Логотип Идель
Эксклюзив

Гадел Кутуй турында һәр татар белергә тиеш булган 12 ФАКТ!

Сез бу фактларны белә идегезме соң?

Гадел Кутуй турында ниләр беләбез икән? Тикшереп карыйк!

Ә хәзер язучы турында 12 фактны укып белик!

1. Г.Кутуйның чын, тулы исеме Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев

2. Язучы 1903 елның 28 ноябрендә Сарытау губернасының Кузнецк өязе Татар Кынадысы авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа.

3. 2020 елда аның тууына 117 ел.

4. Г.Кутуй шигырьләрен һәм кайбер әсәрләрен футуризм юнәлешендә яза.

5. Уртанчы сыйныфта Г.Кутуй рус мәктәбендә укырга мәҗбүр була.

6. Мәктәптә укуы белән бергә ул шәһәрдәге мәдәни клубларның берсендә рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә өйрәнчек беренче шигырьләрен яза, ныклап торып шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, Владимир Маяковский иҗаты белән якыннан таныша.

7. 1920 елда унҗиде яшьлек Гадел укуын дәвам итү һәм татар әдәбиятына якынрак булыр өчен, Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлый.

8. 1925 елда Гадел Кутуй Казан шәрекъ педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1929 елда институтны тәмамлап чыккач, 1930 еллар дәвамында мәктәпләрдә һәм Казан авиация теникумында әдәбият укытучысы булып эшли.

9. Язучының “Рөстәм маҗаралары” әсәре улы Рөстәм Кутуйга багышланган.

10. 1942 елның июнендә Г.Кутуй фронтка китә һәм башта Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, Идел буенда Сталинград сугышында катнашканы өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

11. Сталинградтан соң Кутуй гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Бөек Лукалар һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша.

12. Әдип 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згежда вафат була һәм шул шәһәр зиратында җирләнә.

архивтан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Гадел Кутуй фактлар, әдәбият, Кутуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев