Логотип Идель
Блоглар

ЫСЛАНГАН КАЗ (рецепт)

Веган ук булмасам да, ит ризыклары белән дуслык юк дәрәҗәсендә минем. Кечкенәдән шулай. Хәтеремдә, әни тавык бүлә. Кемгә кайсы өлеш тия – дүрт күз белән көтеп торабыз (дөресрәге, торалар). «Симез ботлары – йөгерттереп эшләүчеләргә, оча торган канатлары – кызларга, аларга да «очасы»... Ә миңа канат ни дә, бот ни – барыбер ашамыйм. «Ичмасам, менә бу кисәген булса да кабып кара», – дип, минем алга итнең тәмлерәкләрен куйгалый әни. «Ит ашамый торган кеше буламыни инде?» – дип сәерсенәләр.

 

Хәзер дә шулайрак: «Кирәк бит инде», – дип кенә ашыйм итне. Шулай да кыстатмыйча, яратып кабып куя торган бер ризыгым бар. Ул да булса – каклаган яки ысланган каз ите. Киленебез Айсылу әзерли торган (аңа Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче кодагыебыз Мәгъния ападан күчкән) бу рецепт – гади дә, тәмле дә.

Кирәк: Бер стакан тоз, бер стакан суган кабыгы, бер баш сарымсак, «дымка» («сыек төтен») катнашмасы.

Әзерләү: Ундүрт литр су сыешлы кәстрүлгә бер стакан тоз салып кайнатып чыгарабыз. Суган кабыгын, марляга салып, унбиш минут кайнатып алабыз. Шуннан соң уртача зурлыктагы казны пешерергә салабыз, ул ике сәгать пешәргә тиеш. Су каз түшкәсен тулысынча капласын. Пешкәч, шул суында бер тәүлек салкын урында тотабыз. Өстенә каты капкач белән бастырып куярга кирәк. Бер тәүлектән соң, казны алып, чиста чүпрәк белән корылатабыз һәм эче-тышына изелгән бер баш сарымсак, өч аш кашыгы «сыек төтен» сылыйбыз. Ярты сәгать 180 градуслы мичтә тотып алганнан соң, казыбыз әзер. Юка телемнәргә кискәләп табынга бирәсе генә кала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев