«Фәтхулла хәзрәт», татарча нейрочелтәр һәм кыямәт көне...
Бу язмада хәзерге яшьләрнең теленнән төшми торган ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр, аларның безнең тормышка тәэсире, татарларга ничек бәйле булуы һәм ничек итеп кыямәт көнен якынлаштыруы турында сөйлибез.
Мәкаләне Фатыйх Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повестен искә төшерүдән башлыйм әле. Хәтерләсәгез, бу әсәрендә ул бүген безнең һәрберебездәге смартфон, компьютерлар турында бик тәфсилләп яза. Повестьта бүгенге көндә «акыллы өй» дип атала торган технологиягә охшаш җайланмалар, криптовалюта да бар. Әгәр дә Фатыйх Әмирхан безнең чорда яшәгән булса, ул мөгаен, ясалма интеллект һәм безнең цифрлы киләчәк – татар метаҗиһаны турында язган булыр иде...
Бүгенге технологияләрнең нигезендә өлешчә татар эзе дә бар. Советлар союзында беренче электрон хисаплау машиналарын (ЭХМ) ясаган кеше - Бәшир Рәмиев. Ул - Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) оныгы. Билгеле, ясалма интеллект та компьютерсыз барлыкка килә һәм эшли алмый. Димәк, Бәшир Рәмиев – ясалма интеллект өчен шартлар тудыручыларның берсе булган, дип әйтергә мөмкин.
Фәннәр академиясе:
«Хәзерге ясалма интеллект системалары кешелекнең тәҗрибәсенә таяна. Ягъни алар кешеләр инде кайчандыр барлыкка китергән белемнәрне, әсәрләрне өйрәнә, шундагы закончалыкларны математик төгәллек белән ачыклап, кешене кабатлый булып чыга. Бу текст, сөйләм, сурәтләр белән эшләүче модельләргә дә кагыла».
Мисал өчен: Һәрберебезнең телефонында карта бар. Ул картада шәһәрдәге юллар, барлык өйләр, географик һәм кеше ясаган киртәләр күрсәтелә. Аның ярдәмендә үзегезгә кирәкле адресны бик тиз табарга була. Карта кушымтасындагы ясалма интеллект юлларны, хәзерге вакытта шул юлдагы машиналар санын, «бөке»ләрне, җәмәгать транспорты маршрутларын исәпли һәм вакыт буенча иң тиз, иң уңайлы һәм кайчакта бәя ягыннан арзанлырак маршрутны сайлый. Бу эшне ул бер секунд эчендә башкара. Ә кеше бу эшкә, ким дигәндә, берничә сәгать вакыт сарыф итәр иде. Телефондагы карта юллар турындагы мәгълүматны космоста очкан спутниклардан ала һәм бик тиз вакыт эчендә анализлый.
Икенче мисал итеп шахмат уенын китерергә була. Әгәр дә иң оста шахматчылар үзләренең көндәшләренең ничек йөрүенә карап, вариантларны 5-10 адымга алдан уйлап куйса, ясалма интеллект шахмат тактасында булырга мөмкин булган бөтен вариантларны да уйлый ала. Шуңа күрә аны җиңү мөмкин түгел диярлек.
Фәннәр академиясе:
«Ясалма интеллектның кулланылу өлкәләре киңәйгәннән-киңәя бара. Текст, тел белән эшли торган модельләр аеруча игътибарга лаек, чөнки фикерләү һәм тел үзара аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Машина тәрҗемәсе, сөйләмне тану һәм яңгырату, текстларда билгеле бер мәгълүмат, фактлар эзләү, аларны барлыкка китерү (генерация) һәм башка шундый эшчәнлек соңгы елларда нәкъ менә ясалма интеллект технологияләрен куллану исәбенә югары дәрәҗәгә күтәрелде».
Мәсәлән, быел кешелек тарихында беренче мәртәбә Мәскәүдә яшәүче һәм укучы студент Александр Жадан ясалма интеллект куллану ярдәмендә 23 сәгать эчендә диплом эше язган һәм аны «4»ле билгесенә яклаган. Бүгенге көндә ясалма интеллект фәнни текстлар гына түгел, шигырьләр һәм сценарийлар да яза ала. Шулай ук ул рәсем ясау яки булган фотоларны үзгәртү, матурлау өлкәсендә дә шактый алга киткән.
Без нейрочелтәр ярдәмендә эшләүче кушымтадан Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакыйның аклы-каралы фотоларын төсле итәргә сорадык.
Фәннәр академиясе:
«Эшчәнлеге нәрсәдер уйлап чыгару, креативлык белән бәйле һөнәр ияләре, сәнгать әһелләре тормышында инде бүген үк үзгәрешләр күзәтелә. Без хәзерге нейрочелтәрләрнең эш нәтиҗәләренә гаҗәпләнәбез. Элегрәк компьютерлардан мондый табигыйлекне көтми идек, ә хәзер алар барысын да булдыра. Ләкин бу бит барыбер имитация. Әйе, кеше дә билгеле бер сорауларга нәкъ менә шулай җавап бирә ала, ләкин бит башкача да җавап бирергә мөмкин. Иң мөһиме – кеше шәхесенең, аның хезмәте, иҗатының кадерен белү һәм аңлау».
Шуны да әйтеп узу кирәк, бүген нейрочелтәрләр дөньяның иң популяр телләрендә генә эшли. Шуңа күрә интернетта булган татар телендәге мәгълүматны, әсәрләрне һәм татарларга бәйле булган күпчелек сурәт һәм видеоларны нейрочелтәрләр аңламый. Татарлар турында биргән сорауларга алар дөрес һәм төгәл итеп җавап бирә алмый.
Мәсәлән, нейрочелтәрләрнең берсе фикеренчә, татарлар менә мондый. Алардан «заманча татарлар»ны күрсәтү соралган иде.
Нейрочелтәрләр татарлар турындагы инглиз һәм рус телендәге мәгълүматны анализлый һәм аларның уртаклыкларыннан чыгып, берничә вариант тәкъдим итә. Әлеге сурәтләрдән күренгәнчә, нейрочелтәр борынгы фотоларга һәм Кырым татарлары фотоларына игътибар иткән.
Икенче нейрочелтәр «Заманча татар кызы» соравына менә мондый фото бирде.
Нейрочелтәр фикеренчә, Татарстан менә мондый...
Фәннәр академиясе:
«Иң алга киткән ChatGPT нейрочелтәренә ничек кенә сокланмасыннар, аның белмәгәне бик күп. Мәсәлән, татар халкы турында ул начар белә. Ни өчен? Чөнки Интернетта андый мәгълүмат аз, бигрәк тә ChatGPT эшли торган төп телләрдә. Андый очракта ул еш кына псевдофактлар уйлап чыгара башлый. Ә менә гомуми белемнәр буенча сораулар бирү күпкә яхшырак нәтиҗәгә китерә. Татар телендә беркайда да язылмаган мәгълүматны татарча уку мөмкинлеге ягыннан бу бик мөһим».
...ә бу – Казан шәһәре.
Фәннәр академиясе:
«Татар телле чат нәрсәгә кирәкме? Бу телеграм ботның максаты – хәзерге вакытта дөньяда бик популяр һәм үз төрендә иң алдынгы булган ChatGPT нейрочелтәренә татар телендә сораулар биреп, җаваплар алу өчен уңайлы интерфейс булдыру. Аның ярдәмендә ChatGPT белән эшләп булганның барысын да тормышка ашырырга мөмкин: сораулар бирергә, әңгәмә корырга, тиешле темага кирәкле стильдә текст яздыртырга һ.б.
Ул «Татсофт» машина тәрҗемәчесен кулланып эшли. Без язган сорауларны тәрҗемә итә. Тәрҗемә ителгән сораулар ChatGPT нейрочелтәренә җибәрелә, һәм алынган җаваплар, кире татарчага тәрҗемә ителеп, телеграм-бот аркылы безгә күрсәтелә. Киләчәктә тулысынча үзебезнеке булган шундый чат-бот та булдырылыр дип өмет итик. Аның өчен татар телендә төрле темаларга кагылышлы зур мәгълүмат базасын тупларга һәм миллиардларча параметрлардан торган нейрочелтәрле модельне өйрәтергә кирәк».
Ясалма интеллект интернетта булган мәгълүматка нигезләнеп эш итә дидек. Ул ниндидер закончалыкларга таянып, киләчәктә булачак хәлләргә фараз да ясый ала. Мәсәлән, аннан кыямәт көненең берничә сценариен сөйләп бирергә сораганнар. Нейрочелтәр әйтүенчә, «кыямәт көне»нең булу булмавы турында бернинди дә фәнни мәгълүмат юк. Ә менә булган очракта аның сәбәпләрен нейрочелтәр менә болай күрә: атом сугышы, экологик кризис, технологик сингулярлык. Сингулярлык – технологик үсеш нәтиҗәсендә «сверхинтеллект» барлыкка килеп, аның кешелек контроленнән чыгуы. Бу кешелекнең юкка чыгуына китерергә мөмкин, имеш.
Замананың иң алга киткән күренекле шәхесләре һәм галимнәре нейрочелтәрләрнең шул рәвешле тиз үсеш алуына борчылуларын белдерә. Мәсәлән, танылган Америка эшкуары, инженер һәм миллиардер Илон Маск нейрочелтәрләрне камилләштерүне вакытлыча туктатып торуны сорап, петиция җыйган.
Фәннәр академиясе:
«Аларны, беренче чиратта, цивилизация үсеше процессының контрольдән чыгу куркынычы борчый. Моның белән килешми булмый. Әмма, хәзерге көндә ясалма интеллект никадәр генә акыллы булмасын, ул бары тик аерым бер өлкәләрдә генә көчле һәм ярдәмче ролен башкара. Ә менә медицина яки хәрби өлкәләрдә ясалма интеллектка ышаныч зур түгел, чөнки хаталану бәясе бик югары булырга мөмкин. Контрольдә тотуга килгәндә исә, ясалма интеллект системалары биргән нәтиҗәләр аңлатылырга тиеш. Менә шушы мәсьәлә хәл ителгән очракта алар без куйган максатларны тормышка ашыру өстендә генә эшләячәк».
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев