. Шулай ук үзеңнең ничәдә ятасыңны билгеләп ничәдә торуың хәерлерәк булганын да карарга була.

Ә хәзер сорау: Көненә ничә чынаяк чәй яки каһвә эчәсең?

Кемдер йокы белән кофе һәм энергетиклар ярдемәндә көрәшә. Безнең һәр күзәнәгебездә синтезланган аденозинтрифосфа́ т молекуласы безгә энергия бирә. Бу молекула булмаса, бездә күз ачарлык хәл дә булмас иде. Уяу чакта без шул молекуланы «яндырабыз». Аны яндырганнан соң калган чүп-чар аденозин дип атала. Икенче төрле аны «арыганлык» молекуласы дип атап булыр иде. Ул баш миендәге рецепторларга кунып, аның активлыгын киметә һәм без үзебезне арыган итеп сизәбез. Рецепторларны алдау авыр түгел: аденозин урынына рецепторларга кофеин утыртырга була, ул вакытта арыганлык хисе булмаячак. Кофеин рецепторларга тизрәк утырып өлгерсә, организм үзенең арыганлыгын әзрәк сизә.

Кофе эчкәннән соң кофеин 20 минуттан соң гына эшли башлый, шуңа иң әйбәте, кофе эчкәч 20 минут черем итеп алу. Шулай итсәң, рецепторлардагы аденозин төшеп, аның урынына кофеин утырачак, һәм кофеның эффекты сыйфатлырак эшләячәк. Ләкин организмны алдаулар белән мавыкмау хәерлерәк, чөнки ару хисе ул безнең табигый халәтебез. Арыганлык хисе, организмга кирәгеннән артык таушалмаска ярдәм итә.

Әлеге язманың дәвамын "Идел"нең август саныннан укыгыз.
Аны әзерләргә биология фәннәре кандидаты, доцент – Хәертдинов Наил Назим улы ярдәм итте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев