21 апрель 2022 яңалыклары
-
21 апреля 2022 - 16:11
IKEA кибетләре кабат ачылырга мөмкин
IKEA компаниясе, товар белән тәэмин итү чылбыры яңартылганнан соң, Россиядәге кибетләрен яңадан ачып җибәрү мөмкинлеген эзли. -
21 апреля 2022 - 15:19
Филографити остасы
Ридуан Әлмуратов Мәскәү янындагы Мытищи шәһәре җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә балаларга дини белем бирә. Үзе ул – Казаннан. 1991 елда Казакъстанда туган. «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем ал» диләрме әле? Хәзер аны филографити остасы буларак та таныйлар. -
21 апреля 2022 - 14:52
Шигърият мәҗлесен шагыйрьләр үз кулына алган
Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләренең быелгы лауреатларын игълан итәргә дә санаулы көннәр калып бара. Гадәттәгечә, 26 апрель көнне татарның бөек шагыйре Г.Тукай туган көнендә Татарстанда төрле мәдәни чаралар оештырылачак. -
21 апреля 2022 - 13:30
Республикакүләм «Татар кызы – 2022» бәйгесенең зональ этаплары башлана
Бәйгедә татар телен камил белгән, кияүдә булмаган 18 яшьтән 27 яшькә кадәр кызлар катнаша ала. -
21 апреля 2022 - 12:25
Үзебезнең кушымталар кибете җәйгә әзер булачак
App Store һәм Google Play кушымталары кибетләренең Россия аналогы 1 июньгә кадәр булдырылачак. -
21 апреля 2022 - 12:06
Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты: 20 команда бәйгенең икенче этабына үтте
Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете һәм аның янындагы территориянең эскиз проектын әзерләү буенча бәйге уза. Конкурсның икенче этабында катнашучылар билгеле булды. -
21 апреля 2022 - 11:41
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Камал театры каршысында узачак
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быел үткәрү урыны үзгәрә. Акция Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы каршында узачак. -
21 апреля 2022 - 09:15
Плоггинг, чүп-чарны тизлеккә җыю һәм балтырганга каршы көрәш
23 нче, 24 нче һәм 25 нче апрельдә Казанның җәмәгать киңлекләрендә шәһәр өмәләре узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала.