23 ноябрь 2022 яңалыклары
-
23 ноября 2022 - 15:14
Кариев театрында - премьера
Кайчак тормышны яңадан үз җаена кайтара алырдай кешеләр күләгәдә кала. Һәм без аларның чынлыкта нинди көчкә ия икәне турында уйламыйбыз да... Гади генә бер әкият үз эченә күпме наз, мәхәббәт һәм әрнү сыйдырган. -
23 ноября 2022 - 13:32
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Безне еш кына фәрештә белән бутыйлар
Мәчеттә эшләүче имам-хатыйпларның, хәзрәтләрнең хезмәте сугыш кырында халыкны яуга күтәрүче командирларныкына караганда да катлаулырак. Чөнки имамнар – мөнбәргә басып, адәм балаларын иманга, Аллаһ юлына өндәүчеләр. -
23 ноября 2022 - 11:28
Машина сатып алуга ташламалы кредит программасы озайтылды
Россиядә машина сатып алуга ташламалы кредит программасы 2023 елга кадәр озайтылды. Әлеге программа бездә җитештерелгән машинага, бәясенең 20 проценты күләмендә ташлама белән, кредит бирүне күздә тота. -
23 ноября 2022 - 09:57
Әдәби суд: «Меланхоликлар эше»
Татарстан Әдәби Суды хозурына кабаттан игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле эш килеп иреште: бер төркем яшь иҗатчыларның... күңел төшенкелегендә язылган әсәрләре тикшерелде. Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Гөлүсә Хөсәенова, Гүзәлә, Миләүшә Гафурова, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗевләр бар. -
23 ноября 2022 - 09:31
«Яңа татар пьесасы - 2022» бәйгесенең шорт-листы билгеле
Бәйгегә барлыгы 61 әсәр кабул ителсә, хәзерге вакытта жюри тарафыннан икенче турга 21 пьеса сайланды.