Логотип Идель
Мәдәният

ИЛҮСӘ ХУҖИНА: «Чит илдә күпме генә яшәсәм дә, күңел татарчаны таләп итә»

Илүсә Хуҗина бәләкәй чагыннан ук классик җырлары белән дан тоткан сәхнә осталарына кызыгып үсә.

МӘХӘББӘТ КАЙТАРГАН

фотолар: җырчының шәхси архивыннан

Җырчы булыр өчен махсус белем генә җитми. Килешерсез, сәхнә тотардай артист булыр өчен табигатьтән бирелгән сәләт, аның өстенә килешле кыяфәт һәм тырышлык та зарур әле. Илүсә Хуҗина бәләкәй чагыннан ук классик җырлары белән дан тоткан сәхнә осталарына кызыгып үсә.

– Мин нәкъ менә җитди сәнгатьне күңелемә якын иттем, – ди ул. – Миңа һөнәр биргән шәхесләр Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, опера җырчысы, профессор Клара Хәйретдинова, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева иде. Алар җырларга гына өйрәтмәде, ә тормыш сабаклары да бирде, язмыш сынауларына сыгылмаслык акылы белән дә уртаклашты. Һөнәр буенча гына түгел, шәхес буларак та, кешелек сыйфатларына таянып эш итәргә өйрәтүчеләрем дә – алар.

Илүсә зур исемнәр казанган, сәнгатьтә үз юлын ярган шәхес булса да, әле һаман да остазларына рәхмәтле. Клара ханым белән еш очраша, аның класс концертларында да еш чыгыш ясый. Аларның мөгамәләсе остаз белән шәкерт мөнәсәбәтләреннән үсеп, рухи якынлыкка барып тоташкан. Арабыздан иртә киткән Венера Гәрәеваны да җырчы кыз җылы хатирәләр белән генә искә ала. Илүсә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, ике ел Алманиядә дә осталыгын чарлый.

– Бездә вокал мәктәбе бик көчле, чөнки Казанда алган белем нигезендә мин чит илдә белемемне бик җиңел арттырдым, – ди җырчы. – Шуңа да чит ил опера сәхнәләрендә безнең татар кызлары һәм егетләре рәхәтләнеп эшли, уңышларын бөтен дөньяга таныта. Ә үзебездә татар опералары бик сирәк куела, шуңа күрә дә аларга чит ил тамашачысына хезмәт итәргә туры килә. Безнең тамашачы күбрәк эстрада, халыкчан җырчыларга өстенлек биргәннән килеп чыга торгандыр бу.

Җырчы үзе дә алман театры белән килешү төзегән иде. Әллә инде без белмәгән сәбәп, әллә инде мәхәббәте аны кабат Татарстанга аяк бастырды.

– Кайтуымның сәбәбе, әлбәттә, мәхәббәт, – ди Илүсә. – Гомумән, тормыш мәхәббәтсез бара алмый. Туган җиремә, туган телемә мәхәббәт! Чит илдә күпме генә яшәсәм дә, никадәр чит ил әсәрләрен башкарсам да, билгеле бер вакыт җиткәч, күңел татарчаны таләп итә башлый. Татар мохите, сәнгате – күңелемнең ял итә, көч җыя торган оазисы ул!

Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина GAUGA төркеме солисты Оскар Юнысов белән «Идел»нең «Яңа дулкын» ютуб каналында «Зөләйха» җырын башкардылар.

Дәвамы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: яңа дулкын, Илүсә Хуҗина, Оскар, Зөлайха

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев