Логотип Идель
Эксклюзив

АКТЕР ЗӨЛФӘТ ЗАКИРОВ ТУРЫНДА УН КЫЗЫКЛЫ ФАКТ

Актер турында иң кызыклы фактларны укыгыз!

1. Казан егете.

2. Малай вакытта тупыл мамыгы яндырырга яраткан. Моның өчен «таяк күргән кабырга»лы балалык мизгелләрен әле дә хәтерли.

3. «Бәрәңге» дип аталган пирожныйны үлеп ярата. Мөгаен, кечкенә чагында ашап туялмаган ризыгыдыр.

4. Зөлфәт артистлыкка укырга кергәч, әтисе улы белән бер ел сөйләшмәгән.

5. Шәп җырлый, актер юлыннан китмәсә, эстрадада дан казанган булыр иде.

6. Мәскәүдә ГИТИСта (Русиянең театр сәнгате институты) укыган актер, бүген Тинчурин театры репертуарындагы утызлап спектакленең яртысында уйный.

7. Мәскәү сериалларыннан «Универ», «Новая общага», «Саша-Таня»; тулы метражлы «Дети репрессии» (экраннарга чыкмаган), Татарстанда «Айсылу», «Ибн Фадлан» һ.б. фильмнарда төшкән.

8. Хатыны – табибә, илһам бирүчесе дә, тәнкыйтьләүчесе дә ул.

9 .Өченче нарасыеның әтисе булырга әзерләнә.

10. Үз йортында яши, чөнки шәһәр һавасын яратмый.

Зөлфәт Закиров үзе яраткан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына экскурсия оештырып, гади тамашачы күрә алмаган урыннары белән таныштырды.

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев