Лилия Фәттахова автор яңалыклары
-
3 ноября 2020 - 09:14
КИТАП УКУЧЫ ТАТАР
«Китап укучы татар» сәхифәсенә күбрәк хатын-кызлар язылган. Китап укучылар да – күбрәк алар. Язылучыларыма элеккеге, балачактан таныш китаплар һәм шигырьләр бик ошый. -
6 октября 2020 - 09:25
ЫСЛАНГАН КАЗ (рецепт)
Веган ук булмасам да, ит ризыклары белән дуслык юк дәрәҗәсендә минем. Кечкенәдән шулай. Хәтеремдә, әни тавык бүлә. Кемгә кайсы өлеш тия – дүрт күз белән көтеп торабыз (дөресрәге, торалар). «Симез ботлары – йөгерттереп эшләүчеләргә, оча торган канатлары – кызларга, аларга да «очасы»... Ә миңа канат ни дә, бот ни – барыбер ашамыйм. «Ичмасам, менә бу кисәген булса да кабып кара», – дип, минем алга итнең тәмлерәкләрен куйгалый әни. «Ит ашамый торган кеше буламыни инде?» – дип сәерсенәләр. -
28 сентября 2020 - 10:00
БОЛАЙ ГЫНА ТҮГЕЛ...
Болай гына түгел. Болай гына Очраштырмый очрак... -
12 августа 2020 - 10:32
АТАДАН КАЛГАН ХАТА
«Без телибез утызны, Ходай бирә тугызны» дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Шулай, күбрәкне көтәргә яратабыз без. Күбрәк – көтәргә яратабыз. Кем дә булса килер дә безнең проблемаларны хәл итәр дип ышанабыз. Аеруча өстәгеләргә ышанабыз. Үзара «Ышанмыйбыз!» дигән очракта да, урысларның «авось» дигәне шикеллерәк, «бәлки, бу юлы булыр» дигән өмет яши күңелдә. Ә зуррак проблемаларны хәл итү турында уйлап та карамыйбыз хәтта, анысына «безнең баш җитми», анысының «кешеләре куелган». Шуңа да югалган мөмкинлекләр күбәйгәннән-күбәя тора. Ни гаҗәп, кеше үзгәрә дисәләр дә, аның кайбер сыйфатлары гасырлар буена саклана, отыры куәтләнә бара кебек. -
23 мая 2020 - 10:28
Котылуның котсыз ягы
Юньле нәрсәне «матриархат» дип атамаслар иде инде. Илдәге ир-атларның, хәер, хәзер инде күпчелек хатын-кызларның да «мат» белән сөйләшү рәвешен искә алсаң, бу «ана культы»ннан рәт чыкмавы күренә. -
24 марта 2020 - 09:51
ЗУР ШӘҺӘРДӘ НИ ҖИТМИ?
Башымда Әзһәр Шакировның «Асфальтта талантлы бала тумый» дигән фикере әйләнеп йөри. Ул, әлбәттә, бу сүзләрне милли кимәлдәге талантлар турында әйтте. Глобальләшү шартларында шәһәрләрнең милли рухны юкка чыгаруына ишарә иде бу. Ә бит төптән уйлаганда, миллилекне генә түгел, шәхесне дә нык үзгәртә бу тирәлек. -
15 ноября 2019 - 15:39
Ысланган каз
Сабан туе җиткәндә бәйрәм табынына каз пешерү – элеккедән калган йола инде ул. Кемдер аны көздән үк каклап куя. Май ахырларында караңгы, җиләс урында җилләтеп ала да нәфис кисәкләргә бүлеп, кадерле кунакларын сыйлыйган -
29 октября 2019 - 15:37
Сәламәт кеше моделе
Кешеләрне «якорьлар» һәм «моторлар» дигән ике төргә бүлә күренекле маринист-рәссам Роберт Уиланд. «Моторларга кушылыгыз, чөнки моторлар һәрчак хәрәкәттә, ә якорьлар аска тартырга гына мөмкин», – ди ул. Оптимист һәм сәламәт булыйк! Сәламәт рух тән сәламәтлегенең нигезе булуын онытмыйк. -
8 марта 2019 - 12:52
«Хыялларым да үзе кебек гади»
Утыз ике район җирлегендә татарлар күпчелекне тәшкил итүен исәпкә алганда, авылны, аның фидакарь кешеләрен хисап тәлинкәсеннән төшереп калдыру дөрес булмас.