Логотип Идель
Мәдәният

ОСКАР ЮНЫСОВ: «Җаным, синсез булдыра алмыйм!..»

Илүсәне соңгы арада GAUGA төркеме солисты Оскар белән еш күрә башладык. Аларны уртак иҗади проектлар гына берләштерәме, әллә инде йөрәк серләре дә сәбәпчеме икән?

«КҮҢЕЛЕҢ ЯТМАСА, ИҖАТ ИТЕП БУЛМЫЙ»

фотолар: Булат Газизуллин

Илүсәне соңгы арада GAUGA төркеме солисты Оскар белән еш күрә башладык. Аларны уртак иҗади проектлар гына берләштерәме, әллә инде йөрәк серләре дә сәбәпчеме икән?

– Бер-береңә карата күңелең ятмаса, иҗат итеп булмый торгандыр. Оскарның иҗатын яратам. Аның үзенчәлегенә сокланам. Аның кебек музыкантлар күп түгел. Шуңа күрә, аңа тартылуым да табигый. Сез үзегез дә беләсез, мәхәббәтсез бернәрсә дә була алмый, – ди Илүсә.

Яшьләр «Идел»нең «Яңа дулкын» проектында катнашуларына шат.

«Онытыла барган халык җырларын яңа яңгырашта популярлаштыру куанычлы. Шәхсән үзем «Зөләйха» татар халык җырын мин бик яратып тыңлый идем. Ләкин беркайчан да башкарганым булмады. Җырның исеме дә, җисеме дә бик матур», – ди Илүсә.

ПРОГРАММИСТТАН ПОПУЛЯР ИҖАТЧЫ

«GAUGA» төркеме солисты Оскар Юнысов күп җырларын университетны тәмамлаган елларында яза. Диплом алгач та, үз һөнәре буенча программист булып банкка эшкә урнаша, әмма озакка түгел. Сигез айдан да туеп, китеп бара. Егет акча дип, карьера дип яшәргә омтылмый, беренче урында иҗат була. Банк эшеннән арынгач, тулысынча иҗатка чумарга карар кыла ул. Музыкаль төркем тупларга тотына. Шул көннәрдә Yummy Music проектын тормышка ашыручылар белән очраша. Алар тагын ике музыкант белән таныштыра. Шулай итеп, төркемнең тууын билгеләп куялар. Ә «GAUGA» дип 2017 елдан гына атала башлыйлар. «GAUGA»ның мәгънәсе дә, яңгырашы да яшьләрнең хис-тойгыларын ачык чагылдыра. «GAUGA» төркеме яшьләр арасында, чыннан да, зур кызыксыну уята. Кызлар бигрәк тә Оскарның иҗатына мөкиббән. Җырлаганда ул еш кына әсәрләрен 18+ тамгасын билгеләп яңгырата. Бу алым егет иҗатына кызыксынуны тагы да арттыра төшә кебек.

– Ул тамганы кемнеңдер игътибарны җәлеп итү яисә башкалардан аерылып торыр өчен димим, – ди Оскар. – Әмма җырларны үзем тойганча, сизгәнчә язам, ниндидер икенче мәгънә салганым юк. Алар һәрчак табигый рәвештә туа. Ә тыңлаучы икенче ягын күреп кала. Һәм инде кеше арасында шундый фикер барлыкка килеп, таралып та китә. Безгә башкалардан аерылып торыр өчен үзебез булу бик тә җиткән.

«ЧИБӘР КЫЗЛАР ШУНДЫЙ ИКӘН АЛАР...»

– Илүсә – үзенчәлекле җырчы һәм чибәр кыз буларак та күңелем тынычлыгын алды, – ди Оскар Юнысов. – Шуңа күрә, ул минем белән җиңел манипуляцияли. «Җаным, синсез булдыра алмыйм! Син генә кирәксең! Иртәгә студиядә бер җырны яздырып алырга иде!» – ди дә мин эчтән кояш кебек янып китәм. Нәрсәгә ризалашканымны да аңламыйча, «Инде очып чыгып барышым», – дип җавап бирәм. Чибәр кызлар шундый икән алар... «Зөләйха» җырын яздырганны сизми дә калдым. Илүсә миңа: «Хәзер сиңа өч җырдан берәр куплет җырлап җибәрәм, ә син кайсысы яхшырак туры килгәнен сайларсың!» – дип язды. Беренчесен җибәрүе булды, тыңлап өлгердем дә шунда ук: «Шушысын алабыз, калганнарын җибәрмәсәң дә ярый!» – дип җавап бирдем. Ай югары, ай югары, Айга менәсем килә; Айга менеп, түбән карап, Сине күрәсем килә. Бу сүзләр йөрәгемне эретте. Бик шигъри, матур юллар бит! «Айга менеп, түбән карап» сүзләренә генә карагыз – җанда ләззәт тудыра торган җөмлә! Монысы – беренчедән. Икенчедән, җырда «ай» сүзе кулланылса, ул минем өчен шунда ук шәхси әсәргә әверелә; аны үземә бик якын җыр итеп күрә башлыйм – ниндидер җылылык биреп куя. Балачактан калган, яраткан әбием белән бәйле якты хатирәләр калка. Җыр да тирән һәм шул ук мизгелдә назлы хис уята торган әсәргә әверелә.

Илүсә белән Оскар бергә җыр яздырырга ниятли. Яңа проект, яңа идеяләре дә җитәрлек.

«Бәлки, уртак концертлар да уздыра башларбыз, – ди Оскар. – Калганын күз күрер инде...»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: яңа дулкын, Илүсә Хуҗина, Оскар, Зөлайха

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев