Логотип Идель
Эксклюзив

ЭССЕ КӨННӘРДӘ НӘРСӘ ЭЧӘРГӘ? - Табиб киңәше

Элегрәк эсседән саклану өчен төп-5 киңәш биргән идек, бүген җәйге челләдә эчәргә киңәш ителгән файдалы эчемлекләр турында сөйләшербез.

Элегрәк эсседән саклану өчен төп-5 киңәш биргән идек, бүген җәйге челләдә эчәргә киңәш ителгән файдалы эчемлекләр турында сөйләшербез.

Беренче урында гади кайнаган су, икенче урында газлы булмаган минераль су, өченче урында җылы үлән чәе, тик ул баллы булмаска тиеш, ди Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова.

Бөтнек тә өстәргә була. Бөтнек чәе тынычлап йоклап китәргә дә булыша. Эсседә компот, морслар да киңәш ителә. Баллы газлы эчемлекләр, алкоголь ярамый.

Тәүлегенә 1,5-2 литрга кадәр су эчәргә кирәк, күп эчү тир чыгуын арттыра, бу организмда алмашу процессларын, терморегуляцияне яхшырта. Әгәр кешенең хроник чирләре, йөрәк-кан тамырлары авырулары булса, табиб кушуы буенча аерым эчү режимы булуы шарт.

Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев