ЗАМАН БАЛАЛАРЫН НИЧЕК САКЛАРГА СОҢ?! - Сөмбел Гаффарова уйланулары
Заман балаларын ничек сакларга соң?!
Драматург, журналист Сөмбел Гаффарованың инстаграм-сәхифәсеннән:
Шушы көннәрдә бер яшүсмер укытучылар давлениесына чыдый алмыйча (һәрхәлдә шулай диләр), үз-үзенә кул салган. Фаҗига бу. Башыма сыймый, җан әрни.
Заман балаларын ничек сакларга соң?!
Кызым “өчле” алып кайтты! Югыйсә ныклап өйрәнгән иде бит дәресен!
Суфия уку елы башлангач ук сорады: “Начар билгеләр өчен әрләрсеңме?”
Мин: “Юк, ачуланмам. Күңелсезләнермен генә”, - дидем.
Сүземдә торам. “Бик яхшы әзерләнгән булса да, сүз диктантыннан, “өчле” билгесен алып кайтты. Аһ-ваһ килеп гөрләштек, ничек шулай килеп чыккан – аңлаштык, нәтиҗә чыгардык, кочаклаштык-үбештек, тәмләп чәй эчтек.
Әни – ул ярату, кабул итү, бала яклы булу. Мәктәп, тормыш, дуслар баланы “кыйнар” әле, анысыз буламыни? Әни янда тыныч, җылы булсын.
Тормышта төрле хәлләр була, ярдәм сорап миңа килсен, курыкмасын!
Минем әнием шундый иде.
Көч һәм сабырлык бир аның кебек Әни булырга.
Сез начар билгеләр өчен ачуланасызмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев